16+

Самолетта очарга курку нормаль күренешме, әллә юкмы?

Кырымга сәяхәт иткәнче, самолетка утырганым юк иде. Шуңа күрә юлга чыгар алдыннан да, аэропортта да, самолетта да үземне курку хисе биләп алды. Самолет тәрәзәсе янында утырган улыма: «Карама инде тәрәзәгә», - дим дә, куркуым белән баланың күңеленә дә шик салырга ярамаганлыгын аңлап, әйтә башлаган җөмләмне тәмамламыйча гына авызымны йомам. Бер...

Самолетта очарга курку нормаль күренешме, әллә  юкмы?

Кырымга сәяхәт иткәнче, самолетка утырганым юк иде. Шуңа күрә юлга чыгар алдыннан да, аэропортта да, самолетта да үземне курку хисе биләп алды. Самолет тәрәзәсе янында утырган улыма: «Карама инде тәрәзәгә», - дим дә, куркуым белән баланың күңеленә дә шик салырга ярамаганлыгын аңлап, әйтә башлаган җөмләмне тәмамламыйча гына авызымны йомам. Бер...

Гомумән, соңгы вакытта игътибар итәм: ераграк юлга чыгар алдыннан курку, шикләнү хисләре биләп ала. Бу хәл миндә генәдер дип уйлый идем. Юк икән. Әлеге халәт күп кешеләргә хас икән. Шул темага сорауларга психология фәннәре кандидаты Люция ЗАКИРҖАНОВА җавап бирде.

- Люция, самолетта очар алдыннан күңелдә туган курку хисләренең каян барлыкка килүен үзем чамалыйм да кебек, тик шулай да бу мәсьәләгә карата белгеч фикерен дә ишетәсе килә.
- Куркуның сәбәбе - очу тәҗрибәсе булмау. Шуны әйтергә кирәк, самолетта сирәк очкан кешеләр, ешрак очканнарга караганда, ныграк курка. Чынлыкта без самолетның үзеннән түгел, ә авиаһәлакәттә һәлак булудан куркабыз. Ягъни очу куркынычы үлем куркынычы буларак барлыкка килә. Бу халәт шулай ук башка транспорт чараларына да кагыла. мәсәлән, кайбер кешеләрнең теплоходта, лайнерларда, мотоциклда йөрүдән котлары оча. Автомобиль безнең өчен гадәти, өйрәнелгән транспорт чарасы, чөнки без аны көндәлек тормышыбызда күбрәк кулланабыз. Ләкин статистика мәгълүматлары буенча, самолет иң куркынычсыз транспорт чараларының берсе булып санала. Авиаһәлакәтләр яки корабль батулар сирәк күзәтелә. Килешәсездер? Ләкин мондый хәл килеп чыкса, беренчедән, вакыйга барлык вакытлы матбугат чараларында да җентекләп сурәтләнелә. Икенчедән, мондый фаҗигаләрдә берьюлы бик күп кеше һәлак була. Өченчедән, исән калу мөмкин хәл түгел диярлек. Болардан кала, кайвакыт самолеттан курку бортта вакытта хәлнең начарлануына да бәйле (баш әйләнү, күңел болгану, колак сызлау, кан басымы уйнаклау, һушны җую һәм башкалар). Мондый очракларда да кеше югала, борчыла, курка башлый. Менә шушы факторлар курку хисен китереп чыгара да инде. Шуңа да карамастан, тәүлегенә меңләгән кеше самолетта оча һәм сәяхәт итә.

- Кеше сәламәтлеге, организмы өчен бу зур проблемамы? Әллә күпчелеккә хас нормамы?
- Сәяхәткә чыгар алдыннан курку хисе булу - нормаль күренеш. Алда безне көтәчәк вакыйгалар шатлыклы, позитив булса да, кеше борчыла. Бу борчылу хисе каян барлыкка килә соң? Сөенергә генә кирәк бит югыйсә. Эш шунда ки, эмоцияләр безнең бөтен тормышыбызга ниндидер бер фон биреп тора. Әмма кайбер вакыйгалар эмоцияләребезне көчәйтеп җибәрә, алар ачыграк, көчлерәк чагылыш таба һәм мондый хәлләр (шатлыклы яки кайгылы булса да) хәтердә саклана. Безнең тормышта эмоцияләр бик мөһим. Мәсәлән, психологлар фикеренчә, алар безгә организм билгеле бер шартларга ияләшсен һәм исән калсын өчен кирәк. Уйлап карагыз әле, эмоцияләр безгә әйләнә-тирә мохитнең куркыныч булуы турында хәбәр итә: курку, нәфрәт, ачу, үч һәм башкалар. Алар әйләнә-тирә мохиткә яраклашыр өчен булыша, безне саклый. Гадәти, көндәлек тормышта, безнең өчен уңайлы һәм җайлы шартларда безгә әллә ни куркыныч янамый. Шуңа күрә дә кайбер кешеләргә кискен хис-кичерешләр, эмоцияләр җитми. Күңелне тутырыр өчен алар, мәсәлән, экстремаль спорт белән шөгыльләнә. Килешәсездер, бу шулай ук куркыныч. Ялга, сәяхәткә чыгар алдыннан кеше шулай ук борчыла, чөнки ул гадәти тормыш рәвеше кысаларыннан чыга. Бик сирәк очракта гына, кеше эшкә барганда һәм кайтканда яки туганнары, дуслары белән очрашканда, балыкка барганда ниндидер куркыныч сагалап тора дип уйлый. Бу шулай булырга тиеш. Дөрес, кайбер кешеләрне начар уйлар гел озата йөри, әмма һәрвакыт мондый уй белән яшәү акылдан яздырырга мөмкин. Психикасы сәламәт кеше шансларны һәм хәвеф-хәтәрне бәяли ала, теге яки бу транспорт чарасын сайлый һәм үз-үзен кулга ала. Һәрхәлдә, яхшыны уйларга тырыша.

Ә бит уйлап карасак, никадәр «куркыныч» һөнәрләр бар: янгын сүндерүче, полицейский, пилот, стюардесса, моряк, сынап караучы һәм башкалар. Аңа карамастан, алар эшләрен көн саен башкара. Иманым камил, бу профессия кешеләре аның бөтен куркынычлылыгын белеп сайлаган. Батырлык - курку хисе булмау түгел, ә шуны контрольдә тоту һәм катлаулы ситуацияләрдә адекват карар кабул итү.

- Сәяхәт итүчеләргә нинди киңәш бирәсез?
- Беренчедән, бортпроводникка үзегезнең куркуыгыз турында әйтегез. Әгәр сез самолетта очудан курыксагыз яки беренче тапкыр гына очсагыз, гадәти тормышта аңыгызны югалта торган гадәт, йөрәк-кан тамырлары авырулары булса яки очар алдыннан үзегезне начар хис итсәгез, бортка кергәндә үк, бу турыда стюардессага әйтегез. Мондый очракта экипаж сезгә игътибарлырак булыр. Икенчедән, начар уйлардан арынырга тырышыгыз, яхшы күренешләр, мәсәлән, диңгез буенда ял итүегезне күз алдына китерегез. Өченчедән, эмоцияләрнең башкаларга да тәэсир итүен истән чыгармагыз. Алар көчәеп, янәшәдәгеләр дә каушап калырга мөмкин. Курку хисегезне контрольдә тотыгыз.
Әгәр сезнең белән янәшә утырган кешеләр яки дусларыгыз, туганнарыгыз очудан курка икән, аларның игътибарын башкага юнәлтегез. Мәсәлән, китап укырга, кино карарга яки нинди дә булса кызыклы темага сөйләшергә мөмкин. Вакытның ничек тиз узуын сизми дә калырсыз. Моннан тыш, организмыгызның үзенчәлеге турында табиб белән дә киңәшләшә аласыз. Бәлки ул сезгә, очу вакытында хәлегез яхшы булсын өчен, препаратлар бирер. Аннан соң, экипаж үткәрә торган күрсәтмәләрне дә игътибар белән тыңларга кирәк.

Стюардессалар мәктәбен тәмамлаган Гүзәл САБИРОВА:

- Самолетта очарга курыккан кешеләр арасында йоклата торган дару эчүчеләр дә бар. Әгәр самолетта очканда берәр кеше каушап калса, аның игътибарын башкага юнәлтергә кирәк. Мондый очракта безгә чәй яки су, сок эчәргә, китап-журнал укырга тәкъдим итәргә өйрәтәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading