16+

Сарыклар – эгоист?

Хәер, сарыкларда гына түгел, көтү белән йөрүче башка хайваннарда да эгоизм көчле икән - белгечләрнең күптән түгел уздырган тикшерүләре шуны дәлилли.

Сарыклар – эгоист?

Хәер, сарыкларда гына түгел, көтү белән йөрүче башка хайваннарда да эгоизм көчле икән - белгечләрнең күптән түгел уздырган тикшерүләре шуны дәлилли.

Алардан күренгәнчә, куркыныч туганда, сарыклар, ерткычтан ераккарак качу урынына, көтү уртасына ыргылалар. Хайваннар бар көчләренә үз кардәшләрен ерып эчкә узарга тырышалар икән. Галимнәр бу күренешне «көтүнең эгоистик теориясе» дип атыйлар.
Кинг атлы табиб кызыклы тәҗрибә уздырган: ул, коллегалары белән берлектә, 46 сарыкның аркасына GPS-радиоалгыч куелган кечкенә рюкзаклар таккан. Ерткыч ролен исә махсус өйрәтелгән овчарка башкарган, аның аркасына да шундый ук рюкзак тагылган.
Биологлар командасы буенча, эт сарыкларны билгеле бер юнәлештә куган. Тәҗрибәне берничә тапкыр кабатлаганнан соң, көтүнең үзәге кайда булуын ачыклаганнар. Эт 70 метрга якынайгач, сарыклар таралыша башлаган. Һәр хайван уртада үзенә уңайлы урын алып калырга тырышкан. Шул ук вакытта көтү хәрәкәт итүдән дә туктамаган.
«Көтү барлыкка килсен өчен, хайваннар бер дулкында булырга тиеш», - ди тикшерүдә катнашкан Дженни Мортон. - Әлеге алымны кулланып, көтүдәге тайпылышларны ачыкларга уйлыйбыз. Кайсы сарыкның яралы, кайсының авыру икәнен дә билгеләп булачак».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading