16+

Мехендины ирләр ник ясата?

Соңгы вакытта күпләр татуировка урынына мехенди ясата башлады. Аның турында күптән ишетеп белсәк тә, шушы бер-ике елда ул аеруча популярлашып китте.

Мехендины ирләр ник ясата?

Соңгы вакытта күпләр татуировка урынына мехенди ясата башлады. Аның турында күптән ишетеп белсәк тә, шушы бер-ике елда ул аеруча популярлашып китте.

Яңа танышым Ландыш Гарифуллина да аңа баштарак хобби буларак кына караса, хәзер ул аның төп эшенә әверелгән.

- Ландыш, нәрсә соң ул мехенди?
- Кына ярдәмендә тәнгә рәсем төшерү сәнгате, ягъни мехенди, моннан биш мең ел элек Африка, Һиндстан, Төньяк Азиядә барлыкка килгән. Ул баштарак бер йола буларак кулланылган. Әйтик, гарәп хатыннары мехенди бәхетсезлектән саклый дип ышанган. Хәзер исә без аңа фәкать тәнне бизәү чарасы буларак кына карыйбыз. Россия йолдызлары арасында да кына белән рәсем ясатучылар бар. Җырчыларның клип­ларында күрергә була аларны.

- Ә кына тәндә күпме вакыт саклана?
- Ике-өч атна. Аннары әкренләп юыла башлый. Соңыннан аны мунчала белән яхшылап ышкып юып төшерәсең. Кына дигәндә, кайберәүләр чәч буйый торганын күз алдына китерә, ә рәсем төшерә торганы аның аерым була.

- Рәсемнәрне каян табасыз?
- Элегрәк интернеттан ала идем, хәзер тәҗрибәм арта, үзем уйлап чыгарам, фантазиямне эшкә җигәм. Төрле җәнлекләр, елан, балык, күбәләк сурәтләрен ясауны сорыйлар, әмма ислам динендә аларны ясау тыелганга күрә, андый эшкә алынмыйм. Гарәп хәрефләре белән дә язуны хупламыйм. Чәчәкләр, шәрык стилендәге бизәкләрне кулланам.

- Кынаның зыяны бармы?
- Табигый кынаның юк. Ул җирән төстә була, аның белән ясалган рәсем коңгырт төскә керә. Ә менә кара, ак, зәңгәр, яшел һәм башка төсле кыналарга буяу кушалар. Ул аллергия бирергә мөмкин, диләр. Кынаның куллану вакыты чыкса, дөрес сакланмаганга да булырга мөмкиндер ул. Шунысы да бар, төсле кына биш кенә көн тора, аннары юылып төшә.

- Рәсемнәрне күбрәк тәннең кайсы җиренә ясаталар?
- Кул чугына, аякларга, муенга, аркага ясаталар. Дөресен әйткәндә, сезонга карап, кышын кул чугына һәм муенга. Җәен, әлбәттә инде, кайда нинди ачык урын бар, шунда.
Ландышның әйтүенә караганда, мехендины күбесенчә матур күренергә теләгән кызлар, ирләренә сюрприз ясарга уйлаган ханымнар, татуировка ясатырга кыюлыгы җитмәгән, аны эшләтергә әниләре рөхсәт итмәгән яшьләр ясата, хәтта ирләрнең дә килгәне бар ди. Моңа аптырарга кирәкмидер дә, һәркемнең үзенчәлекле күренәсе килә бит. Шуның өстенә мехендиның зыяны да юк, тәнгә бернинди авыр­туларсыз төшерелә, туйдырырга да өлгерми. Үземнең дә нигәдер мехенди ясатып карыйсы килеп китте. Кызык­тым!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading