16+

Ни өчен хатын-кызлар бала табарга да ашкынмый?

Өлкәннәр белән сөйләшкәндә, заманның ничек үзгәрүе турында еш ишетергә туры килә. Хәзерге заман кешесенең тәрбиясезлеге, культурасызлыгы турында да еш сөйләшәбез. Алар эш тә сөйми, кешеләргә игелек кылу, яхшылык эшләү, милли гореф-гадәтләребезне, телебезне сак­лауга да исләре китми.

Ни өчен хатын-кызлар бала табарга да ашкынмый?

Өлкәннәр белән сөйләшкәндә, заманның ничек үзгәрүе турында еш ишетергә туры килә. Хәзерге заман кешесенең тәрбиясезлеге, культурасызлыгы турында да еш сөйләшәбез. Алар эш тә сөйми, кешеләргә игелек кылу, яхшылык эшләү, милли гореф-гадәтләребезне, телебезне сак­лауга да исләре китми.

Бу җитешсезлекләр, минемчә, гаиләдә тәрбия җитмәүдән килә. Бүгенге хатын-кызлар Ходай кушкан вазифаларын үтәргә, ягъни бала табарга да ашкынып тормыйлар. Ир-атны Ходай гаилә башлыгы итеп яраткан. Шуңа да ирләр кәләшне сайлап ала һәм аңа үзенең фамилиясен бирә. Бу тик бер максат белән: күбрәк балалар үстереп, нәселне ныгытыр өчен эшләнә. Чынбарлыкта бу шулаймы соң? Без мәгълүмат чараларыннан ишетеп-күреп беләбез, гаиләләр таркала. Россия буенча ул теркәлгән никахларның 70 процентын тәшкил итә, диләр. Сөендерә торган түгел, көендерә торган сан.

Җитмәсә, кайбер «акыллы баш»лар «гражданский брак» дигән нәрсә уйлап таптылар. Бу бит адәм мәсхәрәсе, өлкәннәрнең башына сыймый торган гамәл. Бер җирдә дә теркәлмичә яшәп яталар. Бер караганда, «брак» дип аталган әйбер ничек юньле булсын инде ул. Күп кенә егетләр өйләнергә кыз таба алмый, булганнарын ошатмаган була. Бу бит искитмәле хәл.

Мин үзебезнең заман яшьләренең тормышка карашларын бик яхшы хәтерлим. Безнең егет-кызлар киләчәккә зур планнар, хыял-омтылышлар белән яши, гаилә корып, балалар тәрбияләп үстерергә хыялланалар иде. Сугыш вакытында да һәр гаиләдә бишәр-алтышар бала үсте.

Кайберләрендә җиде-сигез иде. Безнең зур гаиләбездә мин - тугызынчы, сеңлем Гөлүсәр унынчы бала булып туган. Хәзер мондый зур гаиләләр бик аз. Булганнары да тәрбиягә алган балалар хисабына гына. Бүген бит кызлар да булачак кияү­ләренең яңа фатиры, чит ил машинасы һәм зур эш хакы булуын телиләр. Шуның өстенә әле, дилбегәне үз кулларына аласылары да килә. Нигә соң әле алар халкыбыз­ның «Ир - баш, хатын - муен» дигән акыллы әйтемен исләреннән чыгара? Җитмәсә, күбесе ашарга пешерә, юа-җыя да белми. Бу кимчелекләрнең күбесе гаиләдә тәрбия җитмәүдән дип уйлыйм. Моның сәбәбе гаиләләрдә балаларның аз булуы һәм аларны «өф-өф» итеп иркәләп, эшкә өйрәтмичә үстерүдән килә. Аннары әти-­әниләрнең үзләрен дә бик тәрбияле дип әйтеп булмый бүген. Аракыга, наркотикларга хирыс яшьләрнең булуы үтә дә аяныч. Алардан илебезгә нинди файда?

«Бәхет - гаиләнең зурлыгында» дигән проектны юкка гына башламадылар инде.

Илгизәр Гали, Тәтеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading