16+

Сабантуй батырлары: «Келәмдә «дуслык» дигән төшенчә юк»

Сабан туе мәйдан тоткан батырлардан башка узмый. Көрәш милли бәйрәмнең йөзек кашы булып тора. Җиңү яулаган көрәшчеләрнең исеме Сабан туе тәмамлангач та әле озак вакыт халык теленнән төшми. Ә көрәшчеләр үзләре бу көнгә ничек әзерләнә икән? Шул хакта егетләрнең үзләреннән сорарга булдык.

Сабантуй батырлары: «Келәмдә «дуслык» дигән төшенчә юк»

Сабан туе мәйдан тоткан батырлардан башка узмый. Көрәш милли бәйрәмнең йөзек кашы булып тора. Җиңү яулаган көрәшчеләрнең исеме Сабан туе тәмамлангач та әле озак вакыт халык теленнән төшми. Ә көрәшчеләр үзләре бу көнгә ничек әзерләнә икән? Шул хакта егетләрнең үзләреннән сорарга булдык.

«Синдә сәләт юк», - диделәр

22 яшьлек Булат Мусин - Яңа Чишмә районы егете. 90 килограмм авырлыкта көрәшә. Яшь булуына карамастан, татар көрәше буенча Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы призларына узган турнирларда (2014, 2017 еллар), Татарстан, Россия чемпионатында (2016), Дөнья Кубогында (2017) беренчелекне яулауга ирешә. Билбау көрәше буенча ике тапкыр Татарстан чемпионы була. Ил буенча да икенче-өченче урыннар яулый. Бу көннәрдә Булатның көрәшен Җөридә узачак Питрау бәйрәмендә, Малмыж (Киров өлкәсе), Биектау районы Сабан туйларында күреп булачак.

- Быелгы Сабантуйларга зур өметләр багладым. Мингәрдә батыр калдым. Үзебезнең район Сабан туена эләкмәдем, ул Мингәрнеке белән бер көнне иде. Берничә авыл Сабан туенда да катнашып, җиңүгә ирештем. Зур Сабан туйлары алдыннан булган «мандраж» әле дә ­сизелә, - ди батыр.



Булат көрәш белән 15 яшеннән шөгыльләнә. Нинди дә булса уңышка ирешү өчен, аңа спортның бу төрен үзенә буйсындырырга, әйләнә-тирәдәгеләрнең ышанычын акларга кирәк була әле.
- Җиңел бирелмәде миңа көрәш. Баштарак яшьләр арасында гел призер булып кала идем. Миңа: «Синдә сәләт юк, зур уңышларга ирешә алмыйсың», - дип әйткәннәре булды. Бу миңа тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә этәргеч бирде, - ди батыр.

Егет профессиональ көрәшче буларак беренче зур җиңүенә 2014 елда Муса Җәлил исемендәге турнирда ирешә. Ярымфиналда Руслан Касыймовны отып, финалда башкорт егете Наил Мөхәммәдъяровны җиңә. Спорт гел җиңүләр белән генә бармый. Күңелне тырмап торган җиңелүләр дә бар.


- 2015 елда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган бәйгедә җиңүемә 5-6 секунд кала җиңелдем. Өстенлек белән барганда, җиңдем дип, кулымны күтәрдем. Шунда, вакытны өстәп, югары стойкага кире бастырдылар. Баллга эләгеп оттырдым мин ул көрәшне, - ди Булат.

Башка турнирлардан аермалы буларак, Сабан туйларында җәрәхәт алу мөмкинлеге зуррак дигән фикердә егет. Биредә бит профессионаллардан тыш үзешчәннәр дә очрый.
- Профессионал булмаганнар белән бил алышу кыен. Андый очракларга эләккән вакытты бик игътибарлы булырга туры килә. Сабан туйларында профессионаллар гына бил алышса, җәрәхәтләр әзрәк булыр, тамашачыга да каравы күңелле булыр иде, - ди Булат.
Көрәшче егет «Россиянең атказанган спорт мастеры» исемен алырга хыяллана.

«Парижда бил алыштым»

Балык Бистәсенең Биектау авылы егете Илмир Төхвәтуллин яңа гына Карачаево-Черкесия Республикасында үткәрелгән Россия Чемпионатыннан кайтты. Ул да Җөридә узачак Питрауга әзерләнә.

- Билбау көрәше буенча Россия Чемпионатында беренче тапкыр катнашуым иде бу. Призлы урын алуга ирештем. Теләче егете Раил Нургалиев беренчелеккә чыкты. Гомумән, Татарстан егетләре Россия чемпионатында зур нәтиҗәләр күрсәтте. Карачаево-Черкесия - бик матур республика. Таулары искитәрлек. Ярышлар барган спорт бинасы да тау арасында урнашкан. Оештыру да югары дәрәҗәдә булды, - дип, чемпионаттагы хис-кичерешләре белән уртаклашты егет.



Көрәш белән чын-чынлап II курста гына шөгыльләнә башлавына карамастан, зур дәрәҗәләргә ирешә ул. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган турнирда - өч тапкыр, Муса Җәлил турнирында ике тапкыр беренчелеккә чыга. Егет өч тапкыр - Татарстан, ике тапкыр ­Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. Быел Парижда узган Сабан туенда да үз авырлыгында беренче урын яулый.
- Кайчан да булса Парижда Эйфель манарасы астында көрәшермен дип күз алдыма да китермәдем. Бирегә 15 илдән көрәшчеләр килгән иде, һәрберсенең үзенә хас матур алымнары бар. Ә французлар көрәш белән «җенләнми», нибары бер кеше генә көрәште булса кирәк алардан, - ди Илмир.



Зур күрсәткечләре өчен егет иң беренче чиратта әти-әнисенә рәхмәтле. Илмирны спортка әтисе җәлеп иткән. Хәзер сеңелләре белән бергә Илмир өчен җан атып йөриләр. Тренерлары Фәнис Шәфигуллин, Илнар Гәрәев, Вакыйф Дәүләтшин да егетнең көрәшче булып китүенә зур көч куйган. Авылдан булуым да ярдәм итә дигән фикердә Илмир.
- Авыл баласына зур дәрәҗәләргә ирешү өчен шартлар юк, диләр, әмма шул бала, үскәч, чемпион була да инде. Алар бит эш белән чыныгып үсә, - ди егет.



Сабан туенда иң курыкканы җәрәхәт алу икән Илмирның.
- Көрәшкәннән соң, Аллага шөкер, исән-сау чыктым дип еш кабатлыйм, - ди ул.
Мәйдандагы гаделсезлекләргә күңел ияләнмәсә дә, күнегергә туры килә икән.
- Гаделсез хөкемдарлар кулына да эләккәнем бар. Андыйлар белән бәхәсләшеп торудан файда юк, ул барыбер үзенекен эшләячәк. Бер көрәшчегә дә андый хәлдә калырга язмасын иде, - ди Илмир.

Келәмдә «дуслык» дигән төшенчә юк

Азат Нурмөхәмәтов көрәшче генә түгел, халыкара категориягә ия хөкемдар да әле. Парижда узган Сабан туенда да ул баш хөкемдар булган. Көрәшче буларак исә ул Дөнья Кубогы, Татарстан чемпионы, Россия беренчелеге иясе.



- Быел Мингәр Сабан туенда уздырылган Дөнья Кубогында 70 килограм авырлыкта Россия җыелмасы составында көрәшеп беренчелеккә чыктым. 23 илдән катнашучылар килде. Бу авырлыкта Россиядән бердәнбер көрәшче мин булдым. Финалда белорус егете белән бил алыштым, аның җаена төшеп булды. Ярымфиналда таджик егете белән очраштык, менә аны җиңү авыррак бирелде. Узган атнада Мари Эл Республикасының Бәрәңге авылы Сабантуенда катнаштым. Әле үзебезнең Теләче Сабан туенда да үземне сынап карарга исәп, - ди Азат.

Хөкемдар эшенә исә 18 яшендә керешә. Башта сәркатип булса, соңыннан үзе дә келәмдә көрәшчеләрне бил алыштыра башлый.
- Хөкемдарлык эшенә күчкәч, мин көрәшне икенчел ягын да күрә башладым. Ике як белән дә шөгыльләнгәч көрәшче дусларым да, хөкемдар дусларым да бар. Ләкин келәмгә чыккач "дуслык" дигән төшенчә онытылырга кирәк. Монда гаделлек беренче урында. Бары тик шул очракта гына син хөкемдар буларак та, көрәшче буларак та үз йөзеңне саклый аласың. Тамашачы хөкемдарның яклаганын сизә икән, ул ике якның да хөрмәтен киметә, - ди Азат.

Көрәшче сүзләренчә, Сабантуй иң беренче чиратта бәйрәм булырга тиеш. Ә бу бәйрәмне гаделлек, бер-береңне аңлап эшләү генә бизи.
- Рәсми турнирга көрәшче берәр ел җитди әзерләнә. Монда бер генә ялгышның да кыйммәте зур. Хөкемдарлар да профессионал. Ә Сабантуй иң беренче чиратта милли бәйрәм ул. Бәйрәмнең кайда үткәрелүенә карап, хөкемдар да төрле була. Хәтта җирле аксакаллар да бәяләргә мөмкин. Бу шул җирлекнең хокукы. Узган атнада Теләченең Күкчә авылында кичке Сабан туе оештырдылар. Көрәш кичке 9дан, төнге 2гә кадәр барды. Хөкемдар берәүнең дә сүзен тыңламыйча, "чистага салганчы" көрәштерде. Менә шул якын-тирә авыллардан иң яхшы Сабан туе булды. Кайвакыт профессиональ көрәшчеләр белән шыплап тулган бәйрәм дә андый булмаска мөмкин, - ди ул.



Хәзерге вакытта Азатның ике улы буй җитеп килә. Алар да әтиләре эзеннән китәрләрме? Көрәшче исә барысы да балаларының теләгеннән тора, ди.

- Көрәшне сайласалар, мин каршы килмиячәкмен. Ләкин татарча көрәш белән генә тукталмыйча, дзюдо, ирекле көрәш кебек олимпия спорт төрләренә кергән юнәлеш буенча җибәрәсем килә, - ди батыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading