16+

Мин аларга бәхет теләдем

Яшьлек матур инде ул. Чәчәк кебек. Янәшәңдә яраткан кешең дә булса, ул тагын да ямьләнә, балкып китә. Хәзер үзебезнең бу матур чаклар шактый ерак китеп барган бер мәлдә, замана яшьләренә сокланып карый башладым. Бигрәк тә яшь парларга. Дөрес, аларның төрлесе бар. Кайсысын күрмәс өчен, ирексездән күзеңне йомарга да туры килә.

Мин аларга бәхет теләдем

Яшьлек матур инде ул. Чәчәк кебек. Янәшәңдә яраткан кешең дә булса, ул тагын да ямьләнә, балкып китә. Хәзер үзебезнең бу матур чаклар шактый ерак китеп барган бер мәлдә, замана яшьләренә сокланып карый башладым. Бигрәк тә яшь парларга. Дөрес, аларның төрлесе бар. Кайсысын күрмәс өчен, ирексездән күзеңне йомарга да туры килә.

Ә бер көнне шундый матур егет белән кызны очраттым. Юк, төскә-биткә дә әллә ни чибәр түгел иде алар. Киемнәре дә гади. Ләкин мөнәсәбәтләре күзгә күренерлек матур иде. Бөтен дөньясында бары тик икәү генә төсле, нәни балалар кебек җитәкләшеп, бер-берсенә карашып, ниндидер зур планнар корып, хыялланып-сөйләшеп, гөр килешеп, урам буенча баралар иде алар. Бер-берсен яратулары, хөрмәт итүләре күзләренә, йөзләренә чыккан. Егет сөйли. Кыз, «берәр сүзен ишетми калмыйм тагын» дигәндәй, аның авызына кереп китәрлек булып тыңлый. Үзләреннән самимилек, бәхет аңкып тора. Гадәттә, мондый матур парларны мәхәббәт турындагы киноларда күрәбез. Аларны уйнар өчен сөйкемле артистларны сайлый режиссер. Кино геройларыннан аермалы буларак, мин очраткан бу яшьләр татарча сөйләштеләр. Ялгышып та бер рус сүзе дә кыстырмыйча. Шуңа тагын да матуррак күренгән булулары да бик мөмкин.

Янымнан яшьлекнең үзе кебек җил-җил үтеп китсәләр дә, күңелемдә матур тойгылар уятырга өлгерделәр. Рәхмәт үзләренә. Алар әле язылышмаган бугай, бармакларында балдаклары юк. Мин аларга, күз тимәсен, берүк, дип, читтән генә сокланып карадым да бар гомерләренә җитәрлек бәхет теләдем. Кавышып, матур гаилә корсыннар иде. Юлларында киртәләр очраса да (ә алар тормышта булмый калмый, билгеле) шулай җитәкләшеп, бер-берләрен аңлашып-санлашып яшәп, аларны җиңел генә җиңеп, әти-әниләрен, дусларын сөендереп, озын гомер итсеннәр иде. Балаларын да туган телгә өйрәтерләр, Алла боерса. Милләтебезнең, татар гаиләсенең киләчәге нәкъ менә шундый яшьләр кулында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading