16+

Кызыл борычлы шоколад

Кечкенәдән тозлы белән баллыны кушарга ярамаганлыкны беләбез. Ә менә Ольга Вольшинец тоз һәм борыч кушып менә дигән шоколад ясый белә.

Кызыл борычлы шоколад

Кечкенәдән тозлы белән баллыны кушарга ярамаганлыкны беләбез. Ә менә Ольга Вольшинец тоз һәм борыч кушып менә дигән шоколад ясый белә.

Бу кызның күтәренке кәефе тирә-яктагыларга да йога, аның җирән чәчләре, якты елмаюы кояшны хәтерләтә. Шоколад яратучылар чыннан да шат күңелле була икән ул.
- Кечкенә чакта минем шоколадка аллергия иде. Бала вакытта баллы ашап туя алмавым бәлки бүгенге һөнәремдә чагылгандыр, - ди Ольга.
Мәскәүдә очраклы рәвештә шоколад ясау мастер-классына эләгә ул. Һәм аңа шоколад кайнату процессы шул кадәр ошый ки, бер атнадан ул янә Мәскәүгә шоколад ясау серләрен өйрәнергә дип чыгып китә. Бүген исә ул Казанның бердәнбер шоколатьесы.
- Хәзерге вакытта шоколад ясау - хобби белән профессия уртасында. Шоколад ясау буенча даими хезмәт хакым бар дип мактана алмыйм. Ләкин киләчәккә хыяллар белән янып йөрим, - дип шоколад ясый‑ясый сөйләде җирән чәчле кыз.
Шоколад ясау процессы үзенә күрә бер ләззәт икән. Бар бүлмәгә татлы какао исе тарала, авыз суларын китерә. Савытта эреп утырган какао порошогын кеше күрмәгәндә генә тизрәк кабып карыйсым килде. Каптым. Ләкин мин көткәнчә баллы булмады бу шоколад. «Ачыыыы!» - дип тизрәк суга үрелдем мин. «Аңа бит әле шикәр салынмаган!» - дип аңлатты миңа Ольга көлә-көлә.
- Шоколадны беркайчан да ниндидер пропорцияләр буенча ясамыйм - тоемлавыма таянам. Заказ бирүчене экзотика кызыксындырса, аны үзем белән шоколад ясау процессында катнашырга чакырам, - диде Ольга.
Шоколад сезоны Яңа ел һәм Изге Вәли бәйрәмнәре алдыннан башлана. Гашыйклар көненә Ольга шоколадлы «свидание»ләр дә ясый икән. Бу бәйрәмнәр алдыннан шоколатьедан төрле фигураларга заказлар күп.
- Миндә 20дән артык фигура бар, ләкин нигәдер күбесе «Тедди» аюларына кызыга. Шоколадтан ясалган фигураларны кешеләр күбрәк бүләк өчен ала. Үзләренә исә өеп‑өеп конфет алып китә, - диде шоколатье.
Ольга шоколадны ике төргә бүлә. 30‑40 сумлык шоколадлар аның өчен бары бер тапкыр чәй эчәр өчен яраклы тәмле әйбер генә. Чын шоколад берничек тә очсыз була алмый. Какао ногытын уар өчен генә ким дигәндә өч тәүлек кирәк. Ә гурманнарга әзерләгән шоколадка какаоны берәр атна уалар икән.
- Шуңа да мин ясаган шоколад ул - деликатес. Аны кыйммәтле шәрабне уртлап караган кебек хөрмәт белән ашарга кирәк, - дип сөйли Ольга.
Яхшы һәм арзанлы шоколадны кибет киштәсеннән үк аерып була. Моның өчен бары шоколад составына гына күз салырга кирәк. Шоколадта дүрт ингридиент: какао мае, уылган какао, шикәр һәм соя гына булырга тиеш.
- Сояны ризык 12 ай буе бозылмасын өчен кушалар. Минем шоколадларда ул юк, шуңа да конфетлар күп дигәндә бер атна саклана, - диде Ольга.
Африкадан Россиягә какаоны турыдан-туры бары тик Мәскәү белән Петербург кебек зур шәһәрләргә генә кайтаралар. Мастер шоколад өчен ингридиентларны шул шәһәрләрдән ала.
Минем Ольгадан тизрәк борычлы шоколад турында ишетәсем килде.
- Биш ел элек кызыл борыч белән шоколад кабып караган идем, ул минем иң яраткан шоколадыма әверелде. Үзем дә тәмнәр, шоколад эчлекләре белән экспериментлар ясарга яратам. Диңгез тозыннан, әфлисун тышыннан, бөтнектән дә телеңне йотарлык шоколадлар ясап була. Мин яшел шоколад та ясыйм әле. Ак шоколадка «матча» яшел чәе кушам, төсе дә, тәме дә үзенчәлекле килеп чыга, - диде Ольга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading