16+

Пенсиягә бәйле 3 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Вахитов районы пенсия бүлеге белгече Галина Габдерәшитова җавап бирә.

Пенсиягә бәйле 3 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Вахитов районы пенсия бүлеге белгече Галина Габдерәшитова җавап бирә.


Совет вакытында Украинада шахтада эшләдем. Пенсия­гә чыккач, күмер җитештерү өлкәсендә эшләгән өчен өстәмә түләү сорап, Казан пенсия бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Тик минем гозеремне кире кактылар. Имеш, мин Россиядә эшләмәгәнмен. Бу законлымы?

Ленар Артеменко, Казан.

- Сез сөйләгән өстәмә түләү «Күмер җитештерү өлкәсендә эшләгәннәргә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү турында»гы федераль законда (2010 елның 10 маеннан, № 84) әйтелгән.
Закон нигезендә, бу өстәмә түләүләр Россия Пенсия фондына күчкән иминият кертемнәреннән чыгып исәпләнелә. Сез Россиядә эшләмәгәнгә күрә, пенсия бүлеге хезмәткәрләренең гозерегезне канәгатьләндермәве законлы.

***

10 май көнне миңа 80 яшь тулганнан соң, пенсиягә акча өстәлде. Тик бу өстәмә мин көткән суммада булмады. Июньдә ике ай өчен түләү бергә килер дип уйлаган идем, тик акчаны азрак алдым.

Әхмәт Шакиров, Яшел Үзән.


- 80 яшь тулганнан соң пенсиягә өстәлә торган акча түбәндәгечә исәпләнелә: пенсиягә өстәлә торган фиксацияләнгән түләү 4805,11 сум тәшкил итә. Бу сумманы май аендагы көннәргә (31 көн) бүләсез, аннары килеп чыккан санны сезгә 80 яшь тулганнан соңгы көннәргә тапкырлыйсыз (10 майдан - 22 көн). 4805,11:31Х22=3410,07 сум. 3410+4805=8215 сум - ике айлык түләү килеп чыга.

***

Күптән түгел күршемне җирләдек. Ялгызы гына яши иде. Җирләгән өчен бирелә торган пособиене минем исемгә рәсмиләштерергә куштылар. Ул акча барлык чыгымнарны капларга да җитмәде инде, әлбәттә. Шулай да бер сорау борчый: пенсия фондыннан җирләү өчен бирелгән акчаның нинди максатларда тотылганын аңлатып, документлар тапшырырга кирәкмиме?

Әминә Сафиуллина,Казан.


- Юк, борчылмагыз, пенсия бүлегенә бернинди дә документлар тапшырырга кирәк түгел. Кешене җирләү өчен бирелә торган пособиене туганы гына түгел, бу эшне оештырып йөрүче кеше дә алырга хаклы. Моның өчен кешенең үлеме турында таныклык һәм белешмә кирәк, бу документларны ЗАГС органнары бирә. Гариза тапшыручының үз документларын да (паспорт) сорыйлар. Болардан тыш, үлгән кешенең хезмәт кенәгәсен дә пенсия бүлегенә тапшыру мөһим. Әгәр мәрхүмнең соңгы көннәренә кадәр эшләгәне ачыкланса, пенсия бүлегеннән җирләү өчен бирелгән пособие акчасын кире кайтарырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading