16+

Паркларның була төрлесе...

Табигатьне кем генә яратмый икән. Авыл җирендә, өй ишегеннән атлап чыгуга, табигать кочагына эләгәсең инде анысы. Ә менә шәһәр кешесенең табигать белән якыная торган урыны булып, беренче чиратта, парклар тора. Элегрәк парклар, скверлар агачлар һәм куаклар үсеп утыра торган, эскәмияләр тезеп куелган тын бер урын буларак күзалланса, хәзерге көндә алар...

Паркларның була төрлесе...

Табигатьне кем генә яратмый икән. Авыл җирендә, өй ишегеннән атлап чыгуга, табигать кочагына эләгәсең инде анысы. Ә менә шәһәр кешесенең табигать белән якыная торган урыны булып, беренче чиратта, парклар тора. Элегрәк парклар, скверлар агачлар һәм куаклар үсеп утыра торган, эскәмияләр тезеп куелган тын бер урын буларак күзалланса, хәзерге көндә алар...

1. Кытайның Таншань шәһәрчегендәге Балчык скульптуралар паркы - әнә шундыйлардан. Энтузиастлар тарафыннан булдырылган бу парк проектын Цинь Шипин исемле скульптор уйлап тапкан. Биредә тәкъдим ителгән атлар, кешеләр һәм корылмалар - барысы да балчыктан эшләнгән. 2008 елда эшләнә башлаган парктагы барлык сыннарны бары тик өч кеше әвәләп чыгуы тагын бер кат таң калдыра. Әле бит сыннар кечкенә дә түгел, һәрберсе кеше буе тирәсе. Бүгенге көндә балчык скульптуралар паркындагы сыннар саны берничә меңгә җиткән. Проектны финанслау тулысынча Цинь Шипин өстенә төшкән.
2. «Pavementto Parks»ның ни икәнен белмисездер әле. Бу программа Сан-Францискода бик билгеле. Аның төп асылы шәһәр парковкаларында зур булмаган уңайлы скверлар булдырудан гыйбарәт. Мондый төр миниатюр парклар булдырып, шәһәр хакимияте һәм энтузиастлар кешеләрне велосипед белән күбрәк йөрергә чакыралар. Күпчелек кеше велосипедка күчкән очракта, матур скверлар өчен дә урын күбрәк калыр иде бит.
3. Таиландтагы Гөнаһлылар паркы да бик үзенчәлекле. «WatPhaiRongWua» комплексында булып кайтканнан соң, гөнаһтан курыкмаучылар да уйланмый калмаячак. Бик зур мәйдандагы бу парктагы сыннан гөнаһлы кешеләрнең бакый дөньяга күчкәч нинди газапларга дучар ителәчәкләрен күрсәтеп торалар кебек.
4. Австриядәге Су асты паркы - үзе бер могҗиза. Аякларны аякка атландырып утырып, тончыкмыйча, су асты патшалыгын күзәтергә иде бер. Колак яныннан йөзеп узган балыкларга сокланып карарга иде... Әкият дияргә ашыкмагыз. Австриянең Трагоэсс шәһәре кешеләре өчен бу гадәти хәл. Гаять үзенчәлекле сезонлы парк үз шәһәрләрендә урнашкан бит аларның. Елның бер фасылында ул - гап-гади күл. Икенче бер фасылда инде күл бик саега һәм аның төбендә урнашкан эскәмияләр, паркны карап йөрү өчен салынган юллар аермачык күренеп тора торганга әйләнә.
5. Тимер юл эстакадасында урнашкан паркта да йөргәнегез юктыр әле. Булмаса, Нью-Йорктагы «HighLine» паркына рәхим итегез. Анда эләгер өчен, кешеләр әллә кайчангы ташландык тимер юл эстакадасына үрмәләп менүне бернигә дә санамыйлар. Рельслар урынына - монда уңайлы эскәмияләр һәм гөл-чәчәк түтәлләре.
6. Ике йөз Будда паркы исә Лаоста урнашкан. Вьетнам чигендәге әлеге «BuddhaPark»ның төп кыйммәте - ике йөз данәдә ясалган таш Будда сыннары.
7. Лондонда исә йорт түбәсендә ясалган парк бар. «TheMuse» дип аталган биек йортта яшәүчеләргә, табигатькә якынаясылары килсә, җиргә төшәргә түгел, киресенчә, түбәгә менәргә кирәк. Мондый үзенчәлекле торак йорт Англия башкаласының үзәгендә урнашкан.
8. Шахмат паркы Япониянең Осака шәһәрендә урын алган. Парк төрле өстәл уеннарына, аерым алганда, шахматка багышланган. Үзенчәлекле паркны бизәү элементлары нәкъ менә шахмат фигуралары. Теләгән кешеләр, парк аллеяларында йөри-йөри, шахмат та уйный ала хәтта. Ял да итәсең, спорт белән дә шөгыльләнәсең. Әйбәт бит!
9. «i-City» интерактив паркы күптән түгел Малайзиядә барлыкка килгән. Ял һәм күңел ачулар өчен каралган беренче интерактив ял итү урыны ул. Биредәге һәр агач-куак төрле төсләргә кереп янып тора.
10. Елга үзәнендәге парк - Сеул байлыгы. Сеулның үзәгеннән агучы Чхонгечхон елгасы шәһәр өчен күп еллар дәвамында «баш авыртуы» булып торган. Шәһәрнең бөтен пычрагы шушы елгага ташланган. Әмма хакимият көннәрдән бер көнне бу хәлне тамырдан үзгәртергә карар кылган. Уртак көч белән елга ярлары чистартылып, Җир шарындагы иң матур паркларның берсенә нигез салынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading