16+

Кадерләп калыйк

Әле узган ел суям, ашка җибәрәм дигән әтәч ишегалдында горур атлап йөри. Кояш та аңа узган җәйдәге сыман елмая... Ә бер ел элек…

Кадерләп калыйк

Әле узган ел суям, ашка җибәрәм дигән әтәч ишегалдында горур атлап йөри. Кояш та аңа узган җәйдәге сыман елмая... Ә бер ел элек…

Кинәт түгел, тора-бара аксап йөри башлады әтәчкәебез, ямьсез булып уң күзе кысылды, койрыгы шиңде. Картлык килде. Берни кирәк түгел, ашауда да гаме юк, хәтта тавыкларны да күрми-ишетми башлады. Тегеләре дә, әтәчне мәсхәрә итеп, үзара талашып кына йөрделәр. Хәтта йомыркалары да әзәйде. Әтәчне суярга була, менә шул йомырка җитми дип күрше районга киттем дә инде мин. Аннан яшь, матур ун тавык алып кайттым.

Гаҗәп хәлләр шундук башланды. Әтәч, аптырапмы, каушапмы, бер почмакта утырган килеш кенә «кү-кәре-күк» дип кычкыра башлады. Бертуктаусыз кычкыра. Ә карт тавыкларны күрсәгез... Гөр киләләр. Яшь тавыкларны талап кетәклеккә керттеләр дә - чыгармыйлар. Тегеләре дә, куркыптыр инде, бер почмакка өелеште. Ике көн ашамадылар, су да капмадылар, мескенкәйләрем. Чыбык тотып пышкыртып да карадым берничә тапкыр, өйгә кереп китү белән, шул ук хәл. Икенче көнгә әтәчкә аң керде. Яшь тавыклар утыра торган абзарга таба атлады. Карт тавыклар исә шундук, гаскәр сыман, ишек төбенә бастылар. Көнчелектәндер, кертмиләр әтәчне. Килеп чукып та алды берсе.

Дүрт көн барды шундый орыш. Бишенчегә килештеләр. Яшьләре, чыгып, үләнгә ябырылды. Картраклары да тынычланды.

Көндәшлек файдага булды: бер-берсен уздырып, күкәй салырга тотындылар.

Әтәчнең каурыйлары ялтырый башлады. Гомер булмаганны, тавышы көрәйде, иртәнге өчтән үк авылны яңгыратып кычкыра башлады.

Вакытында кадерен белергә кирәк шул бөтен әйбернең...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading