16+

Әлфия Авзалованың сыйныфташы Рауза апа: «Кызганыч, без аны никадәрле генә көтсәк тә, легендар җырчыбыз кайта алмады»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Әлфия Авзалованың арабыздан китүе барыбыз өчен дә зур югалту булды.

...Мәгълүм ки, Әлфия апа биш яшеннән әнисез кала, әтисе Афзал Бөек Ватан сугышында һәлак була. Безнең авылда Әлфия апа белән бер үк балалар йортында тәрбияләнгән Актаныш кызы Рауза Зарипова-Бәхтиярова яшәде. Бөек Ватан сугышыннан соң бу гаилә Актаныштан безгә - Чувашстанның Козловка районы Әлмән авылына күченә. Рауза белән Әлфия бер сыйныфта бер парта артында утырып белем ала. Рауза апаның сеңелләре Сания белән Равилә дә булачак җырчы белән дус булалар.
Узган гасырның 70нче елларында Рауза апа Әлфия Авзалованың концерты вакытында Казанда очрашалар. Ахирәт дуслар кочаклашып елашалар. Шул очрашу вакытында җырчы: «Мин сезнең авылга кайтам әле бер», - ди. «Ул чагында авыл халкы: «Әлфия Авзалова кайта икән», - дип бик көтте. Кызганыч, без аны никадәрле генә көтсәк тә, легендар җырчыбыз кайта алмады», - дип сөйләгәне истә Рауза апаның.
Әйтергә кирәк, ул үзе дә бик матур җырлый иде. Казанда, Чабаксарда яшәүче кызлары Сания, Дания, Рүзәлия һәм Рушания да моңлылар. Алар да Әлфия апаның җырларын тыңлап үскән кызлар. Хәер, «Актаныш таңнары», «Әниемнең җылы кочагы», «Ак чәчәкләр кебек кар ява»ларны кем генә белми соң?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading