16+

«Кабан төбеннән хан казнасын үзем чыгарам»

Соңгы көннәрдә Кабан күленә игътибар артып китте әле. Бердән, халык зарыгып көткән «Кабан күле хәзинәләре» фильмының, ниһаять, премьерасы булачак. Аны казанлылар 30 апрельдә күрә алыр, дигән хәбәр таралды. Әлеге яңалыктан соң ук, имештер, бер Казан кешесе Кабан күле төбеннән хан хәзинәләрен чыгарырга ниятли икән, дигән сүзләр дә килеп иреште.

«Кабан төбеннән хан казнасын үзем чыгарам»

Соңгы көннәрдә Кабан күленә игътибар артып китте әле. Бердән, халык зарыгып көткән «Кабан күле хәзинәләре» фильмының, ниһаять, премьерасы булачак. Аны казанлылар 30 апрельдә күрә алыр, дигән хәбәр таралды. Әлеге яңалыктан соң ук, имештер, бер Казан кешесе Кабан күле төбеннән хан хәзинәләрен чыгарырга ниятли икән, дигән сүзләр дә килеп иреште.

Тик шунысы бар, ничә гасырлар буена күпләрнең күңелен ымсындырып торган хәзинәләрне 500 мең сум акча табылса гына күрү бәхетенә ирешәчәкбез икән. Әлеге хәзинәләрне күл төбеннән чыгару уе белән йөргән Евгений атлы кеше, акча сорап, Россия Президенты Владимир Путинга ачык хат та юллаган. Хан казнасы белән «Ока-мастер» балалар автомобиль спорт клубы директоры Евгений 1986 елдан бирле кызыксына икән. Аңа әтисе бабаларыннан ук килгән ниндидер бер көпшә сыман итеп төрелгән кәгазь биргән булган. Имештер, анда югалган хан хәзинәләре турында мәгълүмат язылган ди. Әмма аны, хәзинәләрне тапмыйча, ачарга ярамый, дип тә кисәткән була атасы. Кызганычка, әлеге төргәк янгын вакытында юкка чыккан. Евгений, бабаларыннан килгән бу хатны ачып укырга өлгермәсә дә, хәзинәләрнең кайда ятканлыгын төгәл белә. Чөнки янгыннан соң аңа хәзинәләрне эзләргә кирәклеге турындагы төшләр керә башлый.
Моннан берничә ел элек күлне тикшерергә рөхсәт алуга ирешә ул. Рөхсәт белән бергә, 850 мең сум күләмендә акча да бирелә. Узган елның җәендә йөзмә лаборатория ярдәмендә хәзинә яткан урынны да билгели ала. (Ни гаҗәп, шул ук вакытта «Кабан күле хәзинәләре» фильмы да төшерелә башлый.) Хәзинә эзләүчеләрнең махсус җиһазлар, насослар алу өчен 500 мең сум акчалары җитеп бетми. Евгенийның сүзләренә караганда, ике атнадан хан казнасын Кабан күле төбеннән күтәртә дә башларга мөмкин булыр иде. Ул хәзинә яткан урынны төгәл белә, чөнки приборлар анда гади металлны түгел, ә төслене күрсәтә.
Хан казнасы табыла калса, аның бер өлешен Татарстанга, ә бер өлешен илгә тапшырырга уйлый Евгений. Ни дисәң дә, дәүләт байлыгы бит! Калган өлешенә ул өсте ябулы велосипед юллары булдырырга хыяллана. «Универсиадага кадәр хәзинәне чыгарырга кирәк. Музей да булдырып, килгән кунакларга, туристларга Кабан күленнән чыккан байлыкны күрсәткәндә шәп булыр иде», - ди Евгений.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading