16+

«Казан мәчесе» кайда ул?

Бу кызыклы һәйкәлләрне башкалабызга кунакка килеп китүчеләр генә түгел, гомерләрен Казанда уздырган күпләрнең дә барып күргәннәре юктыр әле. Ә бит аларны тамаша кылып, яннарында фотосурәткә төшеп кайтырга уйласаң, бер ял көне җитә. Без сезгә ярдәмгә килергә, белгәнегезчә, һәрвакыт әзер. Кунакка килгән дус-туганнарыгызны алыгыз да киттек... иң беренче «Казан мәчесе» янына....

«Казан мәчесе» кайда ул?

Бу кызыклы һәйкәлләрне башкалабызга кунакка килеп китүчеләр генә түгел, гомерләрен Казанда уздырган күпләрнең дә барып күргәннәре юктыр әле. Ә бит аларны тамаша кылып, яннарында фотосурәткә төшеп кайтырга уйласаң, бер ял көне җитә. Без сезгә ярдәмгә килергә, белгәнегезчә, һәрвакыт әзер. Кунакка килгән дус-туганнарыгызны алыгыз да киттек... иң беренче «Казан мәчесе» янына....

Бу кызыклы һәйкәлләрне башкалабызга кунакка килеп китүчеләр генә түгел, гомерләрен Казанда уздырган күпләрнең дә барып күргәннәре юктыр әле. Ә бит аларны тамаша кылып, яннарында фотосурәткә төшеп кайтырга уйласаң, бер ял көне җитә. Без сезгә ярдәмгә килергә, белгәнегезчә, һәрвакыт әзер. Кунакка килгән дус-туганнарыгызны алыгыз да киттек... иң беренче «Казан мәчесе» янына. Бу сезгә тычкан артыннан чабып йөри торган гадәти мәче генә түгел. Екатерина II вакытында Санкт-Петербургка 30 данә Казан мәчесе китерелгән булган. Нәкъ менә алар күренекле Эрмитаж мәчеләре династиясенә нигез салганнар да инде. Бауман һәм Муса Җәлил урамнары кисешкән чаттагы бу һәйкәлне күрми китәргә ярый димени!
Арт шәрифләреннән ыштаннары төшеп барган урындыкларны әйт тагын. Башкалабыз кунаклары, Тукай мәйданында йөреп арыгач, шуларга утырып ял итеп алу мөмкинлегенә ия бит әле.
Казан Кремлендәге «Эт белән малай» һәйкәле дә күп уйларга этәрә. Беренче карашка аны Ромула һәм Ремны имезеп үстергән Рим бүресе дип тә кабул итәргә мөмкин булыр иде. Әмма белгечләр бу хайванны нәкъ менә эт дип раслый. Моны Мауглига куелган һәйкәл дип фаразлаучылар да юк түгел. Иренмичә генә метрога утырып, «Кремль» станциясенә кадәр барып кайтыгыз әле, бу һәйкәл сездә нинди фикерләр уятыр икән?
Казанга кунакка килеп, Галиәсгар Камал театры каршындагы Былтыр белән Шүрәле сыннарын тамаша кылмыйча, бүрәнәгә сырланган табышмакларны чишмичә кайтып китү инде чын мәгънәсендә гөнаһка тиң.
Казанның тагын бер серле урыны - Лобачевский урамындагы Гашыйклар аркасы. Ике гашыйк арканың ике ягында торган килеш тә бер-берләренә мәхәббәт аңлата ала биредә. Аларның арка уентыкларына пышылдап кына әйткән сүзләре дә бер-берсенә ап-ачык ишетеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading