16+

Казанда 10 меңгә якын күп балалы гаилә җир өчен чиратта тора

Казанда 10 меңгә якын күп балалы гаилә җир өчен чиратта тора

Татарстанда 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә 27 мең 736 данә җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Бу хакта Татар-информ Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

12 июльгә җир кишәрлеге алырга теләүче күп балалы гаиләләр исемлегенә 41 мең 976 гариза бирүче теркәлгән. Шуларның 9795е - Казаннан, 5676сы - Чаллыдан.

Республика буенча, Казан һәм Чаллыны да кертеп, 32 мең 922 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган. Казанда андыйлар - 4648, Автошәһәрдә - 2622, дип ачыклык керттеләр Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading