16+

Сабира әбинең 100 яшькә җитүенең сере – алмада

Тумышы белән Тукай районының Чыршылы авылыннан булып, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә улы Хәниф белән килене Әлфия тәрбиясендә яшәүче Сабира Харисовага 100 яшь тулган.

Сабира әбинең 100 яшькә җитүенең сере – алмада

Тумышы белән Тукай районының Чыршылы авылыннан булып, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә улы Хәниф белән килене Әлфия тәрбиясендә яшәүче Сабира Харисовага 100 яшь тулган.

Сабира әби ире Нургали белән өч бала тәрбия­ләп үстергән. Ирен фронтка озатканда, улы Равилгә ике генә яшь була. Тормыш иптәше сугыштан исән-сау кайта, уллары Хәниф белән кызлары Флера туа. Әмма тулы гаилә булып озак яшәргә насыйп булмый, гаилә башлыгы үлеп китә. Сабира әби озак еллар колхозда эшләгән, сыер да сауган, колхозчыларга ашарга да әзерләгән, Ерак Көнчыгышта төзелештә дә хезмәт куйган. өч баланы ялгызы гына тәрбия­ләп, аларны аякка бастыру аңа җиңел булмаган. Ачлык, юклык заманын кичергән йөзьяшәр хәзерге муллыкка сөенеп туя алмый. Шушы көннәрдә генә, күптән шә­һәргә чыккан юк дигәч, аны оныклары кичке шәһәр буйлап машинада йөрткән, сәүдә үзәкләренә дә кергәннәр. Соңгы елларда андый җирләргә чыкмаган әбигә эскалатор биг­рәк тә ошаган. Әбинең исе китеп эскалаторда менүен янәшәдәге яшьләр фотоларга да төшереп алган. Продуктлар алыр­га дип супермаркетка кергәч, ризык тулы киштәләрне, әллә нинди ят ризыкларны күреп шаккатып кайткан. Менә нинди рәхәт замана җитте, тормышның кадерен белеп яшәргә генә кирәк, дип бик озаклап шәһәр буйлап сәяхәтен сөйләгән.
- Яшь чагында ул Ташкентка да, Ашхабад, Пермьгә дә чыгып китә иде. Юлны бер дә авырсынмады, туганнарына кунакка йөрде. Оныгы Мисырда яши, анда да барып кайтасы иде, ди. Шушы яшенә кадәр Сабан туйларын да калдырмады. Бәйрәмгә быел гына чыга алмады. Әни шаян күңелле кеше, Сабантуйда уеннарда да катнашырга ярата. Телевизор да карарга ярата, аны көне буе диярлек карый, - дип сөйли килене Әлфия апа.
Сабира әби уразаны да быел гына калдырган. Ел саен, бер көн дә калдырмый, уразага кергән. Рамазан аеннан соң да өчәр көн тоткан. Намазларын да укый, догаларны да хәтерендә тота.

Әлфия ападан Сабира әбинең озын гомерле булу серен сорашам.
- Аларның нәселләрендә дә бар йөзьяшәрләр. Гәрәй бабай 103 яшенә җитеп үлгән. Әнисенең сеңлесе 95кә кадәр яшәгән. Яшәү рәвешенең тәэсире бардыр инде. Әни бәрәңгене үзен генә, итне үзен генә аерым ашый. Салат кебек ризыкларны ашамый. Ипине «ипекәй» дип кенә әйтә. Ачлык чорларын күргәч, ипигә бик кадерле ризык итеп карый. Алманы бик ярата, элег­рәк көненә унарны ашый иде. Яшелчә, җиләк-җимешнең дә үзебездә үскәннәрен генә ашый, экзотик җимешләргә кагылып та карамый, - диде ул.

Сабира әбинең тугыз оныгы, җиде оныкчыгы һәм оныкларының да өч баласы бар. Аларның барысы белән дә аралашып, саулыкларына шөкер итеп, ил-көннең тынычлыгы өчен дога кылып яши йөзьяшәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading