16+

Марат Бәшәров: «Минем, Аллага шөкер, үземнең кәләшләрем дә җитәрлек!»

Кичә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Бөтендөнья татар конгрессы съезды кунаклары өчен Татар халкының сәнгать осталары концерты узды.

Марат Бәшәров: «Минем, Аллага шөкер, үземнең кәләшләрем дә җитәрлек!»

Кичә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Бөтендөнья татар конгрессы съезды кунаклары өчен Татар халкының сәнгать осталары концерты узды.

Ике сәгать дәвамында барган концерт Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче татар җырчысы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллинның "Татарлар" җыры белән ачылды, дип яза Татар-информ.

Алып баручы ролендә сәхнәгә Марат Башаров чыгуын тамашачы аеруча җылы кабул итте. Аның коллегалары - Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Марат Шәрипов һәм Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов иде. "Сәхнә артында һәм залда күпме чибәр кыз, күрдеңме? Менә бу - чын тәртип!", - дип Марат Бәшәров Динар Хөснетдиновка өйләнергә һәм татар халкының демографик хәлен яхшыртырга кирәклеген аңлатып, төрттереп тә алды. Динарның үзенә кәләш сайлау мөмкинлеге турындагы сүзенә Бәшәров: "Минем Аллага шөкер, үземнең кәләшләрем дә җитәрлек!" - дип җавап бирде.

Соңрак алып баручы буларак еегтләргә "ТНВ-Яңа гасыр" теленакалы алып баручысы Венера Иванова кушылды.

Концертта нигездә җыр жанрына өстенлек бирелгән, аның төрле юнәлешләре үзәккә куелган иде.

Концертта Башкортстаннан - Марат Шәрипов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Мәскәү өлкәсендә туып үскән - Большой театр солисты Марат Гали, Мәскәүдән - Муса Җәлил исемендәге милли компонентлы мәктәп директоры Роза Хәбибуллина, Санкт-Петербургтан - Динар Байтимеров, Кытайдан - яңа гына Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгәнлеге мәгълүм булган Шадия Шамил, Үзбәкстаннан - Ташкент музыкаль театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Динара Миняева, Кытайдан - Татарстан тамашачысына яхшы таныш булган Базарбай Бикчәнтәев чыгыш ясады. Базарбайга Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов курайда уйнап торды.

Мәскәү артисты Роза Хәбибуллина үз чыгышын авылдашы, татар халкының танылган җырчысы Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган иде, һәм музыкаль
композиция җырчының видеосы белән берләштереп эшләнгән иде.

Бөтен дөнья татарларының талантлы артистлары катнашкан концертта Татарстанны - Алинә Шәрипҗанова, "Голос" Россия проекты аша танылган, Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Эльза һәм Артур Исламовлар, эстрада җырчылары Ришат Төхфәтуллин, Филүс Каһиров тәкъдим итте. Солистлар үз җырларын Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге "Казан нуры" оркестрына кушылып башкардылар.
Актаныштан "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын, баянчылар ансамблен, Чувашиядән "Мишәр" халык ансамбленең фольклор чыгышын да тамашачы яратып кабул итте.

Россиянең танылган кино артистлары, Мәскәү кунаклары Наилә Фатехова белән Марат Башаров шагыйрә Нәзифә Кадыйрова сүзләренә язылган "Бер булыйк" җырын башкардылар.

Тамаша катнашучыларның "Туган тел" җырын башкарулары белән тәмамланды.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы съезды бара. Бүген съездның дүртенче көне һәм бу көнне конгресс делегатлары Казан Кремлендә "Түгәрәк уен" халыкара фольклор фестивален һәм "Уйнаныз, гармуннар!" бәйрәмен тамаша кыла ала.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading