16+

Римма Закирова: «Кулы эш белгән кеше декрет ялында да акчага интегеп утырырга тиеш түгел»

Римма Закированың Казаннан Кукмара районы Олыяз авылына туган нигезенә кунакка кайткан чагы иде. Бер яшьлек бала белән кунакка йөрүне чамаларга була. Кием-салымы, коляскасы-ние белән төянеп чыгып китәргә кирәк.

Римма Закирова: «Кулы эш белгән кеше декрет ялында да акчага интегеп утырырга тиеш түгел»

Римма Закированың Казаннан Кукмара районы Олыяз авылына туган нигезенә кунакка кайткан чагы иде. Бер яшьлек бала белән кунакка йөрүне чамаларга була. Кием-салымы, коляскасы-ние белән төянеп чыгып китәргә кирәк.

Римманың кунакка китүен күргән кеше исә аның артыннан: «Болар күченәләр, ахры», - дип карап калырга да мөмкин. Чөнки китсә дә, кайтса да, бала әйберләреннән башка да аңардан калмыйча «тагылып» йөри торган тагын өч-дүрт алагаем төенчеге булыр аның. Берсе - тегү, икенчесе - чигү машинасы. Шуның өстенә капчык-капчык синтепон, тукыма... Кызы Мәрьям йоклаган арада эшлисе эшләре болар. Юкса баласын кочаклап кына утырса да, сүз әйтүче булмас иде. «Тик кенә утыртырсың Римманы, бар», - диячәк аның якыннары. Чөнки беләләр, төнге сәгать беренче яртыда «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп, бала тудыру йортына алып киткәндә дә, машинасы эшләп кала әле Римманың.

Үзен белә башлаганнан бирле, нидер бәйли, нидер тегә, нидер чигә Римма. Мәктәпкә кергәнче үк оекбаш, укый башлагач кофта, башлык ише әйберләрне дә үзе бәйләп кигән. Югары сыйныфларда укыганда технология укытучылары Айсылу Баһавиева белән районда уза торган «Оста куллар» күргәзмәләренә дә аз йөрмәгән. Кул эшләренә маһирлыгы әниләреннән килә аларның: Рәфисә ханым заманында Сәрдек ательесында тегүче булып эшләгән. Римманың бертуган апасы Гөлназ да бәйләү, чигү, тегү ише нәрсәгә кешегә ялынмый ди. Әти-әниләренең өй диварларын да кызлары «тапкырлап» чиккән картиналар бизи.

Хәзер кулдан түгел, машина белән чигә Римма. Чигү машинасы алу башта аңа ниндидер буй җитмәслек әйбер сыман тоела. Ни дисәң дә, бәләкәй акча түгел - 100 мең тора бит!

- Ирем Рафил: «Әйдә, алабыз булгач алабыз», - димәсә, минем моңа кыюлыгым җитмәс иде. Дүшәмбе көнне чигү машинасы алу турында сөйләштек. Җомга ул минем өстәлдә тора иде инде, - ди Римма.

Инде ниләр генә эшләргә өлгермәгән: килен сөлгеләре, иясенең исеме чигелгән халатлар, матур-матур теләкләр язылган чигүле мендәрчекләр, Коръән тышлары, букчалар... Бәйрәмнәр җитә башласа, заказлары бермә-бер арта икән. Әле менә чигүле сөлгеләрен Сабан туйларына бүләккә дип кырып-себереп диярлек алып киткәннәр. Хәзер инде Римма Закирова, кулы эш белгән кеше декрет ялында да акчага интегеп утырырга тиеш түгел, дигән фикердә. Моңа кадәр балалар бакчасында тәрбияче булган ханым алга таба үз эшен булдыру турында уйлана хәзер. Булмас димә - һөнәрчеләр төбәге булган Кукмара кызы бит әле ул!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading