16+

Мөхәммәт Мәһдиевның кызы: "Әтинең әсәрләрен чыгарырга бөтен көчемне куячакмын"

Күренекле халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан, аны искә алу кичәсенең "Казан" милли мәдәният үзәгендә узуы очраклы түгел.

 Мөхәммәт Мәһдиевның кызы: "Әтинең әсәрләрен чыгарырга бөтен көчемне куячакмын"

Күренекле халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан, аны искә алу кичәсенең "Казан" милли мәдәният үзәгендә узуы очраклы түгел.

Үзәкнең директоры Ренат Закиров заманында әдип белән аралашып яшәгән.

- Мөхәммәт Мәһдиев үзенең берәр дусты белән минем янга керерләр иде. Ул бервакыт зарлануны белмәде. Борынгы шәхесләрнең язмышлары турында безгә бәйнә-бәйнә сөйли иде. Сугыш чорының авырлыгы турында үзе беркайчан сөйләмәде ул. Аларны китапларында гына язды. Кайсы төбәктә генә булмасын, аның әсәрләре яратып укыла. Милләтебезнең асыл сыйфатларын үзенә җыйган мондый шәхес онытылырга тиеш түгел, - дип сөйләде Ренат әфәнде.

Кичәдә язучының дуслары, укучылары истәлекләр белән уртаклашты. Соңгы елларда "Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы" дигән роман-эссе язган язучы-галим Тәлгат Галиуллин дусты турында ул бик җылы итеп искә алды.

- Мәһдиев татарны татар иткән, аның үзенчәлеген ачып биргән шәхес. Ул тарихта калачак. Мөхәммәт белән аралашу үзе бер дөнья иде. Аның лекцияләрен башка факультет студентлары да килеп тыңлады. Ул бөтен кешегә дә йөрәк җылысын бирде. Ул әдәбият күгендә якты йолдыз булып калачак. Аның исемен мәңгеләштерү турында да уйларга кирәк.

Башкалабызда Мәһдиев исемендәге урамны, Мәһдиев исемен йөрткән берәр мәктәпне күрәсе килә. Аның басылып бетмәгән әсәрләрен дә туплап 10 томлык итеп чыгарасы иде, - диде ул.

Кичәдә галимнәр Фоат Галимуллин, Илһам Фәттахов, Мәһдиевнең элекке укучылары язучы Марсель Галиев, шагыйрь Ркаил Зәйдулла әдип турындагы хатирәләрен яңарттылар.

Камал театрыннан Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев, Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин кебек күренекле артистлар Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Кичәне алып барган Инсаф Абдулла белән Гөлнара Мулланурова язучының кыскача иҗат юлын күздән кичерделәр.

Әдипнең кызы Гәүһәр Хәсәнова шушы кичәне оештыручыларга рәхмәтен ирештерде.

- Әти миңа зур рухи байлык бирде. Мин әти алдында олы бурычлы. Аның әдәби публицистикасын тупладым. Ун томлыгын әзерлибез. "Ачы тәҗрибә" ике томлы булып әзерләнә. Әтинең әсәрләрен чыгарырга бөтен көчемне куячакмын", -дип белдерде ул.

Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров, Чулпан Әхмәтҗанованың чыгышлары кичәнең музыкаль бизәге булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading