16+

Коткарса, Ай гына коткарачак

Җирдәге энергия чыганаклары мәңгелек түгел, аларның запасы якын йөзьеллыкта бетәчәк. Айдагы гелий-3 запасы исә планетабызны биш мең елга энергия белән тәэмин итә ала - МГУ Дәүләт астрономия институтының Айны һәм планеталарны тикшерү бүлеге җитәкчесе Владислав Шевченко шулай дип белдерде.

Галимнең сүзләренә караганда, бер тонна гелий-3 якынча бер млрд доллар тора. Ә Җиргә нибары 25 тонна кирәк икән. Планетаның бөтен дәүләтләре кушылса, 25 млрд доллар пүчтәк акча, ди Шевченко. Бер АКШ кына бүген энергия чыганакларына 40 млрд долларга якын акча тота икән.
Галим якын арада Халыкара космик станциядә Халыкара Ай станциясе төзергә тәкъдим итә. «Болай эшләгәндә, без бик зур табыш алачакбыз», - ди белгеч.
Әйтергә кирәк, гелий-3 Кояшта узучы реакцияләр нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм иң җиңел гелий изотобы булып санала. Әлеге матдә Җирдә елына берничә дистә грамм күләмендә генә табыла. Тик атмосферасы булмаган Айда сирәк изотоп запасы 500 мең тоннага кадәр булырга мөмкин икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading