16+

Мәче яратмаган кешедән курык...

Март кердеме, урамда мәчеләр концерты башлана. Бу концертларны аларның үзләренә тиешле биләмәләрне бүлеп алу ызгышлары да, пар сайлау өчен башкарылган «опера җырлары» да дип аңларга кирәк. Мәчеләр хөрмәтенә ел саен 1 мартта 2004 елда рәсми төстә кертелгән бәйрәм - Халыкара мәчеләр көне билгеләп үтелә.

Англиядә мәчеләр «дәүләт хезмәткәрләре» булып саналалар. Сәнгатьнең үзенчәлекле һәм галәмәт кыйммәтле коллекцияләре тупланган данлыклы Британия музеен саклаучылар штатында 9 мәче исәптә тора икән. Алар - кыйммәтле китаплар һәм әйберләргә зыян салучы тычканнарны тотуда махсуслашкан «персонал». «Каравылчы»ларның һәрберсе елына 50 фунт стерлинг «акча эшли». Башкалардан аерылып торсыннар өчен, аларга махсус «киемнәр» кидерәләр. Ә Казанда мин мәчеләргә карата мөнәсәбәтнең җан өшеткеч мисалына тап булдым. Күрше малае, кызык өчен генә, тик яткан мәчегә шулкадәр каты итеп китереп типте ки, мескен хайван әллә кая кадәр атылып китте. Кисәтүемә каршы миңа да: «Нәрсәгә мәче өчен бугаз киереп акырасың?» - дип кенә җавап биргән иде ул. Әмма язмыштан узмыш юк шул, армиягә китүенә ярты ел да узмады, Чечняга җибәрелгән солдат аяксыз килеш әйләнеп кайтты.

Белгечләрнең мәчеләр турындагы фикерләрен санап үтик:
- Америка галимнәре, мәче хуҗаларының инфаркт алу куркынычы мәчесез яшәүчеләрнекенә караганда 30 процентка кимрәк, дип белдерә.
- Инглиз галимнәре, мәчеләр белән аралашу иммунитетны арттыра, дип ышандыралар.
Ә мәчене яратмый, әмма өендә аны асрый торган кешеләрнең авырудан башлары чыкмый икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading