16+

Озак яшисең килсә, михербанлы булырга һәм авылда яшәргә кирәк?!

Галимнәр гомерне озынайта торган ун гадәтне билгеләгән. Алар фикеренчә, кул астында һәрчак теш чистарта торган җеп тотарга кирәк, ул тешләр сәламәтлеген саклап кына калмый, йөрәк авыруларын да кисәтә. Машинада куркынычсызлык каешын эләктереп йөрү гадәте юл-транспорт һәлакәтендә үлем очракларын киметә. Хайваннар белән еш аралашу исә стрессларны киметә. Яшел чәйнең дә файдасы...

Зөһрә СӘХаБИЕВА, Татарстанның халык артисты:
- Тәкъдиреңә ничек язылган, шулай була инде. Күпме яшәячәгебезне бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ул кушканны үтәсәң, тыйганнарыннан тыелсаң, гомерең дә матур, үкенечсез узачак. Галимнәрнең фикеренә каршы килмим, үз өстеңдә эшләргә, дөрес тукланырга да кирәк.

Азат ХИСМӘТУЛЛИН, Апас:
- Аның бөтен сере - дөрес туклануда, юмор хисле, кешеләргә карата миһербанлы булуда, спортны яратуда, үз-үзең белән гармониядә яшәүдә. Иң мөһиме: авылда гомер итү. Шәһәр ыгы-зыгысы кешене таушалта, анда бертуктаусыз стресста яшисең.

Рената САФИУЛЛИНА,
Әлки:
- Янәшәңдә әти-әниең, туганнарың, яраткан кешең, балаларың, оныкларың булу. Син үзеңнең кемгәдер кирәк булуыңны тоеп яшисең. Кайберәүләр озын гомерле, сәламәт булуның сере - витамин ашауда, яшелчә, җиләк-җимеш белән туклануда дип әйтергә ярата. Сугыш чорында боларның берсе дә булмаган, ә 80нән узган әби-бабайлар бик күп. Авырлыкларны да безгә караганда күбрәк татыганнар. Гади итеп тукланганнар, гади итеп яшәгәннәр, байлык артыннан чапмаганнар. Бөтен сере менә шундадыр әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading