16+

Кызлар колак белән ярата, әбиләр – колак аппараты белән

Ташка баскан Кешеләргә караган саен, бер нәрсәгә инана барасың: башсыз да яшәп була. * * * Эшсезлектән бушаган арада ни белән шөгыльләнәсең? * * * Кызлар колак белән ярата, әбиләр - колак аппараты белән. * * * Дәшмәгән хатын-кызны сәбәпсез бүлдермәгез. * * * Үзара мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме: сантыйлыгыңны аз-азлап...

Ташка баскан
Кешеләргә караган саен, бер нәрсәгә инана барасың: башсыз да яшәп була.
* * *
Эшсезлектән бушаган арада ни белән шөгыльләнәсең?
* * *
Кызлар колак белән ярата, әбиләр - колак аппараты белән.
* * *
Дәшмәгән хатын-кызны сәбәпсез бүлдермәгез.
* * *
Үзара мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме: сантыйлыгыңны аз-азлап кына күрсәтергә кирәк, ә уптым-илаһи чыгарып салырга түгел.
* * *
Акыллы булу һәм яхшы уку - икесе ике нәрсә.
* * *
Фәлсәфи сорау: будильник уянырга булышамы, йокларга комачаулыймы?
* * *
Россиялеләрнең 90 проценты депрессиядә яши. Калган ун проценты - Англиядә, Франциядә, Америкада.
* * *
Бәхет ачкычын тапкан саен, кемдер йозакларны алыштыра.
* * *
Россия - сәләтлеләр иле. Сәләтлеләр бихисап, эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә.
* * *
Бу тормышны яктырак итә алучы кешеләр бар. Рәхмәт сезгә, электрик­лар.
* * *
Үткәнне дә үзгәртүчеләр бар.
* * *
Россия тарихы - наданлык белән гаделлек көрәше.
* * *
Сүз боткасына һәм буш вәгъдәләргә корылган сәяси диета.
* * *
Ул закон алдында фонограммага җавап бирә.
* * *
Дөрес яктырткан очракта, те­ләсә нинди эшне кара итеп була.
* * *
Ахмак авызыннан чыккан акыллы фикер ахмаклык булып ишетелә.
* * *
«Мин сине яратам!» дигән сүз әйтелгән мизгелендә генә дөрес.
* * *
Май ул - матдәгә әйләнгән ялкаулык.
* * *
Кешеләргә караган саен, бер нәрсәгә инана барасың: башсыз да яшәп була.
* * *
Ераграк киткән саен, озаграк кайтасың.
* * *
Тарихчылар үткәннәрне яулый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading