16+

Киләсе тукталыш – «Җиңү паркы»

Казан үзенең архитектура һәйкәлләре, музейлары, заманча төзелгән биналары, бакчалары белән данлыклы. Шәһәрнең бакчалары күптөрле, бер-берсенә охшамаган. Алар тарихыбызны да хәтерләтә, узган вакыйгаларның шаһиты да булып тора. Шундый урыннарның берсе - Казанның Яңа Савин районында урнашкан Җиңү паркы.

Киләсе тукталыш – «Җиңү паркы»

Казан үзенең архитектура һәйкәлләре, музейлары, заманча төзелгән биналары, бакчалары белән данлыклы. Шәһәрнең бакчалары күптөрле, бер-берсенә охшамаган. Алар тарихыбызны да хәтерләтә, узган вакыйгаларның шаһиты да булып тора. Шундый урыннарның берсе - Казанның Яңа Савин районында урнашкан Җиңү паркы.

50 гектар мәйданны биләгән бик зур мемориаль комплекс узган гасырның иң мөһим вакыйгаларының берсен - Бөек Ватан сугышында җиңүне гәүдәләндергән.
Бу урында җанлану узган гасырның 70нче елларында сизелә башлады. 1418 төп агач үсентесе утыртылды. Әлеге сан очраклы түгел, чөнки канкойгыч сугыш 1418 көн дәвам итә. Агачлар тамыр җибәреп куәт алгач, 1995 елда бер ел эчендә мемориаль комплекс төзелә. Бөек Җиңүнең 50 еллыгын шунда үткәрү планлаштырыла.
Җиңү паркына керү капкасы янында уң якта «Җиңү паркы» дип татар һәм рус телләрендә язылган, ә сул ягында зур стела куелган. Аның биеклеге - 42 м. Шунда ук ике скульптура: бер якта - кулына кылыч тоткан сакчы-сугышчы, икенче якта - кулына баласын күтәргән Ана. Алар арасында калкан - ул Җиңү Орденын гәүдәләндерә. Мемориал чәчәк түтәленнән үсеп чыккан колонналар рәвешендә ясалган. Мәрмәрдә 200ләп Советлар Союзы Героеның исеме язылган. Аларның барысы да Татарстанда туып-үскән. Уртада - Мәңгелек ут.
Җиңү паркында авыр сугыш кораллары, техникасы - барысы да ачык һавадагы музей сыман. Монда сугыш чоры техникасы байтак. Алар арасында танклар, очкычлар, танкларга каршы артиллерия, «Катюша»лар... Боларның барысын да заманча хәрби техника тулыландырып тора.
Паркта аллеялар да хәрби тематикага багышланган. Мәсәлән, хәрби диңгезчеләр аллеясы. Анда сугыш вакытында һәлак булган диңгезчеләргә монумент куелган. Толлар һәм хәрби солдат аналары юлында Солдат Анасы һәйкәле тора. Анда һәрвакыт чәчәкләр салынган була.
Җиңү паркы килгән кунакларга төрле ял итү чаралары да тәкъдим итә. Аккумулятор белән эшли торган локомотив, бертөркем балаларны вагоннарга утыртып, парк буйлап йөртә. Балалар шул рәвеш­ле парктагы хәрби техниканы өйрәнә. Җәй көннәрендә кечкенә балалар пониларга да атланып йөриләр.
Җиңү паркы тәүлек буе эшли, керү ирекле, түләүсез. Парк эчендәрәк күл бар. Көннәр җылына башлагач, анда прокатка катамаран алырга да була. Җәй көне монда аеруча матур: кунакларның кайберләре күлдәге үрдәкләргә ипи ашата, яр буенда кармак салып, балыкчылар утыра. Тир эшләп тора, балалар батутларда сикерә. Һава тутырылган резин таучыклардан шуучылар да өзелеп тормый. Тренажерлар белән җиһазландырылган балалар мәйданчыклары да була. Өйләреннән самокат, роликлы тимераяклар алып килеп шуып йөрүчеләр дә җитәрлек монда. Утырып ял итим дисәң, торымнан-торымга куелган заманча ясалган эскәмияләр дә җитәрлек.
Җиңү паркының иң матур чагы 9 Май бәйрәмнәрендә була. Бөтен җирдә кызыл әләмнәр җилферди, орден-медальләр чыңлатып, ветераннар узып китә. Монда килгән һәркем әүвәл Мәңгелек ут янына барып чәчәкләр сала. Суворов хәрби училищесыннан, мәктәпләрдән килгән балалар ветераннарны хөрмәтли, аларга чәчәкләр бүләк итәләр, концертлар куялар, җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр. Күп кенә хәрби җырлар нәкъ шушы көннәрдә яңгырый.
«Күкләребез һәрчак аяз булсын, балалар ятимлек күрмәсен, барчабызга да тынычлыкта яшәргә насыйп итсен!» - дип тели ветераннар.
...Кызганыч, күпләр матурлыкның кадерен белми. Күлгә аткан пластик шешәләрне, кәгазьләрне дулкын яр буена кагып чыгара. Югыйсә, шунда ук чүп-чар савытлары да җитәрлек бит. Җиңү паркында татарча язу керү капкасы янында гына. Барлык техника исемнәре, аллея атамалары, төрле мәйданчыклар, күрсәтү баганаларындагы язулар бары тик рус телендә генә. Ни өчен икетеллелекне тәэмин итмиләр икән соң монда да?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading