16+

Мәктәпләрдә ресторанча әзерләргә өйрәтәләр?!

Мәктәп ашханәсе ал төстәге крем белән капланган кәрҗин формасындагы пирожныйлары белән истә калган. Хәзер заманалар башка.

 Мәктәпләрдә ресторанча әзерләргә өйрәтәләр?!

Мәктәп ашханәсе ал төстәге крем белән капланган кәрҗин формасындагы пирожныйлары белән истә калган. Хәзер заманалар башка.

Кайбер мәктәпләрдә ашханә генә түгел, рестораннар бар хәтта. Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты безне әнә шундый рестораннарының берсенә мастер-класска чакырды. «ШК» журналисты укучылар белән бергә «Цезарь» салаты ясарга һәм алма штруделе пешерергә өйрәнеп кайтты.

Иртәнге эшлекле аш
«Нәрсә бу? Минем әни бу әйберне чебиләргә пешерә», - дигән ди бер бала, мәктәп ашханәсендәге тары боткасын күреп. Авылда бу вакыйганы бер мәзәк итеп сөйлиләр иде. Күп балалар мәктәп ризыгын бик үк өнәп бетерми шул. Бүген чипсы, шоколадка ияләнгән буынга ботка ашату тагын да авыр. Укучыларның көндәлек ашау рационнарын төрләндерү максатыннан уйлап чыгарылган да инде мәктәп рестораннары.

Әлеге проект Казанда 2012 елда эшли башлаган. Беренчеләрдән булып, аны 19 нчы гимназия белән 146 нчы мәктәп сынаган. Гади ашханәне заманча мәктәп ресторанына әйләндергәннәр. Җиһазларны алыштырып, бүлмәне төзекләндергәннәр, якты, ачык төсләргә буяганнар. Аш бүлмәсе бер үк вакытта эшлекле очрашулар уздыру, ял итү урыны булып та хезмәт итә башлаган. «Сhill out» зонасында йомшак кәнәфиләр, диваннар барлыкка килгән. Еш кына биредә төрле мастер-класс­лар үткәрәләр, иртәнге эшлекле ашлар да уздырырга була. Кайбер мәктәп рестораннарында шәһәр мэры Илсур Метшин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кебек кунаклар да булган. Еш кына чәй табыны янында укучылар үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итә, киләчәккә планнар төзи.
- Әлеге проект өч елга исәпләнгән. Барлыгы 50 мәктәптә шундый ресторан булыр дип ниятләгән идек. Бу уку елы башында 16сы ишекләрен ачты. Икенче елга тагын 36 ашханәне ресторанга әйләндерәсе бар, - ди Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаментының тышкы элемтәләр һәм корпоратив коммуникацияләр бүлеге җитәкчесе Юлия Галимҗанова. - Мәктәп ашханәсенең төп максаты - укучыларның ризыгын сыйфатлы итү, аларны дөрес тукланырга өйрәтү, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау. Монда һәр бала үзенә кирәген сайлый ала. Кайбер рестораннарда татар, рус, итальян кухнясына кадәр бар.

Без килгән 179 нчы мәктәп ресторанында да ризыкның күплеген күреп исем китте. 17-18 төрле салат, 14 төрле аш, чәйләрнең ниндие генә юк, теләсәң - сырганак чәен, теләсәң, гөлҗимешнекен сайла. Швед өстәленнән дә ризык сайларга була. Бәяләр дә әллә ни кыйбат димәс идем. Әйтик, әбәдкә аш, кишердән салат, эремчектән запеканка, чәй, ике кисәк ипи - барысы бергә 49 сум тора. Ризыкның барысын да үзләре әзерлиләр.
- Бездә барысы да хәләл. Аш, боткалардан тыш, көненә 60ар өчпочмак, вак бәлеш, тагын башка камыр ризыклары пешерәбез. Бездә биш аш-су остасы эшли. Балалар ризыкны бик яратып ашый, - ди мәктәп ашханәсендә җитештерү бүлеге мөдире Гүзәл Хәйбуллина. - Сәгать дүртләр тирәсендә аш бүлмәсендәге витриналар инде бушап та кала. Мәктәптә 1300ләп укучы белем ала.

Үзебез әзерләгәнгә тәмле
Мәктәп рестораннарында мастер-класслар уздыру - әлеге проектның бер юнәлеше. Кайбер мәктәпләрдә алар даими уза, 179 нчы мәктәптә әле беренче генә тапкыр икән. Яңа Савин районына караган әлеге мәктәп быел гына ачылган. Ул Татарстанда иң зурысы булып санала. Территориянең гомуми мәйданы - 40 мең квадрат метр. Биредә хореография, рәсем белән ныклап шөгыльләнергә була. Мәктәпнең үз китапханәсе, ике спорт залы, тир, киностудияләре, үз типографияләре, хоккей, футбол, баскетбол мәйданчыклары, хәтта 25 метрлы бассейннарына кадәр бар. Мәктәп Казанның кайбер югары уку йортлары белән килешү төзегән. Әйтик, биредә сигезенче класстан медицина сыйныфы җыялар. Шуңа да укучыларны нәрсә белән булса да шаккатыру җиңел түгел. Шулай да мастер-класста балалар теләп катнашты. Ни хикмәт, пешерергә өйрәнергә теләүчеләр арасында малайлар күбрәк иде. Юкка гына, иң шәп шеф-поварлар ир-атлар димиләрдер инде!
Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаментында әйдәп баручы белгеч, шеф-повар Анна Апресян укучыларны башта алма штруделе ясарга өйрәтте.

Штрудельне оста пешерүче камырны яраткан кызына язган хатын укый алырлык дәрәҗәдә юка итеп җәя, шуңа да гашыйк кешеләр иң тәмле штрудель пешерә дигән гыйбарә яши. Укучылар да кимен куймады. Алар берничә төркемгә бүленеп эшләде. Һәрберсенә дә уклау эләксен өчен, камырны минутлап җәйделәр. Аны ертып, ямау да салдылар. Ваклап туралган алма, тәмләткечләр, шикәр комы, майны камырга төргәннән соң, мичкә тыктылар. Мин бу камырлы төргәкне рулетка, конфетка охшатсам, укучылар шаурма, суши белән чагыштырды. Штрудель пешкән арада, шеф-повар «цезарь» салатын ясау серләренә төшендерде. Ул америкалы аш-су остасы Цезарь Кардини хөрмәтенә шулай аталган икән. Аның берничә рестораны булган, риваятьләргә караганда, Цезарьга берсендә кеше бик күп килгән, ресторанда ашатырга ризыгы калмагач, ул тиз арада гына яңа салат рецепты уйлап тапкан. Цезарьда төп элемент - вустер соус нигезендә әзерләнгән катнашма. Аны шеф-повар үзе ясап килгән иде.

- Салат яфрагын пычак белән турарга ярамый. Бары кул белән ертырга гына кирәк. Бу яфрактагы витаминнарны саклап калырга ярдәм итәчәк, - дип, Анна салатка кергән һәр ингредиентның файдалы якларын санап чыкты. Салат та, туңдырма белән бирелгән алма штруделе дә әзер.

- Үзебез әзерләгәнгә шулай тәмле булган, ахры, - дип тәлинкәләрен бушатып та өлгерде укучылар, күз ачып йомган арада.
- Элек әни белән өйдә печенье гына пешерә идек, хәзер менә салат та, штрудель дә ясый беләм инде, - ди бишенче сыйныф укучысы Антон.
- Укучыларның рационын төрләндерү бик мөһим. Моны тикшереп, укучыларның кайсы ризыкларга өстенлек биргәнен билгелибез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күбесе балыкны яратып бетерми. Әмма балык организм өчен бик кирәкле. Ул баш мие өчен файдалы. Шуңа да бу ризыкны укучыларга ничек ашату турында уйланабыз. Балык кушылган спагеттилар ясый башладык, балык котлетларын тәкъдим итәбез, - ди Анна Апресян.

Проект кысаларында бу атнада мастер-классларда имбирдан пешерелгән печеньеларны бизәргә өйрәнә башлыйлар.

Мәктәп укучысы ничек тукланырга тиеш?

Шеф-повар Анна Апресяннан меню:

Иртәнге ашка - ботка, мюсли, чәй.
Төшке ашка - аш, салат, ит (бозауныкы йә тавыкныкы), эчемлек.
Төштән соң - җиләк-җимеш, йогурт.
Кичке ашка балык (ашказаны өчен җиңел ризык), парда пешкән котлетлар, яшелчәләр тәкъдим итәм. Рационда яшелчә, җиләк-җимешләр күбрәк булырга тиеш. Шулай ук балаларны камыр ризыгыннан да чикләргә кирәкми. Иң мөһиме: чаманы онытмаска.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading