16+

Миннеханныкылар кибеткә йөрми

Хуҗасы бизәкләп ясаган караватта бу кадәр дә иркәләнеп яту бөтен песиләргә дә тәтеми торгандыр инде ул. Йомшак урын-җир өстендә хуҗа булып ятуын гына күр син аның. Останыкы осталарча шул инде! Кулы нәрсәгә тисә, шуны коеп куя Миннехан Абдуллин.

Миннеханныкылар кибеткә йөрми

Хуҗасы бизәкләп ясаган караватта бу кадәр дә иркәләнеп яту бөтен песиләргә дә тәтеми торгандыр инде ул. Йомшак урын-җир өстендә хуҗа булып ятуын гына күр син аның. Останыкы осталарча шул инде! Кулы нәрсәгә тисә, шуны коеп куя Миннехан Абдуллин.


Гәрчә үзе Минзәлә совхоз техникумын агроном белгечлеге буенча тәмамлаган булса да, 25 ел буе Үрнәк училищесында егетләргә эретеп ябыштыру серләрен укыткан ул. Хуҗасының эретеп ябыштыру эшләренә ни дәрәҗәдә һәвәслеген бизәкләп ясалган капкасыннан ук гөманларга була. Ә инде ихатага кергәч, күз төшәрлек нәрсәләрнең тагын да күбрәк булуын аңлыйсың. Мотоблоктан ясалган мини-трактор да Миннехан Абдуллинның мөмкинлекләрен күрсәтеп тора. Тракторы җир дә сөрә, бәрәңге араларын да эшкәртә, күмә дә. Нинди генә тагылма кораллар эшләп бетермәгән ул аңа. Арбасы да менә дигән килеп чыккан. Кибетнекеннән бер дә ким булмаган. Өйгә керсәң дә, идәннән алып түшәмгә кадәр аның кулы тимәгән җир юк. Өстәл-тумба ише генә түгел, хәтта хатынына бүләккә дигән чәчәкләрне дә эретеп ябыштырып эшләгән ул. Әле шулар өстенә лесхозда йорт җиткереп куйганнар.

Җитеп килгән өч улы булган кешегә анысы да артык булмаячак, билгеле. Уллары да үзе кебек тырыш. Быел гына авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Салаватлары да, әтисе кебек, тимер-томырдан теләсә нәрсә ясап куярга хирыс икән. Училище тәмамлап армиядә хезмәт итеп кайткан Миннурлары да, әтисеннән күрмәкче, эретеп ябыштыручы һөнәрен сайлаган. Инсафлары исә әлегә абыйсы укыган училищеда һөнәр үзләштерә. Каникулда да тик ятуы түгел. Әтисе белән бергәләп уракка төшәргә дип, комбайн ремонтлаганнар. Шулай итеп, узган елгы урып-җыю чорында уртанчы улы Миннур белән эшләгән Миннехан быел төпчеген алып чыгачак басу-кырларны иңләргә. Хуҗалык җитәкчеләре эшләгән өчен әҗерен - бозауны инде бүгеннән үк биреп куйганнар.

- Авыл кешесе күп эшне җәй көне эшләп калырга тырыша бит. Кулы белгәч, лаеклы ялда дип тормыйлар, Миннеханны да җәй буе тик тотмыйлар. Әле берсе, әле икенчесе чакырып кына тора. Әле бүген дә берәүләргә газ миче куярга китте. Авылда аның кулы тимәгән хуҗалык юктыр да инде ул. Машиналары ватылса да, йөгереп килеп җитәләр, - ди хатыны Нурзилә ханым.
Ә инде Нурзилә ханымга килсәк, ул - бөтенләй дә үз кеше - 26 ел буе газета-журналларны, шул исәптән Югары Пошалымдагы 30дан артык абунәчебезгә «Шәһри Казан» газетасын да көне-сәгате белән җиткереп торучы почтальон.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading