16+

Ирлек көчен саклау СЕРЛӘРЕ

Ир-атларга күбрәк аксымга бай ризыклар ашау файдалы. Дөрес, йөрәк-кан тамырлары авырулары күзәтелгәндә, кан басымы югары булганда, аксымга бай ризыкларны чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.

Ирлек көчен саклау СЕРЛӘРЕ

Ир-атларга күбрәк аксымга бай ризыклар ашау файдалы. Дөрес, йөрәк-кан тамырлары авырулары күзәтелгәндә, кан басымы югары булганда, аксымга бай ризыкларны чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.

Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыгыз, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү яхшы. Күбрәк хәрәкәтләнгән саен, җенес системасы яхшырак эшли.

50 яшьтән соң тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләрне артык күп куллану файдага түгел.

Ялсыз эшләгән, авыр физик хезмәт башкарган ир-атларның организмы тиз талчыга. Бу, үз чиратында, ирлек көченә йогынты ясый.
Гәүдә авырлыгын нормада тотарга кирәк. Ир-атның бил әйләнәсе 94 сантиметр норма булып санала. 104 сантиметрдан артып китсә, сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу сорала. Таза ирләр, бу «пивной живот» кына, дияргә яратсалар да, эчке майлар липтин дигән гормон барлыкка китерә. Липтин исә ирләр өчен иң мөһим җенси гормон - тестостерон эшләнеп чыгуны киметә.

ПСА - простатспецифик антитәнчекләр күләмен билгели торган анализ. 50 яшьтән узган ирләр әлеге анализны даими тапшырып, мәни бизен күзәтеп торса яхшы. Күрсәткечләрнең нормадан артып китүе ир-атның простата белән авыруына ишарә булырга мөмкин. Шулай ук бу анализ ярдәмендә мәни бизе рагын беренчел стадиядә ачыкларга була. Простата салкын тию, тәртипсез җенси тормыш рәвеше алып бару нәтиҗәсе булырга мөмкин. Йогышлы инфекцияләрдән аноним рәвештә дәваланырга теләгән кеше түләүле клиникаларга да мөрәҗәгать итә ала. Казанда бу өлкәдә шәхси клиникалар уңышлы эшләп килә.
Кандагы тестостерон күрсәткече литрына 11-13 ммоль булганда нормаль булып санала. Моны медицина учреждениеләрендә анализ тапшырып ачыкларга мөмкин.

Даими рәвештә уролог, эндокринолог, кардиологта тикшерү узып тору сорала.

50 яшьтән соң җенес бизе аденомасын да күзәтеп торырга кирәк. Бу - ир-атларда иң еш очрый торган авырудыр, мөгаен. Урологлар арасында, «аденома картлыкта һәр ир-атта була, кемдер аденомага кадәр яшәп кенә өлгерми», дигән әйтем дә бар. Аденома вакытында кеше бәдрәфкә еш йөри башлый, кече йомышын үтәү авырлаша. Сәламәт ир-ат көненә якынча биш тапкыр тоткарлыксыз, авырту тоймыйча кече йомышын үтәргә тиеш, ди урологлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading