16+

Саташу

Күпме ярлар сөелмичә калды, Калды, әйе, үбелмичә дә. Юкса күктән йолдыз өзеп бирер Чаклар иде - үрелмичә дә. Газинур Морат Сөелмичә калган ярлар хәзер Төшләремә кереп йөдәтә. Балконнарга, перроннарга басып, Ярсу җанны мең кат көйрәтә. Кул болгыйлар алар, чакыралар, Ничек итеп бармый ятасың?! Мең мәртәбә төзәтергә булдым Яшьлегемнең ачы хатасын....

Күпме ярлар сөелмичә калды,
Калды, әйе, үбелмичә дә.
Юкса күктән йолдыз өзеп бирер
Чаклар иде - үрелмичә дә.
Газинур Морат

Сөелмичә калган ярлар хәзер
Төшләремә кереп йөдәтә.
Балконнарга, перроннарга басып,
Ярсу җанны мең кат көйрәтә.

Кул болгыйлар алар, чакыралар,
Ничек итеп бармый ятасың?!
Мең мәртәбә төзәтергә булдым
Яшьлегемнең ачы хатасын.

Һәр көн саен берсен үбеп алам,
Ялганламыйм, әйе, кочам да.
Күккә менеп, йолдыз өзеп йөрим -
Җирдә йөзләп, меңләп уч анда.

Һәрберсенә салам берәр йолдыз,
Мин хан хәзер, сөеп юаныйм...
Дөнья үзе атлый, алга бара,
Сараемда кызлар куам мин.

Шундый чибәр, каһәр төшкерләре...
Төннәр буе шулай саташам.
Күзне ачсам, кызлар дигән булып,
Хатынымны кочып маташам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading