16+

Песиләрнең дә үз кафесы бар

«Котокафе»лар турында беренче ишетүем. Баксаң, Уфада, Казанда песиләр кафесына йөрү бик популяр икән. Карап торышка гади чәйханә. Аермасы - даими яшәүчеләре - песиләрендә.

Песиләрнең дә үз кафесы бар

«Котокафе»лар турында беренче ишетүем. Баксаң, Уфада, Казанда песиләр кафесына йөрү бик популяр икән. Карап торышка гади чәйханә. Аермасы - даими яшәүчеләре - песиләрендә.

Мондый кафеларның тарихы Япониягә барып тоташа. Кояш чыгышы илендә элек тә, хәзер дә андый кафелар урам саен икән. Тик анда башкачарак: кафега килеп, песиләрне күзәтеп утырырга гына була. Ә бездә исә яратасы килгән песине кулыңа аласың, иркәлисең, аның белән уйныйсың, бик ошаса, өеңә дә алып китә аласың.

Уфадагы кафе «Котейная» дип атала. Песиләргә битараф булмаган уфалылар әлеге урынны яхшы белә. Кафе бинасы мәчеләр өчен махсус җиһазландырылган. Баскычлар, киштәләр, тырнак чарлагычлар, кечкенә йортлар һ.б. бар биредә. Иң мөһиме - дүрт аяклы дусларыбызга ямансу булмасын. Песиләргә карап, барлык мәшәкатьләреңне онытырга, уңай энергия тупларга була, дип саный әлеге бинаның хуҗасы Евгений.

- Тәүге тапкыр мондый кафеда Таиландта булдык. Сәяхәтнең онытылмас мизгеле буларак һаман да хәтердә саклана. Бары тик токымлы песиләр иде анда. Гомумән, Азия илләрендә песи культы аеруча киң таралган. Ул вакытта бездә Санкт-Петербургта гына песиләр кафесы бар иде. Үзем - Мәскәүдән, хатыным - Уфадан. Әлбәттә, Мәскәү шартларында теләкне тормышка ашыру бик кыйммәт булыр иде, шунлык­тан Уфага тукталдык. Без планнар корып йөргәндә, андый кафены Казанда да ачтылар. Казан егетләре безгә үзләренең кыйммәтле киңәшләрен дә бирделәр, - ди ул.

Песиләр кафесына кемнәр йөри, дисезме? Монда бизнесменнарны, эше компьютер белән бәйле булганнарны еш очратасың. Ноутбуклары белән килеп утыралар да песиләр белән бергәләп эшлиләр. Өйгә песи алырга теләмәгән әти-әни балалары белән килә. Алар - даими клиентлар. Биредә балалар туган көннәрен уздырырга ярата. Мәҗлес вакытында кафе башка кунаклар өчен вакытлыча ябылып та тора.

Бу кафега, әлбәттә, песине үлеп яратучылар гына килә. Ә бит күпләрнең аларны өйдә тотарга мөмкинлеге юк. Хәтта өйдә песиләре булганнар да килә икән. Өйдә берне кочаклап утырганчы, берьюлы 20 песи компаниясендә булу башка бит!

- Өемдә ике песием бар. Аларны бик яратам! Тик шулай да кафе атмосферасы башкача. Песиләрне күзәтәсең, холыкларын өйрәнәсең. Бу проект керем өчен эшләнмәгән. Мондый социаль проектта әлеге максатның булуы бөтенләй дә мөмкин түгел. Песи урамда түгел, ә йортта яшәргә тиеш. Ә йортсыз песиләрне без үзебезгә алабыз. Монда аларны беркем дә рәнҗетми, аларны ашаталар, иркәлиләр, атна саен ветеринар тикшеренүе үткәрәләр. Өстәвенә, аларның хуҗалы булу мөмкинлеге бар, - ди Евгений.

Кураторлар белән җитди килешү төзеп, песине өйгә алырга да була. Тик иң беренче чиратта алар җан иясенең ышанычлы кулларга эләгәсенә тулысынча ышанырга тиеш. Соңыннан песинең яшәеше турында фотоотчет җибәреп, кафе җитәкчеләре белән бәйләнештә булырга кирәк. Бу күпмедер вакыт узганнан соң песидән котылу чарасы күрмәс өчен эшләнә. Ярты ел эчендә 30 песи үз хуҗасын табып өлгергән.

«Песи терапиясе» стрессларга каршы торырга яхшы ярдәм итә. Песиләр яман чирләрдән саклый дигән гыйльми тикшеренүләрнең нәтиҗәсе дә бар. Өйдә песи тотканнар, песи кафесына еш йөргәннәр бу хакта яхшы белә.

Фото: www.krestianin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading