16+

Салават Фәтхетдинов татар җырыннан татар көрәшенә «күчкән»

Бу ял көннәрендә Россия көрәшчеләрен Башкортстан үзенә җыйса, республика көрәшчеләре Теләчедә бил алышачак.

Салават Фәтхетдинов татар җырыннан татар көрәшенә «күчкән»

Бу ял көннәрендә Россия көрәшчеләрен Башкортстан үзенә җыйса, республика көрәшчеләре Теләчедә бил алышачак.

Нәкъ менә Теләчедә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышлары узачак. Бу турыда "Идел" журналы хәбәр итә.

Җырчы Салават Фәтхетдинов узган ел Теләчедә беренче тапкыр үз исемендәге призларга татарча көрәш бәйгесе уздырган иде. Беренче турнирда ук биредә Теләче районының ике командасыннан тыш, Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Питрәч, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарыннан килгән яшь көрәшчеләр дә бил алышты. Ул чакта Салават үзе аны "генераль репетиция" дип атады. Чөнки ул әлеге бәйге үткәрүне традициягә кертеп, алдагы елда - республика, тагын берәр елдан Бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрергә ниятли дип язган иде мәйдан хуҗалары.

Киләсе елгысы ничек булыр - әлегә билгесез, ә менә быел биредә чыннан да күбрәк сандагы көрәшчеләрне көтәләр һәм аңа инде республикакүләм бәйге статусы да бирелгән. Теләченең данлыклы көрәшчесе, бүгенге көндә шушы җирлектә балалар белән эшләүче Илдар Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бәйгедә 2001 елда туганнар һәм кечерәкләр бил алышачак. Мәйдан хуҗалары үзләре 20-25 команда көтә икән. «Кызганыч, нәкъ шул ук көннәрдә Стәрлетамакта Россия беренчелеге узачак, күп кенә танылган тренерлар шунда барачак», - ди Илдар. Ярышларның баш хөкемдары - шулай ук Теләче төбәгендә туып-үскән, республиканың алдынгы көрәшчеләренең берсе әйләнгән Азат Нурмөхәммәтов.

Салаватның үзен дә биредә көтәләр. Былтыр да ул бирегә кайтып, балаларга бүләкләрне үз куллары белән тапшырып киткән иде. «Ни өчен турнирны үткәрү урыны итеп нәкь менә Теләче районы сайланган?» дигән сорауга ул болай дип җавап биргән: «Чөнки Теләче минем дустым - ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов туып-үскән, эшләгән төбәк. Ул озак еллар монда спорт өлкәсендә эшләп, аны күтәреп киткән кеше. Республика балалары арасында зур көрәш турниры үткәрү идеясе дә аның белән сөйләшеп утырганда туды. Икенчедән, район җитәкчесе Илдус Зарипов белән аның урынбасары Айрат Фәтхуллин бу башлангычны күтәреп алдылар. Өченчедән, Теләче көрәш осталары төбәге».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading