16+

«Шәһри Казан»ның да үз агачы бар

Парклар һәм скверлар елы турында күп язды журналистлар. «Шәһри Казан»ның да игътибар үзәгендәге тема бу.

«Шәһри Казан»ның да үз агачы бар

Парклар һәм скверлар елы турында күп язды журналистлар. «Шәһри Казан»ның да игътибар үзәгендәге тема бу.

Чыннан да, шәһәр күз алдында төзекләнә, яшелләнә, парклар яңартыла, яңа скверлар барлыкка килә. Сүзнең эштән аерылмавын үткән сишәмбедә без журна­листлар да эш белән дәлилләдек. Татарстан Журналистлар берлеге урнашкан бина каршындагы скверда төрле газета-журналлар, ра­дио-телевидениедән килгән матбугат вәкилләре бөтенесе бер булып агач утырттылар.

- Без - журналистлар, язуыбыз белән, Парклар һәм скверлар елына үзебездән зур өлеш керттек. Инде Журналистлар йорты каршын­да үзебезнең дә агач утыртасыбыз килде. Бүген биредә утыртылган һәр агач безнең матбугат чаралары кебек озын гомерле булсын, - дип теләде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.

Әлеге скверда «Шәһри Казан»ның да үз агачы бар. Аллеядан Журналистлар йортына кергәндә уңнан дүртенче каен - безнеке!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading