16+

Җиргә нык баскан диңгезче

Балык тоту яраткан шөгыльләренең берсе булса да, күл буенда кармак салып утырырга һич вакыты юк Флен Җәмил улы Зәйнуллинның. Җитәкче кешенең эшен, кырыкка ярылсаң да, эшләп бетерә торган түгел бүгенге көндә. Хезмәте бик җаваплы һәм үтә җитди аның. Менә 19 ел инде ул «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең Аксубайда клиентларга хезмәт күрсәтү...

Җиргә нык баскан диңгезче

Балык тоту яраткан шөгыльләренең берсе булса да, күл буенда кармак салып утырырга һич вакыты юк Флен Җәмил улы Зәйнуллинның. Җитәкче кешенең эшен, кырыкка ярылсаң да, эшләп бетерә торган түгел бүгенге көндә. Хезмәте бик җаваплы һәм үтә җитди аның. Менә 19 ел инде ул «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең Аксубайда клиентларга хезмәт күрсәтү...

Үргә менүе бер авыр булса, ул биеклектә торып калу тагын да авыррак. Башкалар да йоклап ятмый, синең артыңнан өскә үрмәли. Моны җитәкче кеше яхшы аңлый, әлбәттә, шуңа да күп очракта, вакыт белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Менә бүген дә улларын ияртеп, күл буена барып, кармак салырга көчкә вакыт тапты. Бер атна вәгъдә итә бит инде. Балаларга да гел «юк» дип әйтеп торып булмый. Вакытың табылганда, аларга кирәк булмый башлавың да бик мөмкин. Ул ич әле абруйлы, халык ышанычын казанган җитәкче генә түгел, күп балалы гаилә башлыгы, әти дә. Хатыны Оля белән алты бала үстерәләр. Менә шулай, еш кына, гаилә белән эш, клиентлар белән балалар арасында бүленергә туры килә аңа. Балаларга күбрәк игътибар бирергә кирәк, әнә ничек үсеп киләләр...

- Әти, алтын балык тотсаң, син аңардан нәрсә сорар идең? - дип, көтелмәгән сорау биреп, уйларын таратты кече улы.

Тиз генә җавап табыла торган сорау түгел шул бу. Җавапсыз да калдырып булмый. Сабый бит, тормышны әкият белән тиңләштереп карый торган вакыты. Үзе хәйләкәр: «Әти ни дияр икән?» - дип, күзләрен тутырып карап тора. Озак дәшми торып та булмый, «Әти белми», - диюе бар. Әти белми торган сорау булырга тиеш түгел.

Флен әфәнде улын кочаклап алып, чәчләрен шаяртып тузгытты да:

- Барыбызга да исәнлек-саулык, озын гомер сорар идем, улым, - диде.

Малай бу җаваптан гына канәгать түгел икән, киноларда гел байларны күрсәтәләр бит...

- Әти, ә нигә күп акча, байлык сорамыйсың? Хәзер ансыз яшәп булмый, диләр ич? - дип үзенекен тәкрарлады.

- Юк, улым, байлык ул - бер айлык, исәнлек-саулык, изге максат - иң кирәге. Ул булганда, бөтен хыялларын тормышка ашыра ала адәм баласы.

Балаларны алдарга ярамый - аның сүзләрендә дә хаклык ярылып ята. Әйе, теләк, тырышлык булганда, максатыңа ирешү кыен түгел. Хәтта башкаладан һәм район үзәгеннән дә шактый ерак урнашкан гади бер авылда туган булсаң да... Әнә үзе дә Аксубайдан 25 чакрым ераклыктагы, кош та очып килеп җитә алмый торган Шәрбән авылында дөньяга килгән. Туган урынны да, әти-әниләрне дә сайлап алып булмый. Һәркемгә үзенеке, язмышында язылганы. Әтисе Җәмил, гомер буе, механизатор булып, басуларны иңләде, әнисе Фәния почта элемтә бүлеге начальнигы иде. Ә ул гаиләдә иң өлкән бала, һәммәсенә - абый. Бу зур җаваплылык, шул ук вакытта олы дәрәҗә дә. Ике энесе, ике сеңлесе, ярдәм көтеп, һәрчак аның күзенә генә карап тора. Күп балалы гаиләнең шунысы: анда беркем дә ялгызлыктан да, эшсезлектән дә интекми. Кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәтнең тәмен татып үсә. Авылда ялкау кеше яши дә алмый. Анда бөтен эшне үз көчең белән башкарырга кирәк. Ул да, моны кечкенәдән аңлап, 12 яшендә үк комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлады. Ә бер елдан аңа кыр корабы штурвалын үзенә ышанып тапшырдылар. Яшьтәшләре белән, кем беренче, дип, ярышып уралар иде. Туган як басуларында эшләү киләчәк һөнәрен сайларга да булышты - әтисе шикелле алтын куллы механизатор буласы килде.

Математика-физиканы бик яратса да, мәсьәлә-мисалларны чикләвек ваткан шикелле генә чишсә дә, гуманитар фәннәрне бик өнәмәде. Шуңа да аттестатында ике дүртле: берсе - рус, икенчесе - татар теленнән. Төгәл фәннәргә мәхәббәт әнисе тырышлыгы: укырга кергәнче үк инде улын мисал-мәсьәләләр генә түгел, катлаулы тигезләмәләр чишәргә, ә әтисе - улын үз эшенә: техниканы көйләргә-төзәтергә өйрәтте. Юк, өстән-өстән генә эшләгәнне яратмый иде әтисе. «Бер 15 еллап яңадан янына да килеп карамаслык итеп төзәт», - дип гел өйрәтеп торды. Әтисенең бу сүзләрен гомер буе бүгенге көнгә кадәр хәтерендә саклап һәм кулланып яши. Нинди генә эшкә тотынса да, аны нигезле һәм җиренә җиткереп, әти ни әйтер, дип башкарырга тырыша.

Укырга теләге зур иде. Авылда кул арасына кергән олы малайны чыгарып җибәрүе бик ансат булмаса да, үзләре югары белем ала алмаган әти-әнисе улларының институтта укуларын теләделәр, рәхмәт моның өчен.

Кайсы вузга барырга дигән уй башына да кереп карамады. Барысын да үзе алдан хәл итеп куйды. Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына. Бары тик шунда гына.

Физикадан һәм математикадан кабул итү имтиханнарын бер әзерлексез яхшы тапшырды һәм, башка имтиханнарны биреп тә тормыйча, «алтын» төркемгә кабул ителде. 13 август көнне туган авылына сөенечле хәбәр белән кайтты. Ләкин әтисе улының студент булуына почта аша рәсми чакыру килгәч кенә ышанды.

Шулай, студент булганга сөенеп, тырышып белем нигезләрен өйрәнеп ятканда, 1985 елда Михаил Горбачёвның армия хезмәтенә яраклы барлык егетләрне солдатка алу турындагы указы чыкты. Хәтта көндезге бүлектә укучы студентлар да Ватан алдындагы бурычны үтәүдән азат ителмиләр. Аларны да имтиханнарны тапшыруга ук төркемнәре белән хәрби комиссариатка чакырттылар.

Бу Әфган еллары иде. Шуңа да Белоруссиядә хезмәт итәсен белгәч, иркен сулап куйдылар. Ә берничә көннән диңгезчеләр каршы алгач, үзләренең хәрби диңгез флотына эләкәннәрен аңладылар. Монда өч ай буе укып өйрәнгәннән соң, институт дусты Рамил Газизуллин белән бергә Төньяк флотның «Айсберг» ракета корабленә хезмәткә җибәрделәр.

Офыкларга җитеп чайкалган иген басуларыннан башканы күрмәгән иде. Шундый ук иксез-чиксез, ләкин шактый кырыс холыклы диңгез белән очрашты. Беренче тапкыр ачык диңгезгә чыгуын, акчарлаклар кычкыруын ул әле бүген дә хәтерли. Күзен йомса, дулкыннар шавын да ишеткәндәй була.

Юкка гына армияне тормыш мәктәбе дип атамыйлар. Ә флот ул - солдат хезмәтенең тәртипкә, төгәллеккә тагын да ныграк өйрәтә торган өлкәсе. Дулкыннар өстендә чайкалган корабта моңардан синең һәм иптәшләреңнең гомере тора. Флотта да яраткан эше - двигательләр төзәтү белән шөгыльләнде. Бервакыт хәтта дус егете белән ватык дизельгә дә җан керттеләр. Институтта алган белем һәм әти биргән сабаклар бик ярап куйды ул чакта.

Бу чорлар әле дә сагындырып искә төшә. Бер гаилә балалары шикелле дус яшәделәр. Командирлары Камил Хәбри улы Төхфәтуллин иде. Ул үзе дә татар булгач, алар белән татарча аралашырга тырышты. Экипаж 60 кешедән тора. 14 милләт вәкиле. Ләкин бу дус яшәргә комачауламады. Шушы дулкыннар өстендә тибрәлеп узган яшьлек елларына тугры калып, ул менә 2015 елдан башлап, Аксубайда Хәрби диңгез флоты көнендә бәйрәм ясый. Быел әле хәрби диңгез флотының һәлак булган диңгезчеләре истәлегенә һәйкәл дә куйдылар.

Өч елдан соң өйләргә озаттылар. Кайбер егетләр коры җиргә аяк баскач, хисләре ташудан күз яшьләрен дә тыеп кала алмады. Сабакташы Рамил белән бергә флотта калырга да исәбе бар иде. Ләкин гаиләдә баш бала булгач, әти-әниләр ни дияр дип, кайтып институтны тәмамларга тиеш булуларын аңладылар. Әгәр дә шул тотып тормаса, калган булырлар иде.

Флоттан дөнья күреп кайткач, бөтен күңелен укуга салды, туган авылында, туган як басуларында эшлисе килә. Шәһәр тормышына һич кенә дә ияләшә алмады ул.

1992 елда институт дипломы белән Яңа Кармәт авылына җибәрсәләр дә, анда эш булмады. Шул чакта үзләренең колхоз рәисе экономист итеп чакырды. Ризалашты ризалашуын, ләкин бу адымы өчен шактый үкенергә дә туры килде.

Элеккеге экономист бернинди кәгазьләрсез, өстәл өстен чип-чиста калдырып киткән. Эшне кайдан башларга белми аптырап торган чагында, ярый әле, киң күңелле ярдәмче Исмәгыйль абый Билалов булышты. Ул бер ай эчендә тәмам өйрәтеп җиткерде. Аннары баш инженер булып та эшләде. Яшь чак, таулар күчерер чак. Гаделсезлекләргә түзеп тора алмый торган кайнар чак.

Ике елдан соң «Большевик» колхозының дилбегәсен тоттырдылар. Балачак хыялы чынга ашты. Әле кечкенә малай чакта ук әнисе белән чөгендер җыярга баргач, колхоз рәисенең дорфалыгын, эш кешесен хөрмәт итмәвен күреп аптыраган, ачуы бик килгән иде, ләкин бәләкәй булганга, әнисен яклый алмады. Шул вакытта: «Үскәч, колхоз рәисе булам һәм бер генә хатын-кызны да кыерсыттырмыйм», - дип, үз-үзенә сүз дә бирде.

Рәис булып өч ел эшләде. Артык гаделлеге, туры сүзлелеге, ярый белмәве комачаулады, тик әлеге эшнең бер файдасы булды. Бу чорда бөтен нәрсә бартерга, вексельга корылган иде. Энергетиклар белән шулар аркасында танышты.

Бервакыт тотылган электр энергиясе өчен вексельләр белән түләгәндә, үзенә дә энергетик булырга тәкъдим ясадылар. Әгәр дә берәү: «Син энергетик буласың», - дисә, ул моңа һич кенә дә ышанмас иде, ләкин эштән куркып, киреләнә торган гадәте юк... Тәвәккәлләргә булды, һәм менә 19 ел инде ул халыкка бик тә кирәкле шушы хезмәттә.

Бу еллар эчендә эшне оештыруда да, клиентларга хезмәт күрсәтүдә дә, исәпләүләрдә дә күп үзгәрешләр булды. Бары бер телефон бар иде элек. Хәтта номерын да хәтерли. Кәгазьләр, почта белән килеп җиткәнче, искерә. 2000 елдан башлап автоматикага күчтеләр, дүрт смена эшләделәр. Беренче квитанцияләрне алгач та икенче көнне халыкны ерып чыга алмыйча, кабинетына атна буе тәрәзәдән керергә туры килде. Кемнең адресы, кайсысының исем-фамилиясе дөрес язылмаган - барысын да узарга туры килде.

Хезмәте барның - хөрмәте дә бар. Быел юбилее белән котларга «Татэнергосбыт» директоры Рифнур Сөләйманов Һәм Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов үзләре килде. Тантаналы төстә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Бу зур бүләк ирешелгәннәр өчен генә түгел, киләчәккә дә рухландыра. Уңышларының бер үзенеке генә түгел икәнен дә яхшы аңлый. Шуңа да тырыш, дус, ярты сүздән, күз карашыннан аңлый торган хезмәттәшләренә бик рәхмәтле.

Улының алтын балык турында соравы Флен Җәмил улын менә шулай гомер юлына борылып карарга этәрде. Үкенерлек булмаган икән: хезмәттә, кешеләргә ярдәм итеп уздырган ул аны. Этүчесе дә, тартучысы да булмады. Бөтен ирешкән уңышлары - үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы. Кеше үзе теләгәндә, барысын да булдыра, хыял-максатларына да җитә ала. Кеше яуламаган үрләр юк ул. Алтын балык ярдәменнән башка да... Менә балаларына да шуны аңлата алса, аннан да бәхетле кеше дөньяда да булмаячак.

Рәсемдә: Флен Зәйнуллин (уртада) Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм «Татэнергосбыт» җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов белән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading