16+

Нишләдең син, дөнья, нишләдең?..

Рифат СӘЛАХ Нишләдең син, дөнья, нишләдең?.. Нишләдең син, дөнья, нишләдең, Нигә болай моңлы көннәрең? Нигә елый синең гөлләрең, Нигә болай әрни йөрәгем? Нишләдең син, дөнья, нишләдең, Адаштыңмы алга барганда? Балаларның елау тавышы Ишетелә әле һаман да. Нишләдең син, дөнья, нишләдең? Күпме гомер кинәт өзелә. Каян килде сугыш афәте, Бик авырдыр...

Нишләдең син, дөнья, нишләдең?..

Рифат СӘЛАХ Нишләдең син, дөнья, нишләдең?.. Нишләдең син, дөнья, нишләдең, Нигә болай моңлы көннәрең? Нигә елый синең гөлләрең, Нигә болай әрни йөрәгем? Нишләдең син, дөнья, нишләдең, Адаштыңмы алга барганда? Балаларның елау тавышы Ишетелә әле һаман да. Нишләдең син, дөнья, нишләдең? Күпме гомер кинәт өзелә. Каян килде сугыш афәте, Бик авырдыр...

Рифат СӘЛАХ


Нишләдең син,
дөнья, нишләдең?.
.


Нишләдең син, дөнья, нишләдең,
Нигә болай моңлы көннәрең?
Нигә елый синең гөлләрең,
Нигә болай әрни йөрәгем?

Нишләдең син, дөнья, нишләдең,
Адаштыңмы алга барганда?
Балаларның елау тавышы
Ишетелә әле һаман да.

Нишләдең син, дөнья, нишләдең?
Күпме гомер кинәт өзелә.
Каян килде сугыш афәте,
Бик авырдыр инде үзеңә...

Нишләдең син, дөнья, нишләдең,
Югалганда әхлак, кешелек?
Бетәсең ләбаса ишелеп,
Мондый түгел идең ич элек.

Нишләдең син, дөнья, нишләдең,
Калмадымы башка бер ямең?
Нинди үче бар соң илләрнең,
Ни гаебе бар соң гөлләрнең?
Нишләдең син, дөнья, нишләдең?..


Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА

Үткән-киткән...

Үткән-киткән... Кичерәм дә,
Гафу да итәм кебек.
Кайчакта язлар артыннан
Йөгереп җитәм кебек.

«Китмә!» - дип эндәшәм кебек,
«Кайтыгыз!» - диям кебек.
Хыял канатларым белән
Болытка тиям кебек.

Тик мин кагылган болытлар
Туктамый агып бара.
Ерагая бара һаман
Алар белән дә ара.

Чөнки җил хуҗа аларга,
Җил куа кай якларга?
Болыт түгел, үземне дә
Көчем җитми якларга.

Шулай да аклык калган бит
Күңелдә болытлардан.
Язлардан серле нур калган,
Якты калган утлардан.

Ниләрдер калган! Шуларны
Сыйдырган бер күңел шул.
Җандай якын хатирәләр...
«Үткән-киткән» түгел шул.


Рәдиф ГАТАШ

Әткәйгә хат

Әткәй мине бик бай кеше иткән:
Бар дөньяны миңа калдырган;
Якты булсын өчен юлларымда,
Баш очымда кояш яндырган.

- Сакла, - дигән, -
җирнең матурлыгын
Һәм матурлык өстә үзеңнән!
Үзеңчә бар алга һәм шулай ук
Өлкәннәрнең чыкма сүзеннән.

Газиз булсын сиңа туган туфрак,
Хәтта аның кара ташы да;
Ташларны бит үзең шомартырсың,
Эш коралым сиңа тапшырам...

Әткәй! Эшегезне дәвам итеп,
Бүген
Елмаябыз килер таңнарга;
Юлда туктап, сагынып искә алу -
Һәйкәл булсын сезнең җаннарга.

Еллар үтәр.
Яңа уллар басар
Замананың алгы постына.
Ышан: исән килеш
Тапшырырбыз Җирне алар кулына!

Һәм мин
Калдырырмын синнән алган урыным
Каны белән синең нәселең-улыма,
Мине дәвам итәр дустыма!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading