16+

КОЛИЗЕЙ Австралиягә күчкән

Хәзер Австралиянең үз Колизее бар. Италиянең атаклы корылмасын «Лего» конструкторы детальләреннән җыйганнар. Композициянең авторы Райан Макнот 200 мең кисәктән төзелгән амфитеатрны Мельбурндагы Николсон исемендәге музейга бүләк иткән.

Макнотның Колизее Римда урнашканыннан төзек булуы белән аерыла. Биредә туңдырма сатып алучы һәм фотосурәткә төшүче туристларны да күрергә мөмкин. Шулай ук фонтаннар, агачлар һәм хайваннар да бар. Бәләкәй амфитеатр эчендә тамашачылар, гладиаторлар һәм төзекләндерү эшләре алып баручы хезмәткәрләр «кайнаша». Макнот хәзер борынгы римлыларны тагын да ныграк хөрмәт итүен әйткән. «Турыпочмаклы материалдан озынча түгәрәк формасындагы корылма төзү акылга сыймаслык эш икән. Моның никадәр авыр икәнен үз җилкәмдә татыдым», - дип белдергән «төзүче».
Райан Макнот Airbus A380 самолетының копиясен дә ясаган. Конструктор әйтүенчә, лайнерны җыю Колизейга караганда җиңелрәк булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading