16+

Рәшит Шамкай: «Миңа табигатьнең беркайчан да илһам тәэсире булмады»

Рәшит Шамкай: «Миңа табигатьнең беркайчан да илһам тәэсире булмады»

- Рәшит абый, хәл-әхвәлләрегез ничек?
- Əйбәт кенә, зарланмыйм. Гастрольләргә бик чыгасым килә, әмма табиблар рөхсәт бирми. Юлда йөрү сәламәтлеккә начар йогынты ясый икән.
Кушкан даруларны вакытында эчеп барам. Алар күп, исемнәрен дә төгәл белмим. Берсенең атамасы русчадан "Развивайтесь" сүзенә охшаган. Беррәттән акыл да үсәр, дип, көләм инде. Даруларның файдасы бар: баш әйләнми хәзер. Тын кысыла башлый икән, сикергәләп алам, аннан соң ниндидер клапаннар ачылып китә.
- Гастрольләргә акча кирәклектәнме, әллә кеше арасында булу теләгеннән йөрисегез киләме?
- Акча да кирәк. Пенсия алам мин, анысы да җиткән кебек. Əмма балалар бар бит, аларга ярдәм итәсе килә. Хәзер мин II группа инвалид, пенсия бераз артты. Бәрәңге, макарон ашарлык рәт бар. Итле шулпа өчен, халык арасына чыгып, бераз эшләп керергә кирәк.
- Бакчагыз бармы соң?
- Суфия апагызныкы бар. Мин Казанга арба тартырга килмәдем, ә колхоз тормышыннан качып килдем. Суфия бар нәрсәне дә үстерә. Дөресерәге, күршебез Равил Шәрәфи нәрсә үстерә - ул да шуны. Бакчага бер дә исем китми. Равил чыпчык белән күгәрченнәр күзәтеп, шуннан илһам алып эшли ул. Миңа табигатьнең беркайчан да илһам тәэсире булмады.
Суфия бакчага китеп, өйдә ялгызым гына калсам, күңелсез. Яшьрәк чакта ялгыз булуы рәхәт кебек тоела иде. Ә хәзер эч поша, күңелемне сагыш баса, юксына башлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading