16+

Каникуллар сакланыр, ахрысы...

Мәктәпләрдә язгы һәм көзге каникуллар сакланып та калырга мөмкин.

Каникуллар сакланыр, ахрысы...

Мәктәпләрдә язгы һәм көзге каникуллар сакланып та калырга мөмкин.

Күп кенә мәктәпләрне төзекләндерүгә өч ай тулысы белән җитәчәк. Ә төзекләндерү озакка сузылган кайбер мәктәпләрдә язгы, көзге каникулларны күчерү мәсьәләсен мәктәп администрациясе, ата-аналар үзләре хәл итә. Аерым мәктәпләрдә төзекләндерү эшләрен май аенда ук башлаячаклар. Укулар сменалап барачак. Әгәр кирәк булса, укучыларны башка мәктәпләргә йөртәчәкләр.
Газетабызның узган саннарында хәбәр ителгәнчә, быел Татарстанның 154 мәктәбенә 1 миллиард 548,5 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре башланып китәчәк. Болар республика бюджетыннан алына, шулай ук муниципаль районнарның, мәктәпләрнең бюджеттан тыш акчалары да файдаланылырга мөмкин. Кайдан гына акча тапсалар да, ата-аналар кесәсеннән бер тиен дә чыкмаячак. План буенча капиталь төзекләндерү эшләре 25 августка кадәр төгәлләнергә тиеш. Мәктәпләрнең ни дәрәҗәдә төзекләндерелгән булуын, сыйфатын укучыларның ата-аналары бәяли.
Өчьеллык программа утыз ел элек төзелгән барлыгы 787 мәктәпне колачлый. Проектка башлыча Казан мәктәпләре эләккән, алар - 134. Тагын Чаллыда - 42, Мамадышта - 34, Түбән Камада - 29, Бөгелмәдә 28 мәктәп төзекләндереләчәк. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТРның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итүенчә, түбә, тәрәзәләр алыштырылачак, эчке инженерлык эшләре, мәктәп яннары тәртипкә китереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading