16+

«Мин ясаган комганнарны төясәң, бер «КамАЗ» машинасы булыр иде»

Балтач районында узган бер чарада игътибарымны сабыр гына утырып торган мөлаем карт белән карчык җәлеп итте.

«Мин ясаган комганнарны төясәң, бер «КамАЗ» машинасы булыр иде»

Балтач районында узган бер чарада игътибарымны сабыр гына утырып торган мөлаем карт белән карчык җәлеп итте.

64 ел бергә гомер итүче Хамбаловларны Балтачта белмәгән кеше юк. Гаилә башлыгы Габделфәрт бабайны сөннәтле комганнар ясаучы бердәнбер кеше буларак та беләләр.

Әлеге онытылып бара торган һөнәргә ул 40 яшьләрендә тотынган. Әнисе ягыннан бабасы авылда тимерче булып эшләгән. Авыл халкына кайчысын да, пычагын да, казанын, күмер чүлмәкләрен дә эшләп биргән. Әтисе ягыннан бабасы исә агач остасы булган. Үзе колхозда ындыр табагында машинист, комбайнчы, слесарь да булып эшләгән. Хатыны Гайшә әби, кияүгә чыкканчы, кибеттә саткан. Әмма Габделфәрт бабай, кибеттә эшләсә, өйгә кирәксә дә, кирәкмәсә дә, чүпрәк-чапрак ташыр дип, аның сатучы булуына каршы килә. Гайшә әби шуннан бухгалтер булып китә. Өч кыз, өч малай үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары гаиләсе белән аларның тәрбиясендә яшиләр. Олы кызлары Әлфинур апа:
- Әнием бик сабыр булды, матур, тыныч яшәделәр. Әти бер генә минут вакытын да бушка үткәрмәде, әни белән икәүләп шкафларга кадәр ясап куялар иде, шуңадыр, өйдә бер дә чүкеч тавышы тынмады, - ди.

Габделфәрт бабайдан:
- Исәпләгәнегез бармы, күпме комган ясадыгыз икән? - дип сорыйм.
- Мин ясаган комганнарны төясәң, бер «КамАЗ« машинасы булыр иде. Махсус санап утырганым юк, элегрәк - яшь чакта көненә берне ясый идем, хәзер атналарга, кайвакыт айга да сузыла. Яшь вакыт түгел шул, - дип уфылдап ала.

Сүзгә Гайшә әби дә кушыла:
- Булды, башка ясамыйм дип әйтә дә, йөрәге түзми, остаханәсенә чыгып китеп югала, - ди.

Габделфәрт бабай самавыр торбалары да, мәчетләргә манаралар да ясый икән. Айларын да ул үзе калайлаган. Уллары бабалары юлыннан киткән - агач осталары. Бер оныгы телефоннар, компьютерлар төзәтүгә һәвәс, эретеп ябыштыра да. Алга таба, бәлки, бабасының һөнәрен дә үзләштерер, ди Әлфинур апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading