16+

Оҗмах кайда?

Адәм баласы бик авыр тормышта яшәгән. Аңа сөю ләззәтләре дә, тормыш шатлыклары да, башкасы да бик аз елмайган. Күбесенчә газап-михнәтләр эчендә гомер кичергән. Шул рәвешле гомерен тәмамлап, ул оҗмахка эләккән. Монда әле берни күрергә өлгермәгән, бары тик тилерткеч исләрдән генә дә башы әйләнеп киткән һәм ул хисләренә түзә алмыйча кычкырып...

Адәм баласы бик авыр тормышта яшәгән. Аңа сөю ләззәтләре дә, тормыш шатлыклары да, башкасы да бик аз елмайган. Күбесенчә газап-михнәтләр эчендә гомер кичергән. Шул рәвешле гомерен тәмамлап, ул оҗмахка эләккән. Монда әле берни күрергә өлгермәгән, бары тик тилерткеч исләрдән генә дә башы әйләнеп киткән һәм ул хисләренә түзә алмыйча кычкырып җибәргән:
- Йа ходай! Җәннәттәге тормыш һуш китәрлек икән, ә җирдә ул михнәтләрдән генә тора. Җирдәге кешеләргә дә хуш исле күк чәчәкләре бүләк итсәңче, ходам!

Һәм тавыш ишетелгән:
- Минем чәчәкләрем инде күптән җирдә үсә.
- Бер дә күргәнем юк, - дип аптырган адәм баласы. - ничек атала соң алар?

- Мәхәббәт дип атала.
- Тик... Тик мин аларны бары тик оҗмахта гына күрә алдым.

- Син аларны җирдә дә күрә ала идең.
- Кызганыч, күрә алмадым.

- Ә күрә алсаң, җир дә синең өчен оҗмахка әйләнер иде.

Фото: www.dietaonline.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading