16+

Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләгенә лаекларга: Сез – республика һәм илнең алтын фонды

Бүген Казан Кремлендә бер төркем хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләгенә лаекларга: Сез – республика һәм илнең алтын фонды

Бүген Казан Кремлендә бер төркем хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Барлыгы 44 кеше бүләкләнде.

"Республика көне алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру безнең өчен традициягә әйләнде", - дип, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов намуслы, фидакарь көндәлек хезмәтләре белән республика данын күтәргән хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткереп, бүләкләнүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.
"Бүген Татарстан Республикасы зур мөмкинлекләргә ия төбәк булып санала. Икътисади үсешкә галимнәр һәм предприятие коллективлары өлеш кертә. Сезнең үз эшегезгә мәхәббәтегез һәм актив гражданлык позициягез нәтиҗәсендә, без икътисад, нефть химиясе, урман һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә куәтле стратегик проектларны гамәлгә ашырабыз", - дип билгеләп узды Президент.
"Сез ил һәм республика үсешенә зур өлеш кертәсез, актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып барасыз. Сезнең хезмәтегез, ирешкән уңышларыгыз - намус, дан, ватанпәрвәрлек үрнәге. Күбегез җәмәгать тәртибе һәм куркынычсызлык сагында торасыз, кайвакыт үз гомерегез бәрабәренә. Татарстанлылар хезмәтегезне югары бәяли һәм сезгә бик рәхмәтле. Сез - республика һәм илнең алтын фонды. Сезнең белән горурланабыз! Нык сәламәтлек, яңа казанышлар, зур уңышлар, гаилә иминлеге телим!" - дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты Указы нигезендә, экстремаль шартларда каһарманлык өчен, Батырлык ордены белән Эдуард Илларионов (үлгәннән соң) бүләкләнде. Эчке хезмәт капитаны бүләген аның әнисе Фаина Илларионова һәм бертуган энесе Алексей Илларионов кабул итеп алды. Бу вакытта аларны тантанада катнашучылар аягүрә алкышлады. Эдуард Илларионов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус хезмәтенең каравыл башлыгы булып хезмәт куйган. Эш дәверендә үзен яхшы белгеч итеп күрсәткән. Янгыннарда һәм өйрәнүләрдә тәвәккәллеге, каһарманлыгы белән аерылып торган. 2017 елның 24 мартында Казан дары заводында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Көчле шартлау аркасында Илларионовның гомере өзелә.
Ватан каршындагы казанышлары өчен" II дәрәҗә орден медале "Органик синтез" Казан акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Гайфетдин Шәйхиевка тапшырылды.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артист-вокалчысы Альбина Шаһиморатова Россия Федерациясенең атказанган артисты исеменә лаек булды. "Минем опера өлкәсендәге хезмәтемне шундый мәртәбәле исем белән бәяләгәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезнең ышанычыгызны аклап, киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә тырышырмын. Мин, татар кызы буларак, Россиянең һәм дөньяның иң затлы опера театрларында чыгышларым аша Татарстанымны һәм татар халкының данын күтәрүем белән чиксез горурланам", - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов аның чыгышына җавап итеп: "Мәскәүдә Татарстан көннәре вакытында, аның чыгышыннан бар кеше таң калды. Сез безнең милләтне, республиканы дөньяда танытасыз. Рәхмәт сезгә", - дип белдерде.
"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены "ТАИФ" җәмгыяте директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гүзәлия Сафинага, "Фидакарь хезмәте өчен" Татарстан медале Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминовка, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничевка, шәхси эшмәкәр Фәүзия Кашаевага һәм башкаларга тапшырылды.

"ИлСаф" иҗат төркеме директоры Илсур Сафин Татарстанның халык артисты булды. Татарстанның икътисад министры Артем Здуновка Татарстанның атказанган икътисадчысы исеме бирелде. Хезмәт ветераны Валентин Шпагин Татарстанны атказанган укытучысы мактаулы исемнә лаек булды. Ул, республикада спортны күтәргәне өчен, Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтле булуын белдерде.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading