16+

Равил Сабырга «Русский стандарт» банкының хуҗасы Рөстәм Тарико: «Хәзер мондый журналистлар сирәк», – дигән

Хәзер ул исемлекләрдән төшеп калды инде. Ә без очрашкан чакта, ягъни 2007 елны, 5,4 млрд доллар капиталы белән дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә 150 нче урынны биләп тора иде. Татарлар арасында беренчене. Ул - Минзәләдә туып үскән, шунда мәктәптә укыган, без эчкән суны эчкән, без сулаган һаваны сулаган Рөстәм Тарико.

Равил Сабырга «Русский стандарт» банкының хуҗасы Рөстәм Тарико: «Хәзер мондый журналистлар сирәк», – дигән

Хәзер ул исемлекләрдән төшеп калды инде. Ә без очрашкан чакта, ягъни 2007 елны, 5,4 млрд доллар капиталы белән дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә 150 нче урынны биләп тора иде. Татарлар арасында беренчене. Ул - Минзәләдә туып үскән, шунда мәктәптә укыган, без эчкән суны эчкән, без сулаган һаваны сулаган Рөстәм Тарико.


Балачак

Дөньякүләм билгеле «Форбс» журналы быел дөньяның иң бай кешеләре рейтингын яңарткач, аналитиклар исемлектәге иң зур «югалту» дип аны атады. Тариконың байлыгы 350 миллион доллар тирәсе генә калган икән, ә рейтингка 500 миллионың булса гына кертәләр. «Русский стандарт» банкының хуҗасы һәм шундый ук исемдәге аракы җитештерүченең эшләре 2006 елда аеруча хутлы бара иде. Мәсәлән, ул чактагы Чаллы бюджеты 3,24 миллиард сум тәшкил иткәнен исәпкә алсак, Тариконың байлыгын шәһәр казнасына түләнә торган салымнар итеп җыя башласаң, моның өчен 42 ел 6 ай вакыт кирәк булыр иде. Әгәр ВАЗ-2110 машинасының ул вакыттагы бәясенә күчереп исәпләсәң, бу 565 500 автомобиль дигән сүз. Ягъни, Чаллының яңа туган баласыннан алып иң карт һәрбер кешесенә берәр машина туры килер иде һәм тагын 50 меңләбе артып та калыр иде әле.

Ә безнең очрашу - үзе бер кызыклы тарих...



Ул чакта «Челнинская неделя» дигән яңа газета ачылды. Мине шунда эшкә чакырганнар иде. Яңа басманы сатып алсыннар, укысыннар өчен аеруча кызыклы, башкаларда булмаган язмалар кирәк ич инде. Мин Тарико турында мәкалә языйк дидем. Риза булдылар. Кайтып киттем Минзәләгә...

1нче мәктәптә укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Любовь Куклина белән очраштым башта. Ул Тарико укыган классны җитәкләгән булган икән. «Рөстәм бик мөстәкыйль малай иде, - дип сөйләде Любовь Кузьминична. - Өй эшләрен дә үзе эшли иде, ашарына да үзе пешерде, кулыннан бөтен эш тә килә иде. Әнисе Роза Нәҗиповна һәрвакыт җаваплы урыннарда эшләде: партия райкомында, район газетасында, авыл хуҗалыгы техникумында. Еш кына эшендә төнгә кадәр тоткарлана торган иде, командировкаларга да күп йөрде».

Бер интервьюда Рөстәм болай ди: «Бала өчен әнисенең аны никадәр яратуы бик мөһим. Мин үземне ни көчле иткәнен беләм: мин әниемнең чиксез мәхәббәте мохитендә үстем. Эше бик күп булса да, еш кына командировкаларга йөрсә дә - ә кайвакыт ул ай буена өйдә булмый торган иде - ул миңа үзенең яратуын һәрчак сиздереп торды: посылка белән тәм-томнар, уенчыклар җибәрә торган иде. Шуңа күрә мин бернидән дә курыкмадым. Балачагымны исемә төшергәндә, мин бер нәрсәне аңлыйм: бәхетле һәм уңышлы кешегә әйләнүем бары тик әниемнең миңа шулкадәр күп энергия бирүе аркасында гына мөмкин булган».

Рөстәм әтисез үскән. Бер яшьлек чагында әти-әниләре аерылышкан һәм Роза ханым моның сәбәпләрен беркайчан да аңлатмаган. «Әнием миңа әти дә булды, - ди Рөстәм. - Яшүсмер чакта мин аның белән бергә иртәнге алтыдан тора идем. Әнине эшеннән машина килеп ала иде. Шофер миңа мотоциклга салырга бераз бензин агызып бирә торган иде. Мин, әлбәттә, сәгать унга кадәр, бензоколонка ачылганчы көтә ала идем һәм минем бензинлык акчам бар иде. Ләкин минем әни белән бергә торасы килә иде».

«Әйе, мотоциклы бар иде аның, зәңгәр төстәге М-105, - дип исенә төшерде Рөстәмнең сыйныфташы Александр Жбанов. - Гел йөреп торды ул аның белән, берәр нәрсәсе ватылса, үзе төзәтә иде. Мин аңардан күпкә соңрак мопед алган идем. Ватылгач, Рөстәмгә мөрәҗәгать иттем. Бик тиз ясап биргәне истә. Яшьтән техниканы бик яхшы белә иде ул».



Ә Рөстәмнең «бензинлык акчам бар иде» дигән сүзләренә кайтсак, ул аларны… җырлап эшләгән. ВИАлар (вокаль-инструменталь ансамбльләр) модада чак бит бу, Рөстәм дә мәктәптә ВИА оештыра. Башта мәктәптәге кичәләрдә чыгыш ясыйлар, аннан соң ансамбль Минзәлә мәдәният йортында рәсми статус ала. Егетләр дискотекаларда чыгыш ясый башлый, хезмәт хакы да алалар.

«Үзе генә өйрәнгән булса да, гитарада бик шәп уйный иде ул, - дип сөйләде Александр. - Солист буларак та чыгыш ясый иде. Җырлавы да ошый иде безгә. Чыгарылыш кичәсендә башыннан азагына кадәр бертуктаусыз диярлек җырлады. Ансамбль репертуарында ул чакта модада булган җырлар иде. Үзе дә «модный» егет иде ул».

Кызлар да яраткан Рөстәмне. Аның белән бер сыйныфта укыган Ирина Строкина менә ниләр сөйләде: «Без, кызлар, үзара гына аралаша торган идек, малайлар да шулай. Ә менә Рөстәм белән аралашу һәрвакыт бик җиңел иде. Кайчак ул ярты дәрес буе арткы партада утырган кыз белән сөйләшә, икенче яртысында - алгы партада утырганы белән. Нәрсәсе беләндер бездән аерылып тора иде, йә булмаса бездән бер башка өстен иде, дип әйтә алмыйм. Әмма аңарда лидерлык сыйфатлары, берсүзсез, ул чакта ук бар иде».

«Рөстәмнәр классы унда укыган чакта Ыкка походка барган идек, - дип дәвам итә Любовь Куклина. - Палаткаларны куйдык кына, яшен яшьнәп, күк күкрәп чиләкләп яңгыр ява башлады. Балаларның кәефе төште инде, әлбәттә. Рөстәм бөтенесен бер палаткага җыйды да, гитара уйнап җырлый башлады. Аңа кушылып башкалар да җырлады. Күк ныграк күкрәгән саен болар тагын да кычкырыбрак җырлый! Шулай итеп әрәм буласы көн Рөстәмнең тырышлыгы белән онытылмаслык бер хатирә булып калды».

Походларга бик еш йөргәннәр ул чакта. Минзәләнең 1нче мәктәбендә иске генә альбомга юлыктым. Аны Алабуга - Менделеевск - Татминводы - Әгерҗе маршрутын җәяүләп үткән «Искатель» отряды малайлары һәм кызлары ясаган. Отряд командиры кем булган дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Рөстәм!

«Рөстәм яхшы укыды, ударник иде. Каядыр минем монда алар классының бер чиректә алган билгеләре язылган кәгазь булырга тиеш. Менә бит алар, минем балакайларым! - дип шатлана Любовь Куклина кәгазьне тапкач. Әйтерсең алар һаман 10 «А»да укый! - Тә-ә-әк, карыйк әле, кая монда Рөстәм? Менә ул! Биш, дүрт, биш, биш, менә геометриядән өчле эләктергән әле, биш, биш… Карале! Химиядән хәтта икелесе дә бар! Тәртибе өчендер инде анысы. Биш, биш, дүрт, биш.»

«Мәктәпне бетергәч Рөстәм Мәскәүгә МИИТка (Московский институт инженеров транспорта) укырга керергә китте, - дип сөйли Александр Жбанов. - Минемчә, беренче елны керә алмады ул, икенче елны гына керде. Мәскәүгә тора салып кына китмәде! Күрәсең, аның ул вакытта ук бик зур планнары булган. Ул планнар инженер һөнәре белән бәйле булгандыр дип уйламыйм һәм Рөстәм аларны тормышка ашыру өчен Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк булуын аңлаган».



«Әнисе Рөстәмгә Мәскәүгә акча җибәрә торган иде, - дип исенә төшереп утырды Зөһрә ханым - Роза Нәҗиповнаның якын дусты. - Ә ул аларны кире Минзәләгә җибәреп торды, минем үземнеке бар, ди торган иде. Ул дуслары белән урам себерүче булып эшкә керде. Хезмәт хаклары дүртесенә бер фатирга түләп торырга да җитә иде».

"Бүген яшәгез!"

...1999 елда, бөтен ил дефолттан өркеп акчасыз яткан вакытта Рөстәм Тарико чып-чын революция ясый. Ул халыкка: «Иртәгә түгел, бүген яшәгез!» - дигән чакыру белән чыга һәм үзенең банкыннан кредитлар алырга тәкъдим итә. «Русский стандарт» банкы Россиядә беренче булып кулланучыл кредитлар бирә башлый. «Идея һавада очып йөри иде. Мин аны беренче булып тотып алдым да, тормышка ашырдым, - ди Рөстәм. - Әйтик, кешенең яңа плитә яки яңа диван аласы килә, ләкин акчасы җитми. Ул минем банкка килә һәм кредит ала. Без аңа ярдәмгә киләбез. Совет заманнарында хезмәт хакына чаклы дип бурычка өч тәңкә алып торалар иде бит әле, менә шуның кебек инде. Ләкин бездән алган акча өчен ай саен процент түләп торырга кирәк».

Икенче бер интервьюсында Рөстәм «Roust Inc.»ның Санкт-Петербургтагы филиалы директорына бандитларның янап йөрүләре турында сөйли. Бу проблеманы аның балачак дусты Игорь Косарев бик тиз хәл итә. «Игорь безне бик күп шундый авыр хәлләрдән тартып чыгарды, - дип сөйли Рөстәм. - Игорь совет карьера баскычы буенча барган кеше: партия органнарында эшләде, «Московская правда» газетасында. Шуңа күрә мин аны хөкүмәт чиновниклары белән элемтә өчен җаваплы итеп куйдым. Мин - татар, шунлыктан Русия чиновниклары белән аның кебек үк дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра алмас идем. Ә Игорь - урыс, ул алар кебек үк».

Игорьдән тыш «Roust Inc.» оешканның беренче көннәреннән үк Рөстәм белән бергә аның балачак дуслары, Минзәлә егетләре Илгиз Мөхәммәтдинов һәм Рәшит Газизуллин да эшлиләр. Соңгысы белән алар хәтта бер класста укыганнар. «Яңа эш башлаганда синең акчаң аз, мөмкинлекләр дә чикләнгән була, шуңа күрә син беренче эш итеп дусларыңа мөрәҗәгать итәсең. Тора-бара мөнәсәбәтләр үзгәрергә мөмкин, бизнеста мондый хәлне еш күзәтергә була. Ләкин, күрәсең, минем дусларым талантлы кешеләрдер, шуңа күрә алар һаман минем янәшәмдә», - дип ассызыклый Рөстәм.

Минзәләнең 225 еллык юбилеена ул таң калырлык бүләк ясады: үзе укыган 1нче мәктәп янында, юл аркылы гына дүрт катлы яңа бина калкып чыкты. Анда балалар иҗаты мәктәбе урнашты. Моннан тыш ел саен Рөстәм Минзәләнең сәләтле балаларына Мәскәү югары уку йортларына укырга керергә булыша, имтиханнарны уңышлы биреп студент булып китсәләр, махсус стипендия түли. Болары әле хәйриячелек өлкәсендәге эшләренең азы гына. Тик ул мохтаҗларга булышуы турында чат саен кычкырып йөрми, тыныч кына үз эшен алга алып бара.

"Рөстәм сезнең белән очрашырга тели"

...Менә шулар турында мин мәкалә яздым. «Челнинская неделя»ның редакторы язманы бик ошатса да, курка калды. Янәсе, берәр хата-мазар киткән булса, Тарико газетаны бик зур суммага судка бирер дә, яңа чыга башлаган газетаның банкротлыкка чыгуы бар. Юристлар белән киңәшләшкәч, мәкаләне аның үзенә җибәрергә кирәк дигән карарга килдек, укып карасын, янәсе. «Исе китәр инде, - мин әйтәм, - Тариконың Чаллы журналисты язган мәкаләгә! Бөтен эшен ташлап укып утырыр инде шуны, әйе!» Алай да электрон почта аркылы хат язып җибәрдем үзенә.

Бер көн көтәбез җавапны, ике көн, өч... Төгәл генә хәтерләмим инде хәзер күпме вакыт узганын, тик җавап юк та юк. Ниһаять, редактор тәвәкәлләде, мәкалә газетада басылып чыкты. Шул номер чыккан көнне иртән эшкә килеп электронканы ачып карасам «Русский стандарт» банкыннан хат килгән. Бетте баш, мин әйтәм, калды муен тырпаеп! Йә бөтенләй риза түгел инде болар мәкалә эчтәлеге белән, йә төзәтмәләрен җибәргәннәр.

Ачып укысам, Тариконың ярдәмчесе болай дип язган: «Хәерле көн, Равил! Сезнең мәкаләгез Рөстәмгә (хезмәттәшләре аны шулай исеме белән генә атап йөртә, - авт иск.) бик ошады. Аны бернинди төзәтүләрсез газетада бастырырга була. Мәскәүгә килсәгез, Рөстәм янына кереп чыгыгыз, ул сезне күрүенә бик шат булачак».

Бераздан мин Мәскәүгә бардым, билгеләнгән вакытка Тариконың офисына килдем. «Рөстәм әлегә килеп җитмәде, ул бераз тоткарлана. Кофе эчәсегез киләме?» - дип ярдәмчеләре минем тирәдә биеп йөрде. Сәгатьтән артык вакыт узгач: «Ни кызганыч, Рөстәм бүген офиска килә алмый, аның мөһим очрашулары бик күп. Тик ул сезнең белән бүген очрашыр өчен һичшиксез вакыт табачак. Сез башка эшләрегезне карый торыгыз, очрашу вакыты һәм урыны билгеле булгач, без сезне алып килергә машина җибәрәрбез», - дип культурно гына озаттылар. Булмас инде бу, мин әйтәм...

Минем поезд Казанга төнге уникедә китәсе иде, уннар тулганда телефон шылтырады. «Кая җибәрик машинаны?» - диләр. 15 минуттан мин Кызыл мәйданнан ерак түгел урнашкан бер ресторан янында идем инде. «Сезнең исемгә өстәл алынган кереп ашый торыгыз, Рөстәм хәзер килеп җитә», - диделәр. «Юк, рәхмәт, - минәйтәм, - мин аны урамда гына көтәм». Килми-нитә калса, ничек түлим мин ул ашаганнарны, дип уйладым бугай мин ул чакта.

Тариконы көткән арада миннән җиде-сигез метр ераклыкта гына Игорь Крутой читлектәге юлбарыс шикелле арлы-бирле йөренде, кызып-кызып кем беләндер телефоннан сөйләште.

Ниһаять, Тарико да килеп җитте. Ресторан ишек төбендә очраштык, кул биреп күрештек, таныштык. Аның артыннан бер көтү кеше ияреп килгән иде. Эчкә кергәч, ул аларны зур бер өстәл янына утыртты да, без икебез аулаграк урында торган кечкенәрәк икенче бер өстәл янына барып утырдык. Интервью шикелле булды инде безнең сөйләшү, тик мин аңа түгел, ул миңа сораулар яудырды. Минзәлә турында сорашты, мәкаләдә телгә алынган кешеләрнең нишләп ятуларын белеште, гомумән, минем ни өчен мондый мәкалә язарга алынуым белән кызыксынды.

«Минем уңышлы кеше узган юлны күрсәтәсем килгән иде, - дидем. - Ягъни Минзәләдә туып үскән, мәктәптә укыган, шул ук без эчкән суны эчкән, без сулаган һаваны сулаган кешенең ничек шундый зур уңышларга ирешкәнен күрсәтәсем килде. Бик зур теләге булган яшьләрнең бу юлны кабатларга мөмкинлекләре бар икәнен аңлатасым килде», - дидем. «Бик җылы, бик эчкерсез мәкалә язгансыз. Хәзер мондый журналистлар сирәк», - диде ул.

Акча кешене боза, диләр. Тарико белән сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык (бәлки бу бик аз вакыттыр, тик шулай да), бер дә бозык җирен күрмәдем мин аның. Аннары тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: үз-үзен энергиясе ташып торган кешедәй тотса да, аның карашы, күзләре моңсу һәм арыган иде сыман. Юкка гына бер интервьюсында: «Рестораннарга эшлекле очрашуларга йөрүдән гарык булдым, тик башкача булдыра алмыйм, югыйсә барысы да юкка чыгачак, җимерелеп төшәчәк», - дип әйтмәгәндер инде.

Рөстәм туган шәһәре турында сөйләгәндә «минем яраткан Минзәләм» дип сөйли. Без аерылышканда ул миңа болай диде: «Равил, безнең бу очрашудан бер нәрсәне аңлап китсәгез иде. Әгәр миңа берьюлы илле кеше телефоннан шылтыратса, шул илленең берсе сез булсагыз, мин сезне тоташтыруларын сораячакмын. Чөнки сез Минзәләдән, сез - минем якташ!»

Мин сәгатемә карап: «Поездга соңга калмасам гына ярар иде инде», - дип куйдым. Ул шундук ярдәмчесенә әмер бирде: «Минем машинага утыртып вокзалга илтеп куегыз!»

Шуннан соң очрашкан да, шалтыратышкан да юк. Мин эшмәкәр түгел, даһи бизнес-идеяларым юк һәм аларны тормышка ашырырга миллионлаган доллар кирәкми миңа. Ярдәм сорарга да туры килмәде моңарчы, Аллага шөкер. Моннан соң да язмасын инде...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading