16+

Сак булыгыз: Казанда котырган төлкеләр...

Ел башыннан Татарстанда хайваннарда котыру авыруының 295 очрагы теркәлгән. Казанда гына да быелның ун аенда 8 котырган төлке ачыкланган.

Сак булыгыз: Казанда котырган төлкеләр...

Ел башыннан Татарстанда хайваннарда котыру авыруының 295 очрагы теркәлгән. Казанда гына да быелның ун аенда 8 котырган төлке ачыкланган.

Төлкеләрне Казанның Авиөтөзелеш, Киров, Идел буе, Совет районнарында күргәннәр. Алар шәһәр читендә бистәләрдә йөргән.

- Былтыргы белән чагыштырганда чынлап та республикада котыру чире буенча хәл киеренке. Быел теркәлгән 295 котыру чиренең 141е төлкеләргә туры килә. Кыргый авыру җанварлар үз чиратында йорт хайваннары белән элемтәгә керә, шул рәвешле авыру тарала, кешегә дә йогарга мөмкин, - ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә территорияне санитар саклау бүлегенең баш белгеч-эксперты Нәзирә Галимҗанова.

-​ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе белгечләреннән алынган мәгълуматлар буенча, 1 ноябрьгә республикада 45 пунктта, шул исәптән 20гә якын районда, Казанның кайбер бистәләрендә карантин игълан ителгән. Йорт хайваннары, мал- туарлары булганнар үз шәһәре, районнарындагы ветеринария бүлекчәләренә котыру чирен кисәтү максатында бушлай вакцина ясатуны сорап мөрәҗәгать итә ала.

Хайван тешләсә нишләргә?

Нәзирә Галимҗанова әйтүенчә, хайваннар арасында котыру чире арту күзәтелсә дә, авыруның кешеләргә йогу очрагы күптән ачыкланганы юк. Соңгы тапкыр мондый хәл 2005 елда Актаныш районында теркәлгән булган. Бер хатын- кызның битен урамдагы иясез мәче тырнаган. Хатын хастаханәгә мөрәҗәгать итеп, беренче ярдәмне алса да, хирург янына барып җитә алмаган. Нәтиҗәдә, ике ай дигәндә аның тыны кысыла - котыру авыруының билгеләре күзәтелә башлаган. Хатын үлгән.

- Шуңа да котырган эт, мәче, төлке, башка хайванның селәгәе эләксә дә, сак булырга кирәк. Аеруча кинәт кенә ташланган хайван куркыныч, бу агрессия чиренең билгеләрен аңлата, мондый очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хастаханәдә кешенең хәленә карап котыру чиренә каршы 3-6 вакцина ясала, - ди Назирә Галимҗанова.

Хайван тешләгән очракта тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ничек кенә булмасын, хастаханәгә барып тикшеренү өчен кеше бер ай дәвамында вакыт табарга тиеш. Котыру авыруының билгеләре кешедә ике айдан соң, хәтта ярты елдан соң да беленергә мөмкин. Быел Татарстанда тугыз ай эчендә хайваннар тешләп зыян күргән 10 мең 667 кеше хастаханәләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Фото: ufavesti.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading