16+

Исемдә хикмәт бармы?

Галиябану түтәгез әле бу. Теге спектакльдәге Галиябану белән бутамагыз, яме, аңа бер катнашым да юк.

Исемдә хикмәт бармы?

Галиябану түтәгез әле бу. Теге спектакльдәге Галиябану белән бутамагыз, яме, аңа бер катнашым да юк.

Инәкәем – Миңлеҗәннәт, әтекәем – Миңлемулләхмәт. Аларның яшен узып киткәнгә дә биш былтыр инде. Аллаһы кушса, быел 100 яшем тула. Балалар зурлап үткәрәбез дип сөйләнә, тик бер дә күңелем тартмый. Нигә дисәгез, бу араларда кәеф юк. Оныкчыгыбыз Иянең кызы туарга тора. Бу кортканың башы киткән, дип уйлый күрмәгез, шундый исем буламыни, дип. Була икән шул! Баштан сөйлим әле, тезеп кенә.

Галиябану икәнемне аңладыгыз инде. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир иткәнен белеп кушканнар инәкәйләр заманында. Үзебез дә алардан үрнәк алып, олы кызыбызны – Галия, икенчесен Бану дип атадык. Исемемне икегә бүлсәк тә, мәгънәле ич: Галия – бөек, күтәренке, Бану – ханым, бикә дигәнне аңлата. Бануыбыз биш малай тапты.

Башкалардан калышмыйбыз дип, Роберт, Радик, Ревинат, Риваль, Рим дигән заманча исемнәр куштылар. Бөтен тирә-якта шулар булгач, татарча дип кабул иттек инде, бернишләп булмый! Ә Галиябезгә килгәндә, ике кызы булды, балакаемның. Алия һәм Лия. Алия – мәһабәт дигәнне аңлаткач, ярыйсы дидек. Тик «Лия» дигәнне моңа кадәр ишеткәнебез дә юк иде, каян уйлап тапканнардыр, рәхмәт төшкерләре! Әле монысы ничауа булган икән, диярсең. Лия оныгыбызның кызы Ия булып киткәч, нәрсә дияргә дә белмәдек.

Заман башка, заң башка. Балаларның баласына артыгын «кысылып» та булмый. Аннан килеп, колакларына элеп, тыңлап та бармыйлар. Үземнеке үз, сукыр булса да кыз, дигәне шул буладыр инде. Гомерләрнең тиз үтүен әйтер идем, аккан су да болай тиз акмый дыр. Аның юлында да киртәләр очрап, бераз гына булса да туктап торадыр кебек. Кай арада Ия онык чыгыбыз үсеп җиткән дә кияүгә чыккан диген. Бүген-иртәгә бәбәй көтәбез. Кыз була, дигән брачлар. Ярый, кыз да булсын, ди. Менә кем дип исем кушарлар, дип борчылам.

Галиябанудан – Галия белән Бану, Галия дән – Алия, Алия дән – Лия, Лиядән Ия булдык. «Я» дип кушсалар бәбекәчкәемә, шул «традиси»ны дәвам итәбез дип, ә?! Монысында бер хәреф булса да бар әле. Бу бару белән барсак, аннан килгәне бөтенләе белән исемсез булмасмы?

Менә шуңа күрә Минниҗәннәт белән Миннемулләхмәт кызы Галиябану түтәгездә юбилей кайгысы юк әле. Исем ул – гомер тамгасы. Аны сайлауда бик зур хикмәт бар дип, юкка сөйләмидер халык.
Нимидләнне туктатырга кирәк бу ямьсез «традиси»ны, әйеме, җанкисәккәйләрем?!

Люция ӘБЛИЕВА.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading