16+

Ишле гаиләләргә нинди ташламалар каралган?

Ишле гаиләләргә нинди ташламалар каралган?

«Исәнмесез! Без өч кыз тәрбияләп үстердек. Күп балалы гаилә булгач, безгә (дөресрәге, хатынга) әлеге статус бирелү турындагы таныклыкны тоттырдылар да, шуның белән шул булды. Балалар үстеләр дә таралдылар, тик гаиләбезнең бернинди ташламалардан да файдаланганы булмады. Менә хәзер еллар узгач уйлап утырабыз: нилектән шулай булды икән ул?»

Газетада басылган бер язмабызга укучыбыз Илдус Хафизовтан сайтта менә шундый эчтәлектәге комментарий алдык та күп балалы гаиләләргә тиеш булган ташламалар турында аңлатыбрак язарга булдык, чөнки Илдус әфәнде кебек кешеләрнең шактый булуы ачыкланды. Әлеге темага кагылышлы сорауларны редакция почтасына юллаучылар да, телефоннан шалтыратып әйтүчеләр дә булды. Сорауларга Татарстанның Эш белән тәэмин итү, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре җавап бирде.

Гомумән, күп балалы гаиләгә без ничә баласы булганнарны кертәбез соң? Россиянең күпчелек субъектларында, шул исәптән Татарстанда да 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр күп балалы гаилә дип таныла. Ә кайбер республикаларда, мәсәлән, Мари Элда әлеге статусны гаиләдә - дүрт, Красноярск краенда биш баласы булганнар гына ала. Әгәр ишле гаиләдә берәр балага 18 яшь тулса һәм ул югары уку йортының көндезге бүлегендә укыса, кагыйдә буларак, мондый гаилә дә күп балалы булып санала. Кайбер төбәкләрдә беренче бала балигъ булу белән үк (уку-укымавына карамыйча), гаилә әлеге статусны югалта.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Россиядәге, шул исәптән Татарстандагы ишле гаиләләргә тиешле барлык пособие, субсидия һәм ташламалар дәүләт һәм төбәк бюджетыннан тәэмин ителә. Шуңа күрә мондый гаиләләргә, тиеш булган дәүләт ярдәменнән файдаланыр өчен, яшәү урынындагы ­социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң элек әлеге статусны дәлилли торган таныклыкка ия булу шарт. Моның өчен гариза язу сорала. Пособиеләр алыр­га теләгәндә, бер гаиләнең җан башына туры килгән уртача керем исәпкә алына. Әгәр керем яшәү минимумыннан кимрәк булса, гаиләгә ташламалар тиешлеген дәлилли торган белешмә бирелә.
Ишле гаиләгә коммуналь хезмәтләргә түләгән вакытта да ташламалар каралган. Мондый төр ярдәмне алыр өчен әти яки әни кешегә торак-коммуналь хезмәтләр бүлегендә гариза тутырырга кирәк булачак. Аның белән бергә тапшырылырга тиешле документлар: паспортлар, туу турындагы таныклыклар, статус бирелү турындагы таныклык һәм белешмә. Шунысын белеп тору хәерле: бөтен төр ташламалар да бер ел гына гамәлдә, шуңа күрә тиешле документларны ел саен тапшырырга туры киләчәк.

Татарстан гаиләләренә күрсәтелә торган ташламалар турында беләсебез килә иде.

Илһам Ибраһимов, Лаеш.


18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балалары булган Татарстан гаиләләренә (монда уллыкка алынган балалар да керә) өстәмә рәвештә түбәндәге ташламалар каралган:
балага 6 яшь тулганчы дарулар сатып алу өчен субсидия (2017 елдан аның күләме 120 сум) бирелә;
торак өчен түләүгә торак мәйданының социаль норма чикләрендә 30 процентка кадәр субсидия бирелә;
коммуналь хезмәтләр өчен тү­ләүгә (җылылык, су, канализация, газ һәм электр энергиясе; үзәктән җылытылмый торган өйләрдә яшәүчеләргә халыкка сату өчен билгеләнгән норма чикләрендә сатып алынган ягулык бәясенә) 30 процентка кадәр субсидия;
гомуми белем һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы яшүсмерләргә укып бетергәнче, әмма 18 яшьтән узганчы аена 271 сум күләмендә юл чыгымнарын каплауга субсидия. Әлеге субсидияне алучылар бөтен төр җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында хәрәкәт итәр өчен бердәм айлык балалар социаль юл йөрү билетыннан да файдалана ала;
транспорт салымына ташламалар;
биш баласы булган әниләр ­пенсиягә иртәрәк - 50 яшьтән чыга.
Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге социаль ярдәм чаралары ел саен индексацияләнә.

Күптән түгел генә гаиләбездә сөенечле зур вакыйга булды - ике улыбыз һәм кызыбыз туды. Мондый вакытта гаиләгә аерым түләүләр тиешлеген ишетеп беләбез. Шул хакта тулырак мәгълүмат бирмәссезме икән?

Галиевлар гаиләсе, Кукмара.


Гаиләдә берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туган очракта, түбәндәге түләүләр каралган: һәр балага бер тапкыр 10 мең сум күләмендәге акча; гаиләдә берьюлы туган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнгәндә, 1,5 яшь булганчы аларның һәрберсенә 1 мең сум күләмендә пособие түләнә. Әлеге түләүләр уллыкка яки кызлыкка бала алган очракта да бирелә. Монда төп шартларның берсе - гариза бирүченең Россия паспорты булу. Гариза һәм паспорттан кала, балаларның туу турындагы документлары (яки опека органнарының карары) һәм банк счетының реквизитлары да тапшырыла. Әлеге документлар пакетын бала тугач яки гаиләгә алынгач алты ай узганчы тапшырырга кирәк. Аннан соң пособие күләме ел саен индексацияләнми. Искә алынырга тиешле тагын бер мөһим мәсьәлә: әгәр өч сабыйның берсе үле туса, түләүләр билгеләнми.


«Ана даны» медале ничә бала тапкан хатын-кызга бирелә?

Раилә Хисамиева, Арча.


«Ана даны» медале белән биш һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны лаеклы тәрбияләүче (тәрбияләгән) аналар бүләкләнә. Әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булган хатын-кызларга медаль белән бергә бер тапкыр акча да бирелә. Аның күләме бер балага - 5000 сум.

Өченче балабыз туды. Ишле гаиләдә тәрбияләнүче балаларны бакчага урнаштырганда өстенлекләр бар, дип ишеткән идек. Бу чыннан да шулаймы икән?

Лилия Мостафина, Азнакай шәһәре.


Чыннан да, социаль ярдәм итү чараларының аерым бер төрләре балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче әти-­әниләргә каралган. Аларга балалар бакчаларына беренче чиратта эләгү мөмкинлеге бирелә. Моннан кала, балалар бакчасына түләүнең беренче сабый өчен - 20 проценты, икенчесенә - 50 проценты, өченчесенә 70 проценты компенсация­ләнә. Шулай ук гаиләдә керем бер кешегә 20 меңнән артмаган очракта, балалар бакчасына түләгәндә, өстәмә компенсация каралган.

Моннан тыш, мәктәп укучыларына да бушлай ашау, спорт формасын бирү каралган. Ишле гаиләдә тәрбияләнүче балалар айга бер тапкыр бушлай музейларга, ял һәм мәдәният паркларына, күргәзмәләргә дә бара ала.

Гаиләнең кеременә бәйле рәвештә дәүләттән нинди ярдәм каралган?

Илһамия Җәләлиева, Казан.

Һәр җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган балалы гаиләләрдәге 16 яшькә кадәр малай һәм кызлар өчен (әгәр яшүсмер гомумбелем бирү учреждениесендә укыса, 18 яшькә кадәр) айлык пособие түләнә. Быелның 1 гыйн­варыннан Татарстанда аның күләме - 295 сум, ялгыз ананың баласына - 782 сум, хәрби, чакырылыш буенча хәрби хезмәттәге кешенең улына-кызына, алимент түләүдән качып йөрүченең баласына 442 сумны тәшкил итә.

Җир кишәрлеген алу тәртибе турында беләсебез килгән иде. Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә, нишләргә кирәклеген аңлатып китә алмассызмы?


Гөлия Сәлимова, Казан.



Өченче бала туу белән бирелә торган җир кишәрлеген алу тәртибе түбәндәгечә: сезгә иң элек җир бүленеше өчен җаваплы булган җирле хөкүмәт органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документлар пакетын җыеп тапшыргач, җир кишәрлегенә кадастр документын рәсмиләштерер­гә кирәк булачак. Аннан соң җирле хөкүмәт органы башлыгының рөхсәт бирә торган актын алып, шәхси милекне Росреестр органнарында рәсмиләштерү сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading