16+

Кениядә хәзинә тапканнар

Ул хәзинәнең исеме барыбызга да яхшы таныш су. Фи-и, шул да булдымы байлык, дияргә ашыкмыйк. Шөкер, бездә эчә торган су табу проблемасы кабыргасы белән тормый, менә кениялеләр, бигрәк тә коры җирлектә урнашкан Туркана графлыгы халкы өчен бу көн кадагындагы мәсьәлә. Арттырып әйтү түгел: анда яшәүчеләр туйганчы су эчәргә тилмерәләр.

Галимнәрнең соңгы тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Туркана искиткеч зур (250 триллион литр тирәсе) су запасы өстендә урнашкан икән. Аның күләме 40 миллион кешене тәэмин итәргә җитәчәк. Тикшерүне башкарган Radar Technologies International (RTI) оешмасы исәпләп чыгарганча, җир астындагы барлык чыганакларны да файдалансаң, ел саен 345 триллион литр су алып булыр иде. Запас бетәр, дип куркырга да кирәкми, су чикләнмәгән вакытка җитәчәк, дип ышандыра галимнәр. Әмма яхшы хәбәрнең бер «ләкин»е дә бар - су эчәргә яраклы хәлдә булмаска мөмкин. Моны ачыклау өчен, сыеклык составындагы фторның күләмен исәпләп чыгарырга кирәк. Ул кирәгеннән артык булган очракта, «хәзинә»нең файдасыннан зыяны күбрәк булуы ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading