16+

Марат Кәбиров: «Һәр китабымны курка-курка гына тәкъдим итәм» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы "Нур-маркет" кибетенең цоколь катында танылган язучы, хезмәттәшебез Марат Кәбировның күптән түгел генә табадан төшкән «Китап» исемле яңа китабы тәкъдим ителде.

Марат Кәбиров: «Һәр китабымны курка-курка гына тәкъдим итәм»  (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы "Нур-маркет" кибетенең цоколь катында танылган язучы, хезмәттәшебез Марат Кәбировның күптән түгел генә табадан төшкән «Китап» исемле яңа китабы тәкъдим ителде.

Шушы уңайдан ул укучылары, фикердәшләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде, автограф-сессия ясады.
- Без бүген уникаль китап белән танышырга җыелдык. Аһәңле теле, динамикасы, үзенчәлекле фикере укучылар тарфыннан китапны яратып кабул итәргә мәҗбүр иткәндер дип уйлыйм. Марат үзе дә уникаль кеше һәм ул моны тоя да торгандыр. Ул үзенең үзенчәлекле фикерли алуы белән дә шаттыр, дип уйлыйм, чөнки башкалардан аерылып торган фикер йөртү язучылар, журналистлар өчен бик мөһим, - диде Татарстан китап нәшриятының генераль директоры урынбасары Айдар Гыймадиев язучының яңа иҗат җимешен тәкъдим итеп.
Марат Кәбиров исә әлеге чарага бик дулкынланып килүен әйтте.
- Мин бүген сәеррәк хәлдә. Һәр китабымны киң җәмәгатьчелеккә курка-курка гына тәкъдим итәм. "Нигә яздым икән?" дип уйлыйм, чөнки аларның күбесе укучы укып күнеккән әсәрләр түгел. Мин ниндидер яңарак әйбер белән, безгә ят булган темаларда, жанрларда язам, әйтик, магик реализм, хоррор, фэнтези - болар татар әдәбиятында әле юк иде. Ләкин бу һәрвакыт курку тудыра. "Ничек кабул итәрләр, алучы булырмы, китап киштәләрендә кимсенеп ятмаслармы икән?" дигән борчылу белән тәкъдим итәсең... Аллага шөкер, моңа кадәр булганнарын алдылар... Шуңа күрә куркуларымны таратып яшәгәнегезгә рәхмәт сезгә, - дип мөрәҗәгать итте язучы укучыларына. - Бу татар әдәбиятында сирәк жанрларның берсе - антиутопия - татарда йөз елга бер тапкыр гына языла, мең елга бер дисәң дә була. Үткән меңьеллыкта Гаяз Исхакый язган иде, бу меңьеллыкта берсен мин яздым, икенчесен язып булмас инде, - ди Марат Кәбиров аңа гына хас булган юмор белән.
- Китап нәрсә турында дигән сорауга ике сүз белән генә җавап биреп булмый торгандыр. Ул шулай булса роман язып яфаланмас та идем. Монда китап беткәннән соңгы чор тасвирлана. Кешелекнең бик җитеш, рәхәт тормышта яшәү турындагы хыяллары чынга ашкан, ләкин аңа нәрсәдер җитми. Моны аңларга, уянырга аңа дөньядагы соңгы язучының соңгы китабы ярдәмгә килә, - ди ул.
Марат Кәбиров "Китап" әсәренең Рэй Брэдбериның "Фаренгейт буенча 451 градус" роман-антиутопиясе белән уртаклыгы барлыгын белдерде.
- Уртаклык кына түгел, бу турыдан-туры Рэй Брэдбери иҗаты белән бәйләнгән, ул миңа нык тәэсир итте. "Әгәр үсеп җиткән балалары әти-әниләре турында онытса, нәрсә килеп чыгар иде?" - менә шундыйрак типта минем әсәр дә "әгәр" дигән сүздән барлыкка килде... Бу идея бөтен сантыйлык кебек үк миңа кызык тоелды. Теләсә нинди дураклык та башка кызык булып тоела бит. Бер темага язылган әсәрләр күп. Бу урлашу дигән сүз түгел. Бу - Рэй Брэдбери белән әңгәмә рәвешендә эшләнгән роман. Аның әсәрендәге дөнья «Китап» китабында тарих буларак телгә алына һәм аңа турыдан-туры сылтамалар да, искә алулар да, аллюзиялар да бар. Аермасы менә мондый: "Фаренгейт буенча 451 градус"та китапка каршы көрәшү чоры бара. «Китап»та инде китапларга каршы көрәшүче юк. Монда инде китап беткән. Параллель үткәргән вакытта Рэй Брэдбери әсәрендә атом сугышы дәвере, ләкин кешеләр китапны сакларга тырышалар. Алар белән көрәшүчеләр бар. Ә "Китап"та тыныч, матур, рәхәт тормыш. Димәк, кешене кулланучылар җәмгыятенә әйләндерү атом сугышына караганда да куркынычрак, - ди автор.
Әлеге очрашу турында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading