16+

Кем булуың шәхси кодыңда

Туган елыгыз буенча шәхси кодыгызны беләсезме? Белмәсәгез, исәпләп чыгарыгыз. Килеп чыккан һәрбер сан билгеле бер профессиягә өстенлек бирә. Сез дөрес эштә эшлисезме икән?

Кем булуың шәхси кодыңда

Туган елыгыз буенча шәхси кодыгызны беләсезме? Белмәсәгез, исәпләп чыгарыгыз. Килеп чыккан һәрбер сан билгеле бер профессиягә өстенлек бирә. Сез дөрес эштә эшлисезме икән?

1ле саны килеп чыкканнар төрле өлкәләрдә җитәкчелек итәргә һәвәсләр. Иҗади шәхесләр. Аларга актив, хәрәкәтле, кызыклы эшләр белән шөгыльләнү уңыш китерәчәк. Нәтиҗә күренеп тора торган эшләрне яраталар. Үзләрен тәвәккәллек, җаваплылык сорый торган, яңа идеяләр кертә торган эшләрдә күрсәтә алалар. 1леләргә кулай профессияләр - банкирлар, менеджерлар, сәркатипләр, табиблар, дәүләт хезмәткәрләре, зәркәнчеләр, артистлар, рәссамнар. Максатлары - тормышта үзләрен табу һәм зур уңышларга ирешү.
Шәхси коды 2 булганнарга башкалар турында кайгырту белән бәйле эшләр туры килә. Кешеләр белән аралашмый тора алмыйлар. Шуңа да аларга табиблар, социаль хезмәткәрләр, сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр, сәяхәтчеләр, фәлсәфәчеләр, хезмәт күрсәтү өлкәсендәгеләр, актерлар, фермерлар булу хәерле. Максатлары - хисләрне һәм фантазияне үстерү. Популяр буласылары килә, халык мәхәббәтен казанырга телиләр.
3леләргә табиблар, техник профессияләр бара. Мөстәкыйль эшләргә яраталар. Уйлап табучанлык, акыл хезмәте кирәк булган урыннарда уңышка ирешәләр. Менеджерлар, хәрбиләр, таможня хезмәткәрләре, хирурглар, спортчылар, эшмәкәрләр, гадәттән тыш хәлләр хезмәтендәгеләр, автоузышчылар, журналистлар алар. Максатлары - көч һәм энергияләрен яклауга мохтаҗларга юнәлдерү, үзләрен таныту.
4леләргә вак детальләргә игътибар сорый торган эшләр бара. Нәрсәдер җитештерү, шулай ук сак һәм контроль хезмәте кулай. Аналитиклар, журналистлар, укытучылар, администраторлар, сатучылар, төзүчеләр, дәвалаучылар чыга алардан. Максатлары - мәгълүматны җыю, анализлау һәм тарату, яңа юллар эзләү, белемнәрен арттыру.
5леләрнең эшчәнлек өлкәсе командировкалар, халыкара мәгълүмат алмашу белән бәйле. Үзләрен, оештыру сәләтләрен күрсәтә ала торган эшләрне яраталар. Юристлар, реклама агентлары, финансистлар, чиновниклар, психологлар, язучылар, гидлар, тәрҗемәчеләр, галимнәр, укытучылар, эшмәкәрләр, менеджерлар чыга алардан. Максатлары - дөреслеккә ирешү.
Шәхси кодта 6лы санына ия булучыларга кешеләр белән аралашу сорый торган өлкәдә хезмәт куярга кирәк. Аларга медицина, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешле эшләр хас. Косметологлар, дизайнерлар, дипломатлар, адвокатлар, табиблар, рестораторлар, фотографлар, банк хезмәткәрләре, музыкантлар, рәссамнар, язучылар, артистлар, зәркәнчеләр булырга мөмкиннәр. Максатлары - тормышта матурлык һәм гармония булдыру.
7ле санына ия булучыларга иҗтимагый өлкәдәге эшләр һәм барлык җаваплы вазифалар хас. Түземлелек, сабырлык сорый торган эшләрне менә дигән итеп башкара алар. Консультантлар, стилистлар, риэлторлар, төзүчеләр, юристлар, психологлар, сатучылар, банк хезмәткәрләре, фермерлар, шахтерлар, тарихчылар, табиблар, чиновниклар, дизайнерлар булып уңышлы эшли алалар. Максатлары - дөреслекнең төбенә төшү, мөстәкыйльлек алу бәрабәренә шәхесләрен үстерү.
8леләр бизнес һәм финанслар өлкәсендә аеруча уңышка ирешәләр. Иҗади фикерләү, уйлап табучанлык аларны яхшы идарәче итә. Маркетологлар, финансистлар, уйлап табучылар, атом энергетикасы өлкәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр, механиклар, инженерлар, укытучылар, биючеләр, табиблар, рекламачылар чыга алардан. Максатлары - демократия, кеше хокуклары иреге һәм аларның сакланышы.
9лыларга интуиция һәм күзаллау сәләте сорый торган барлык эшләр дә бара. Үз белемнәрен, мөмкинлекләрен күрсәтә ала торган урыннарда хезмәт кую кулай. Белемнәрен башкалар ихтыяҗы өчен кулланырга яраталар. Фармацевтлар, химиклар, галимнәр, музыкантлар, шагыйрьләр, актерлар, дәвалаучылар, нефть тармагы хезмәткәрләре, диңгезчеләр, шәхси детективлар, социаль хезмәткәрләр, психологлар, юристлар алар. Максатлары - үз «мин»нәрен җиңү, рухи үсешкә ирешү.
Әгәр дә шәхси кодта 10 саны килеп чыга икән, аннан берле ясарга кирәк 10=1+0=1.

Мисалга, кешенең туган көне 25.12.1983 ди.
Туган көн - 25. 2+5=7
Туган ай - 12. 1+2=3
Туган ел - 1983. 1+9+8+3=21=2+1=3
25.12.1983=(2+5)+(1+2)+(1+9+8+3)=7+3+3=13=1+3=4
Шәхси код - 4.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading