16+

Һөнәрең стресслы булса...

Американың CareerCast.com сайты 2013 елның иң стресслы һөнәрләре исемлеген игълан итте. Экспертлар һөнәрләр турында белешмә туплаганда, стресстан тыш, керем, физик авырлык, экология факторларын да искә алган.

Һөнәрең стресслы булса...

Американың CareerCast.com сайты 2013 елның иң стресслы һөнәрләре исемлеген игълан итте. Экспертлар һөнәрләр турында белешмә туплаганда, стресстан тыш, керем, физик авырлык, экология факторларын да искә алган.

Иң стресслы һөнәрләр исемлегендәге беренче урынны, узган елдагы кебек үк, янгын сүндерүчеләр алган. Коммерция авиакомпанияләре очучылары да киеренке хезмәт башкаручылар рәтендә. Янгын сүндерүчеләрдән соң икенче урында - такси йөртүчеләр. Узган елгы рейтингта алар өченче иде. Таксистлар тәүлек буе эшли, ә юлда нинди генә куркыныч янамый, шул исәптән юл һәлакәтләре дә. Исемлектәге өченче һәм дүртенче урыннарны полиция һәм юл патруле хезмәткәрләре бүлешкән. Төрмә күзәтчеләре исә җиденче баскычта. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр дә «күп стресслы»лар исемлегендә. Алар арасында иң куркынычсызы отоларинголог белгечлеге икән. Сораштырулар күрсәткәнчә, фәлсәфәчеләр, математиклар, китап төпләүчеләр, сәүдә җиһазларын төзәтүчеләр иң «аз стресслы» һөнәрләрдән санала.
Тикшеренүчеләр тагын шул якка басым ясый: пилот һөнәре никадәр куркыныч булса да, аларга түләнә торган хезмәт хакы беркадәр тынычландыру, күңелләрен күтәрү чарасы булып тора.
Сораштыруда катнашучыларның 70 проценты үзе башкара торган эшне стресслы дип саный. Аларның яртысыннан артыгы фикеренчә, стрессны эш урынының тотрыклы булмавы китереп чыгара.
Халыкны шулай ук җитәкчеләрнең хезмәт урыннарында сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган шартлар булдыруга әһәмият бирмәве, түбән эш хакы түләве, игътибарсызлыгы да борчый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading