16+

Пластик шешәләр җыю белән шөгыльләнүче Богдан Сабуров: «Аена чиста керем – уртача 150 мең сум»

«Бер пластик шешәне эшкәртеп, без сезнең белән 3 литр чишмә суын, 15 кв м уңдырышлы җирне һәм ике буын урман җәнлекләрен саклап калабыз».

Пластик шешәләр җыю белән шөгыльләнүче Богдан Сабуров: «Аена чиста керем – уртача 150 мең сум»

«Бер пластик шешәне эшкәртеп, без сезнең белән 3 литр чишмә суын, 15 кв м уңдырышлы җирне һәм ике буын урман җәнлекләрен саклап калабыз».

Әлеге сүзләр Идел буе районы йортлары ишегалларына урнаштырылган контейнерларга язылып куелган. Анда күрсәтелгән телефон номерын җыеп, без әлеге проектның авторы белән танышырга булдык. Богдан Сабуров бу эшкә дүрт ай элек кенә тотынган һәм ул фәкать пластик шешәләр җыю белән шөгыльләнә. Шушы кыска гына вакыт эчендә аның проекты чиста керем дә китерә башлаган.

- Әлеге идея узган елның август аенда туган иде. Берәр яңа эш башлыйсы килде. Баштарак пекарня ачарга уйладым. Аннары пластик шешә эшкәртү предприятиесе турындагы идея калкып чыкты. Әмма бизнес-план төзеп исәпләп караганнан соң, пластик шешәләрне җыю, аны эшкәртүгә караганда, күпкә отышлырак булуы ачыкланды. Чимал булмаса, предприятие тукталып торачак дигән сүз. Шуңа да башта аны җыю эшен башларга кирәк дигән фикергә килдек. Бу өлкәдә көндәшләр дә алай артык күп түгел, - ди «Эко-прио­ритет» компаниясе генераль директоры Богдан Сабуров.

Шешәләрне җыеп, сортларга бүләләр һәм пресс­лап эшкәртүгә җибәрәләр. Аларны контейнерлардан җыеп алу белән өч кешелек бригада шөгыльләнә. Чүп атнага бер тапкыр алына. Аена барлыгы 15-17 тонна җыела. Чүптән дә акча эшләп була дигәннәре хак икән. «Аена чиста керем - уртача 150 мең сум», - ди Богдан.

Аның сүзләренчә, шәһәр халкы чүпне аерып җыюга акрынлап күнегә башлаган. Бу - аларның экология турында кайгыртуы, дигән фикердә Богдан.

- контейнерда күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып, рәхмәтләр дә җиткерәләр. Аны күреп китүчеләр үзләренең йортлары янына да контейнер куюыбызны сорыйлар. Макулатура, пыяла өчен дә куелса, яхшы булыр иде, диләр. Элек контейнерлар ике атна эчендә тулса, хәзер моңа бер атна да җитә, - ди ул.

- Йорт ишегалларына контейнерларны куюга идарәче компанияләр ничек карый? - дип кызыксынам мин аннан.
- Коммерцияле торак милекчеләре ширкәтләре безнең эшне аеруча хуплый. Тагын 300 контейнер урнаштыру өчен урыннар билгеләп куйдык. Без аларның эшләрен дә киметәбез бит.

Шәһәр буйлап, дөресрәге, Идел буе районында алар 350 контейнер урнаш­тырган. Киләчәктә аларның санын 3 меңгә җиткерергә уйлыйлар.

- Ничегрәк эшләп ки­тәрбез икән дип, баштарак 50 контейнер куеп караган идек, проект үзен бик тиз аклап, кереме дә күренә башлагач, аларның санын арттырырга булдык, - ди әң­гәмәдәшем.
«Эко-приоритет» компаниясе хәйрия проекты турында да уйлана башлаган. Алар шешә капкачларын җыя башламакчылар. Мондый проект Испания, Европа илләрендә, Мәскәүдә дә бар ди. Аның өчен кибетләрдә, спорт залларында һәм башка кеше күп була торган урыннарда махсус савытлар урнаштырып, аларны эшкәртүгә тапшырган акчаны компания хәйрия максатларында кулланырга ниятли.

- Берьюлы ике куян койрыгын тоту була бу - табигать турында да кайгыртабыз, ярдәмгә мохтаҗларга да булышачакбыз, - ди идея авторы.
Кыскасы, без сатып алган судан бушаган гап-гади шешә иртәгә футболка яки чәйнеккә әверелергә мөмкин. Могҗиза түгелмени бу?!


2016 ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда каты көнкүреш калдыкларының күләме 1 миллион 573 мең тонна булган. 2010 елдан аның күләме якынча 370 мең тоннага арткан. Хәзерге вакытта респуб­лика күләмендә чүпне аерым җыю өчен 200гә якын контейнер, пластик шешәләр җыю өчен берничә йөз контейнер һәм терекөмешле лампа һәм батарея кебек куркыныч каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 100гә якын контейнер исәпләнә.

Рес­публикада зур предприя­тиеләрдән чүп-чар җыю белән шөгыльләнүче унга якын эре компания бар. Ә халыктан икенчел чимал җыючы шәхси компанияләр тагын да күбрәк. Икенчел чималның иң популяр төрләре - катыргы һәм полиэтилен. Әлеге исемлектә шулай ук пластик, металл һәм пыяла да бар. Әгәр халыктан җыелган көнкүреш калдыкларында икенчел чимал 10-13 процент чамасы тәшкил итсә, оешмаларныкында әлеге күрсәткеч, теге яки бу компаниянең эшчәнлек төренә карап, 40-50 процентка кадәр җитә.


Пластик турында кызыклы фактлар


Пластик тулысынча таралып бетсен өчен 500 ел кирәк.

Пластик калдыкларның 40 процентын пластик шешәләр тәшкил итә.

Су өчен түләгәндә сез бәянең 90 процентын пластик шешә өчен түлисез.

Алга киткән илләрдә яшәүчеләр елына уртача 150 шешә су сатып ала.

Бер миллиард шешә җитештерү өчен 24 миллион галлон нефть кирәк.

Олы кеше өчен бер пиджак тегәргә 25 эшкәртелгән шешә җитә.

Ел әйләнәсендә дөньяда 13 миллиард пластик шешә җитештерелә.

Америкада 1600 предприятие пластик эшкәртү белән шөгыльләнә.

Халыкның 90 проценты полиэтилен пакетларны берничә тапкыр куллана.

Австралия, Кытай, Австрия, Бангладеш, Ирландиядә пластик шешә куллану тыелган.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading