16+

Ит запасын 70 көн эчендә өлгертү СЕРЛӘРЕ

Өч ай эчендә кышлык ит запасы әзерләп буламы? Иренмәсәң, була икән. Җәйгә авылга торырга кайткан күпләр шулай эшли дә. Бакчачылар (аларны шартлы рәвештә шулай дип атыйк), 70 көн эчендә суярга яраклы булып өлгергән кайбер тавыклар дүрт килодан да артып китә, диләр.

Ит запасын 70 көн эчендә өлгертү СЕРЛӘРЕ

Өч ай эчендә кышлык ит запасы әзерләп буламы? Иренмәсәң, була икән. Җәйгә авылга торырга кайткан күпләр шулай эшли дә. Бакчачылар (аларны шартлы рәвештә шулай дип атыйк), 70 көн эчендә суярга яраклы булып өлгергән кайбер тавыклар дүрт килодан да артып китә, диләр.


Тавык ул күкәй генә түгел

Лаеш районы, Имәнкискә авылыннан Резеда Сәйфетдинова, Казанда яшәгән чакта ук җәйгә 20ләп тавык ала идек, ди.
- Кайчакта атна буена да Казанга китәргә туры килә, тавыкны күршеләр караштырып тора. Ул үзенә артык игътибар таләп итми бит. Химия кушылмый үстерелгән табигый ризыкны тынычлап ашавы да рәхәт. Җәй азагында барысын да суеп, эшкәртеп, суыткычка тутырып куясың да кышлык ит запасы әзер, - ди укучыбыз.
Икенче укучыбыз Ясминә апа - Яшел Үзән районыннан. халык телендә «несушка» дип йөртелә торган тавыкларны йомырка өчен алган. Ә менә ит өчен махсус бройлерларны өстенрәк күрә.
- Мал-туар суйганчы, кышка кадәр ашап торырга ярый алар. Ите дә менә дигән, шулпага да сап-сары мае чыга. Өйдә үстергән бөтенләй башка инде, итендә зарарлы матдәләр дә юк, нәрсә ашап үскәнен беләсең, - ди.

Яшел Үзән районының Карагуҗа авылында бер шәхси фермер чебешләр сата. Авыл халкының күбесе шуннан юнәтә. Чебешләрне, күгәрчен зурлыгы булгач, өч атналык килеш сата башлый икән. Ясминә апа да быел аннан 30 баш тавык алган. Мондый тавыклар күкәй салмый, алар суеп ашар өчен генә яраклы. Тиз үсәләр, авырлык җыялар, тик вакытында суярга да кирәк. Ул 72 көндә өлгерә, аннары ашатсаң да, әллә ни авырлык җыймый, киресенчә, суеп өлгермәсәң, үлеп китүе бар.

- Бер-бер түгел, партиясе белән берьюлы суйсаң яхшы. Абзардан тавыкны алып чыгып киткәндә, икенчеләре куркып кала, стресс кичерә, ашамый башлый, авырлыгын югалта, - ди Ясминә апа.
Авылда бу тавыкларны сатар өчен алып үстерүчеләр дә бар. Ике ай тирәсе ашаталар да килосын 200 сумнан җибәрәләр.
Иренмәгән кеше, тавыкны үзе үстереп, шактый акчаны янга калдыра. Ясминә апа әйтүенчә, өч атналык бер чебеш 185 сум тора. Кош үскән саен, бәясе дә көн саен 5 сумга артып бара. 100не алсаң, фермер ташламалы бәядән дә бирә. Махсус комбикорманың килосы - 23 сум. Бер тавык көненә 5-6 сумлык комбикорма ашый. Кыскасы, бер тавык 440 сум тирәсенә төшә. Ә суелганын сатып алсаң, 800 сумлап чыга.
- Тавык талымсыз булуы белән дә отышлы. Аны карарга кирәкми, ашарына-эчәренә бирдең дә, үзләрен үзләре карый, - ди тавык тотучылар.

Тутый кош урынына - бытбылдык

Бытбылдык яки бүдәнә, халык теленә русчадан перепелка дип кергән йорт кошы безнең якларда да таралган. Әгерҗе районының Кырынды авылыннан Солтановлар моннан бер ел чамасы элек, лаеклы ялга чыккач, кызык өчен ун бытбылдык алып карый.

- Без озак еллар Ижевскида яшәдек. Йорт кошлары асраганыбыз юк иде. Мин администратор булып эшләдем, ирем дә җитәкче вазифасында. Тик торырга яратмыйбыз. Авылга кайткач та, нишләргә икән дип уйлый башладык. Әгерҗе районында бытбылдык асраучы берәү дә юк. Чаллыга бер фермер янына барып өйрәндек. Хәзер кошларыбыз - 2 мең. Үзебез өчен генә түгел, сатар өчен дә үстерәбез. Бу эш үзенә күрә бизнеска әйләнеп бара, - ди Фирая ханым.
Бу төр кошны үстерүе кыенрак. Билгеле бер температура сакларга, гел ашатырга, асларын җыештырып торырга кирәк. Баштарак җылы мунчада үстергәннәр. Хәзер кирәкле температураны тәэмин итә торган махсус урын булдырганнар. Инкубаторлары да бар. Комбикорма ашаталар. Бройлер бытбылдыкның иң зурысы 300 грамм була икән. Ә уртачалары 110-170 граммнан артмый, ди. Бер кош уртача 70-90 сумга төшә. Йомыркасының данәсен 3 сумнан саталар.
Баксаң, бытбылдыкны шәһәр фатирларында үстерү өчен дә сатып алучылар бар икән.

- Тутый кош асраганчы, бытбылдык үстерәбез, йомыркасы да, ите дә була, диләр. Ирем Альфред биш бытбылдык сыешлы махсус читлекләр ясый. Әгерҗедән, Ижевскидан килеп, фатирларда үстерер өчен, бишәр бытбылдык алып китүчеләр күп, - ди Фирая апа.
Бер тәүлеклек бытбылдык 30 сум тора, гадәттә, аның ике айлыкларын 200 сумнан сатып алалар икән.
- Аларның гомере генә кыска. Ун айдан соң тотудан мәгънә юк, ул картая, йомырканы да сирәгрәк сала башлый, ите дә тәмен югалта, - ди Солтановлар.


Кемгә - үрдәк, кемгә - каз

Кама Тамагында яшәүче Оркыя Низамова, бройлерга караганда, үрдәкне өстенрәк күрә. Пешереп ашасаң да, күчтәнәчкә биреп җибәрсәң дә, яхшы ди. Район базарында ике атналык үрдәкләрне 200 сумнан алырга була. Ул 70 көн эчендә суярга яраклы булып өлгерә. «Башкирский» дигән төренең авырлыгы 3 килога кадәр җитә, ди. «Муларда» нәселлесе дә отышлы. Анысы дүрт килога кадәр үсә, ите дә артык майлы түгел.

- Үрдәк өчен сулык кирәк. Су булмаса, аяклары тиз бетә. Көн саен бодай пешереп ашатабыз. Таныш-белешләрдән алсаң, капчыгы 400 сум тирәсе чыга. Бер чиләк бодай, гадәттә, ике чиләк булып бүртә. Бер үрдәк көненә якынча 10 сумлык ашый. Суярга яраклы үрдәк 700 сум тирәсенә чыга. Сатып алсаң, базарда 1 меңнән тәкъдим итәләр. Үзең үстерсәң, шактый акча янга кала, - ди Оркыя апа.
Каз асраучылар берара кимеп торса да, соңгы елларда бу янә модага кереп бара. Үрдәктән аермалы буларак, каз озаграк өлгерә, аны алты айдан соң гына суярга була. Карыйсы да җиңел түгел, ләкин каз каз инде.

Балтач районы, Көшкәтбаш авылында яшәүче Шиһаповлар узган ел 200 баш каз үстергәннәр иде. Быел 20 белән генә чикләнгәннәр.
- Дөрес, яңа елда ук урнаштырып бетердек анысы. Шулай да бу юлы баш санын киметтек - мәшәкате күп. Шулай да казсыз торган юк. Улым Ильяс та, аларны тоту отышлы, дип саный. Аның бит эч-башы да сатылып бетә. Базарда казның тәпиләрен, канатларын, бүтәкәсен, бавырын, йөрәген, башын, муенын 300 сумнан бирәләр. Ә 6 килолы иң зур казны 1500 сумга да сатарга була. авырганда, мае файдалы. Прополис кушып куллансаң, салкын тигәндә бик булыша. Эретеп, камырга кушсаң да тәмле. Мамыгыннан мендәрләр дә ясыйбыз, - ди Фәния апа.

«Йолдыз»лар да тавык асрый

Күптән түгел генә «Российская газета» танылган голливуд йолдызы Джулия Робертсның бакчасында яшелчәләр үстереп, тавыклар асравын язган иде. Җырчы, композитор Ренат Ибраһимов та берничә ел элек авыл җирендә үз йорты белән яши башлаган. Ул кәҗә, тавыклар тота. Көн саен яңа савылган сөт эчәм, ди.



Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов та тавык асрап караганнар. Бәйрәмовлар үз йортлары белән яши башлагач, кызык өчен дип, күкәй сала торган дүрт тавык алганнар.
- Гаиләдә дүртәү булгач, дүртне алдык инде. Тавыклар белән бик күңелле иде. Күкәй салалар, аны көн саен алып керәсең, пешереп ашыйсың. Үзең үстергән тавыкның зарарлы түгеллеген белеп торасың. Аннары, мал асрау - бәрәкәт, диләр. Нинди ризык кала: ашмы, пирог кисәгеме - кая куйыйм икән дип баш ватасы юк, барысын да тавыкка биреп барасың, ул бит талымсыз түгел. Барын да ашый. Балаларга да кызык иде тавыклар белән. Аннары аларны Ләйсәннең әниләренә Биектауга алып барып бирдек. Суярга кызгандык, асрарга җай булмады, - ди Булат Бәйрәмов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading