16+

Карбызыгыз тәмле булсын! (КИҢӘШЛӘР)

Утыз-кырык ел элек әти яки әни Казаннан күчтәнәч итеп карбыз алып кайта торган иде. Ул шикәрле-баллы ят җимешнең тәмле тәме бүген дә тел очында саклана.

Карбызыгыз тәмле булсын! (КИҢӘШЛӘР)

Утыз-кырык ел элек әти яки әни Казаннан күчтәнәч итеп карбыз алып кайта торган иде. Ул шикәрле-баллы ят җимешнең тәмле тәме бүген дә тел очында саклана.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ольга Фомичева әйткәнчә, август ае уртасы бакча культураларының өлгереп җиткән чоры санала икән. Казан шәһәре карбыз һәм кавын белән түбәләмә тулды: кибеттә дә, базарда да, урам чатында да һәм хәтта автомобиль трассалары читләрендә дә саталар әлеге көньяк җимеш­ләрен.

- Бакча культуралары республикага Әстерхан, Волгоград өлкәләреннән китерелә. Казахстаннан 700 тонна карбыз кайтартылды. Бакча культуралары республика чигендә тикшерелә, әлегә нитратлы карбызлар һәм кавыннар булмады, - диде Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов.
- Карбыз белән кавынны гына түгел, алар астына түшәлгән саламны яки печәнне дә тикшерәбез. Рес­публикада игенчелеккә зыян сала торган бөҗәкләр һәм төрле авырулар нәкъ менә саламга ияреп керә. Казанда кышкы чорда эре сәүдә үзәкләрендә сатыла торган карбызлар - күбесенчә Израильдән кайтартылган продукция, - диде Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Сергей Әхмәтҗанов.

Татарстанда быел карбыз яки кавын ашап агуланып үлү очрагы теркәлмәгән. Ләкин белгечләр, җәй башында сатыла торган карбызларны кечкенә балаларга ашатмау хәерле, дип кисәтте. Карбызда нитратлар бер килограммга 60 миллиграммнан артмаска тиеш. «Җитештерүчеләр, карбызны иртә өлгертергә омтылып, туфракка төрле азотлы ашламалар кертә. Нәтиҗәдә туфракта нитратлар барлыкка килә, ә карбыз аларны үзенә суыра», - диделәр.
Роспотребнадзор искәрмәләре

Әгәр начар сыйфатлы карбыз, кавын эләгә икән, аны кибет яки саткан кеше кире кабул итеп алыр­га тиеш. Ашап бетерә язганны түгел инде, әлбәттә. Карбызны кире кабул итеп алмасалар, язмача рәвештә, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итегез.

Бакча культураларын ки­с­әк­ләргә кисеп, сатуга куярга ярамый; бигрәк тә автотрассалар читендә рөхсәтсез оештырылган сәүдә урыныннан киселгән карбыз, кавын сатып алмагыз; карбызны кистереп карамагыз, чөнки тышчадагы һәм пычактагы микроблар карбыз эченә керә; бакча культураларын кисәр алдыннан бик яхшылап юыгыз, чиста өстәлдә кисегез, кискәли башлаган карбызны яки кавынны бер көн эчендә ашап бетерер­гә тырышырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading