16+

Рөстәм Гайзуллинның өендә көн дә самбо белән тхэквондодан тренировка?!

- Зарыгып көтеп алынган «Ак чәчәкләр»не гаиләбез белән яратып карадык. Башта фильмны күрсәтеп, районнар буйлап йөрдек. Кышның беренче көненнән «Җәза» фильмы шулай ук республика буйлап прокатка чыга. 1 декабрь көнне «Арена» төнге клубында «Караоке-батл»ның клуб версиясе узачак. Аны Яңа ел тапшыруы итеп төшерәбез. ТНВ каналында 2 гыйнвар көнне күрсәтеләчәк. «Казан...

- Зарыгып көтеп алынган «Ак чәчәкләр»не гаиләбез белән яратып карадык. Башта фильмны күрсәтеп, районнар буйлап йөрдек.

Кышның беренче көненнән «Җәза» фильмы шулай ук республика буйлап прокатка чыга. 1 декабрь көнне «Арена» төнге клубында «Караоке-батл»ның клуб версиясе узачак. Аны Яңа ел тапшыруы итеп төшерәбез. ТНВ каналында 2 гыйнвар көнне күрсәтеләчәк. «Казан егетләре», Илсөя Бәдретдинова, Салават Миңнеханов һәм Радик Юльякшин ярышачак. Ул көнне хатыным Альбинаның туган көне. Инде ничә ел рәттән бу көнне берәр чара алып барырга туры килә. Шуңа күрә бүләк хәстәрен алдан ук кайгыртам. Менә әле дә аңа туган көн бүләге эзләү белән мәшгульмен. Олы улым Рамазан икенче сыйныфта укый. Самбо түгәрәгенә йөри. Кечесе Нурсолтан мәктәпкәчә әзерлек курслары үтә, анысы тхэквондога язылды. Икесенең дә тренерлары бик канәгать. Рамазан түземсезлек белән беренче ярышын көтә. Өйдә дә тренировка безнең. Бер-берсенә самбо, тхэквондо алымнары өйрәтәләр, - ди Рөстәм Гайзуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading